Шигърият
Авыл
Авыл, авыл... Өсләреңдә давыл – Яңа тормыш сине туздыра.
Авыл, авыл!
Безнең тамыр синдә,
Ябалдашлар монда булса да.
Сулыгып-сулыгып күңел сине сагына,
Шатлык белән тулы булса да.
Авыл, авыл...
Өсләреңдә давыл –
Яңа тормыш сине туздыра.
Безнең тарих, ахры, узганнарда
Кылынганны күпкә уздыра.
Уздырса да давыл, туздырса да,
Синең тамыр – безнең тамыр ул.
Сөт калыр, Ватан китәр –
Татар авылы, барыбер, калыр ул!
"КУ" 10, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Сөт калмады, сөт бетте ........... ...Заман чире, тәки, үзенекен итте- ...........Сыерлары иткә китте, сөте бетте. ........... ...Туздырмады бернинди дә аны давыл, ............Тамырына балта чапкач, бетте авыл. ........... ...Авыл белән бетте, калыр дигән, сөт тә, ............Бетте инде киләчәккә бар өмет тә.... ............ ...Ватан калды, диләр, әнә, сөт ур(ы)нына! ...........Калгандыр да, ә калды соң кем кулына? ............ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0