Логотип Казан Утлары
Шигърият

Авыл җире

Авылларда гомер кичергәннәр Хөр рухлылар, алар көчлерәк!

Кайда йөрмим, ни гамәлләр кылмыйм,
Авыл малае мин, авылдан.
Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә,
Шәһәр чире белән авырмам.
Кечкенәдән минем канга сеңгән
Арыш исе, туган җир исе.
Кырга чыксам шуңа, һәр үләнен
Килә кулга алып иснисе.
Тауларына менсәм, көчем арта,
Чишмәләрнең тоям шифасын.
Бездә генә ул шау чыршыларның,
Каеннарның төзе, зифасы.
Шартламасы1, җиләк, өмеҗесе2
Мөлдерәмә тулы бал гына.
Әсир итәр сине һәр почмагы,
Күңел биреп бер күз сал гына.
Бөтен нәрсә гади, үзгә монда,
Табигатькә якын, хислерәк.
Авылларда гомер кичергәннәр
Хөр рухлылар, алар көчлерәк!

1 Шартлама – җир җиләге.
2 Өмеҗе – кура җиләге.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөр рухлырар чоры илдә, әллә инде үтеп бара?! .......Авыл халкыгына түгел, авыллар да бетеп бара... ...... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)