Шигърият
Ай калыккан, бозлы тәрәз аша...
Агачларны ап-ак бәскә төреп, Кышкы салкын йөри төнне бизәп.
Ай калыккан, бозлы тәрәз аша
Күрәм аның кыйгач сүрән төсен.
Тагын күрәм, күрше морҗасыннан
Күккә таба күтәрелә төтен.
Шыгырдата карны киез итек –
Кемдер узып бара, танып булмый.
Боз эретәм, тәрәзәгә өреп,
Зәңгәрсу кич, карларда нур уйный.
Шундый тыныч, аяз, җиңел һава,
Серле бизәк тәрәз өлгеләре.
Йолдызлардан энҗе тама сыман,
Әкияттәге кебек кар көртләре.
Кич салкыны өреп, мин эреткән
Пыялага сыза каурый бизәк.
Агачларны ап-ак бәскә төреп,
Кышкы салкын йөри төнне бизәп.
"КУ" 10, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев