Логотип Казан Утлары
Шигърият

Баеганда гомер кояшың

Үткәннәрнең яшел кайтавазы – Татлы төшләреңнең шатлык язы Баш очыңда йөри уралып.

Ашкынулы сабырсызлык белән
Кавыштырып йөрәк кагышын,
Балачакта тиз үсәсе килә –
Ашыктырып вакыт агышын.
Үз дөньяңны инде үзең күреп,
Җаваплылык баскач иңеңә,
Тыелгысыз, әй, кайтасың килә
Тарткан магнит – туган җиреңә.
Офыкларга сары яфрак чигеп,
Баеганда гомер кояшың,
Иң бәхетле колын чакларыңның
Кадерен дә ныграк тоясың.

Үткәннәрнең яшел кайтавазы –
Татлы төшләреңнең шатлык язы
Баш очыңда йөри уралып.
«…Башлангычын җуйса,
чишмәнең дә
Челтерәве кала югалып»,
Дисең дә син, капыл уянасың
Ямьле хатирәләр багында.
Канатланып,
кабатланмый торган
Нарасый таң туган чагында,
Кулыңдагы каләм очын манып,
Гүзәл каеннарның агына,
Шикләнмим дә,
һаман саф сулышың
Кешелекнең тора сагында…

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч! Айрат Суфиянов иҗатын бик яратам. Шагыйрьгә иҗади уңышлар!