Авылыбызда ифтар
Авылыбызда ифтар. Ай дәвамы Чират торып мәчет эчендә Авыз ачтыралар авылдашлар, Теләк теләп безнең өчен дә.
Авылыбызда ифтар. Ай дәвамы
Чират торып мәчет эчендә
Авыз ачтыралар авылдашлар,
Теләк теләп безнең өчен дә.
Искә алып мәрхүм нәсел-нәсәп,
Кабер әһелләре рухларын,
Авылдашлар, бердәм кул күтәреп,
Дога кыла һәр кич, рухланып.
Әүвәл вәгазь тыңлый, авыз ачкач
Укый тәравихын, вит(ы)рын...
Әлвидагын әйтә, зикер кыла
Һәм өләшә гошер, фитырын...
Кыям баса. Сәҗдәсенә китә.
Тәүбә итә гөнаһ-языктан.
Бергәләшеп көйли аш табынын,
Авыз итә уртак азыктан.
Бабалары кылган гамәлләрнең
Иң изгесен кылып хушлана,
Кальбен пакьли, рухын сафландыра,
Догасында – җаны бушана...
Бар вөҗүден биреп, дога кыла:
«Бәрәкәт һәм нигъмәт аенда
Насыйп булса иде уразага
Керү, – диеп, – безгә тагын да.
Насыйп булса иде күрергә, – дип, –
Рамазанны – айлар солтанын,
Гыйбадәттә булып, бар гөнаһтан
Ярлыкану сорап, аһ, тагын!»
Ай дәвамы һәр көн авылдашлар,
Чират торып, мәчет эчендә
Ифтар ясый, күркәм табын көйләп,
Иман теләп безнең өчен дә!
Бабалары сәҗдә кылган җирдә
Сәҗдә кыла яңа дәвамнар.
Бәрәкәтле күркәм табын тулы
Сый-нигъмәтләр, ризык-тәгамнәр.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Күркәм гамәл, уразада, бергә авыз ачтыру, ..............Әмма авыр, бигрәк җәен, көне буе ач тору. ............... ...Шуңа күпләр “оныталар” уразасын тотарга,- ...............Инде ачык авыз белән килә алар, ифтарга.... ................ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0