Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җанымда яз

Ә җанымда яз һәм наз гына!

Борынлаган икән яшь кычыткан,
Баш калкыткан көмеш әрем дә,
Үги ана башлап чәчәк аткан…
Ә бит мин дә алар хәлендә.
Кычыткандай чагам – сайлап кына,
Әрем кебек әрсез – аз гына,
«Үги ана» кайчак – салкын канлы,
Ә җанымда яз һәм наз гына!

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Бер шагыйрә үзен шундый итеп мактаган, .......әмма матур эпитетлар гына тапмаган. ..... ...Бала чакта без дә Чапаевлы уйнадык, ......чаккан өчен, явыз кычытканны кыйнадык. ..... ...Инде “үги ана” яфрагына килгәнгә, .......чаптык “үги” сүзе теңкәбезгә тигәнгә. ........ ...“Кылыч” белән бәрдек әремне дә, әрсез, дип, ........Әрем тәме бөтен тәмнәрдән дә тәмсез, дип. ....... ...Бала чакта нинди генә үлән капмадык... ........Тик болардан да “усал” үләннәр тапмадык. ....... .... Таяк- “кылыч” белән рәхәтләнеп кыйнадык, .........Аларда ул назның, чөнки, затын тоймадык... .......... ... Сәйлән