Логотип Казан Утлары
Шигърият

Августлашып бара гомер

Августлашып бара гомер... Августлашып... Язлы, җәйле чагы белән саубуллашып…

Августланып бара көннәр... Августланып...
Сентябрьгә юлланалар каударланып.
Ишетмиләр кебек җәйнең пышылдавын,
Яшьләренә буыла-буыла сулкылдавын.
Көн уйламый киләчәктә ни күрәсен,
Адымының минутларны үтерәсен...
Әмма көнне ымсындыра алда нидер.
Һәр көн – сабый. Алданасын бик белмидер.

Көн гомере шигрин күндәй4 – бара кимеп.
Һич булмастыр бу үлемсез төнне җиңеп.
...Дөм кара төн ярасыннан таң саркуы –
Җавап тапмастай сорауга җавап, ахры...
Августлашып бара гомер... Августлашып...
Язлы, җәйле чагы белән саубуллашып…

4 Оноре Де-Бальзакның «Шагреневая кожа» әсәренә аллюзия.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев