Логотип Казан Утлары
Шигърият

Август белән хушлашу

Сау бул, август! Алтын нурларыңны Күңелемә җыеп калдырам.

Яшел җәйнең соңгы аккордлары
Август капкасына кагыла.
Көзге сагыш, җиңел томан булып,
Күрәсезме әнә, агыла...

Яфрак арасына яшеренгән
Кояшның иң назлы сулышы.
Хушлашабыз, август, синең белән,
Китә җәйнең соңгы җылысы.

Көз җилләре үзәгеннән буар,
Бушап калган басу-арбаның.
Озакламый кабат озатырбыз
Торналарның моңлы кәрванын.

Сау бул, август! Алтын нурларыңны
Күңелемә җыеп калдырам.
Көзге төннәремдә ядкәреңнән,
Син белеп тор, шәмнәр яндырам.

Люция Әблиева

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев