Әткәй гармун уйный
Бер ялгызың калып, башың кырын салып, Гармун дускаеңны сайратасың, әткәй.
Бер ялгызың калып, башың кырын салып,
Гармун дускаеңны сайратасың, әткәй.
Синең белән бергә җиһан уйга чума,
Җанны кузгатасың, елатасың, әткәй.
Балачакның рәхәт, җылы мизгелләре
Шаян көй чыңында сыена кочагыңа.
Яшьлек язларының ярсу аһәңнәре
Дәртле очкын өсти хисләр учагыңа.
Моңсуланып китә нигә, әткәй, йөзең,
Нинди гамьле уйлар кичә күңелеңнән...
Тау ташкыны булып, дәрьялардай тулып,
Җан авазың тетрәп таша бәгыреңнән.
Сөю сагышын да, бәхет агышын да,
Кавышу-хушлашуны тамчы-тамчы җыйган.
Моңнар булып, әткәй, гармун күрегеңә
Бөтен дөньясына әйтер сүзең сыйган.
«КУ» 03, 2026
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев