Логотип Казан Утлары
Шигърият

Балама

Кулыңнан җитәклим. Җан җылың йөрәккә Тамырлар буенча үтә дә Саклыйдыр өшеткеч җилләрдән, Суыктан.

Кулыңнан җитәклим.
Җан җылың йөрәккә
Тамырлар буенча үтә дә
Саклыйдыр өшеткеч җилләрдән,
Суыктан. Һәр туар иртәдә
Күтәреп кулларым
Болытлар куамын –
Юлларың ачылсын, яктырсын.
Мин сиңа биргәнмен,
Үзәктән өзгәнмен,
Челтәрле йөрәкнең яртысын.
Арылсын!.. Үтсә дә
Йокысыз төннәрем,
Бәхеткә күмелеп үтәдер.
Ул төннәр битемә сыр сызып,
Чәчемә чал сибеп үрәдер...
Сүтәдер...
Үтәлер антларым:
Саклармын, яклармын!
Син миңа иңелгән бүләктер.
Учларым тоташса,
Сәҗдәгә төшсәм дә,
Син – минем иң изге теләктер.
Язмышың язылган.
Мин маяк булырмын,
Билгесез юлларны ярганда.
Тик син дә бирешмә,
Яктыга үрмәлә,
Аерып дөресне ялганнан.
Ялгана нәселем
Җепләре үзеңә,
Син – минем җанымның дәвамы.
Кайчандыр мин булмам,
Тик синең уеңда
Исемем кабаттан яңарыр.
Бәхетле һаваны
Тутырам күкрәккә,
Урамнан без икәү атлыйбыз.
И балам, учыңны
Нык итеп тотсам да,
Табаның астында чатный боз…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев