Бабам мирасы
Лермонтовны, Пушкин шигырьләрен Һәм Такташны сөйли иде яттан. Ул һәр эшнең белә иде ибен, Уңа иде мал-туардан, аттан.
Лермонтовны, Пушкин шигырьләрен
Һәм Такташны сөйли иде яттан.
Ул һәр эшнең белә иде ибен,
Уңа иде мал-туардан, аттан.
Ул – җәйләрен арба җигеп йөрде,
Малга кышлык ризык – печән чапты.
Ә кышларын толып кигән картны
Җиккән аты чана тагып тартты.
Сәүдә итте, йөрде балыгына
Һәм эстәде гомер бакый белем.
Әби казан асса, ул ит бүлде,
Калҗа кисте безгә телем-телем.
Тапкырлады, бүлде, алды, кушты –
Маһир иде санау дәресенә.
Шахмат уйный идек кара-каршы
Озын кышкы кичтә, җәй – эсседә.
Белә иде балта-чүкеч эшен,
Чалгы чүки иде ләззәт белән...
Авыл тулы иде шундый картлар.
Бар да китеп бетте берәм-берәм...
Хәтеремдә бабам дәресләре,
Өйрәнгәнем генә ярты-йорты...
Арба тимерләре – кара металл,
Дирбиясен күптән мунча йотты...
Калды бары тонык хатирәләр
Тапкыр, зирәк, сабыр картларымнан.
Әйтер иде алар: «Тыңла, өйрән!
Сезгә калачак бит дөнья, олан!»
Алар да юк, тормышлар да үзгә...
Мең сипләнгән лапас-каралтылар
Ядкарь булып озак сакланмады,
Бар да тузып, череп таралдылар...
Колхоз да юк күптән, хуҗалык та,
Мал да бетте, тел дә бара китеп,
Без укыган дәреслекләр дә юк –
Сабак бирде тәкъдир, җанны өтеп...
Лаек варис була алмадык без,
Чоры белән үлде күпме һөнәр...
Мирас булып калды хатирәләр,
Һәм без – ярык тагараклы юләр...
"КУ" 06, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
һәр хәрефе - мең алтын! Шулкадәр мәгънә! Йөрәкләр әрни, бәгырь сулкылдый. Шәп язган, Җанга үткәзеп!
0
0