Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авылым таулары

Таулы якта туып үскәнгәме, Кечкенәдән тауга гашыйк мин.

Таулы якта туып үскәнгәме,

Кечкенәдән тауга гашыйк мин.

Кайткан саен илһам, көч алырга

Иң беренче шунда ашыктым.

Малай чакның рәхәт минутларын

Таулар белән ешрак бәйләдем.

Кышларында чаңгы, чана шудым,

Җиләкләрен җыйдым җәйләрен.

Хәтеремдә тауга менгән чаклар,

Шау-гөр килеп, кичке уенга.

Әти сөйли: «Элек бу тауларда

Бәйрәм иттек Сабан туенда».

Үткәннәрнең телсез шаһитләре –

Табыла монда окоп эзләре.
Күргән төсле булам шул чагында

Бабамнарның кырыс йөзләрен.

Монда алар гомер кичергәннәр,

Тормышлары булган кыеннан.

Бәхет эзләп читтә йөргәне дә

Ахыр монда кайтып сыенган.

Менгән саен һаман биеккәрәк,

Сафлана җан, арта хозурлык.

Тауга карап, таулар булмасак та,

Без шулардан алдык горурлык.

Кечкенәдән канга сеңеп калган

Авылым тауларына тугрылык.

Шушы хисләр бүген чишмә төсле

Йөрәгемнән чыга ургылып.
 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев