Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аңлыйсыңмы икән, Яр, әллә юкмы...

Халыкларга, Яшәүгә ата бу туп, Вата бүген Туган тел, Гүзәллекне.

Аңлыйсыңмы икән, Яр, әллә юкмы
Безгә чорның тубы төбәлгәнлекне?
Халыкларга, Яшәүгә ата бу туп,
Вата бүген Туган тел, Гүзәллекне.
Кемгә генә янамый аның уты? –

Үчле хәтта шигырь җанына тикле.
Тиз-тиз язам шуңа да газәлләрне,
Сизәм: нидер, вакытмы инде чикле.
Шик-шөбһәләр тулы хәтта Сөю дә,
Яр, беләсең юкса: Гаташың ипле!
…Хафизларга тиң булмаса бу диван,
Дөнья тоткан көчләр, тик Сез гаепле!

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исемен, Гаташ, сорыйлар..................Ә бу диван илһамчысы? Бәлки ул,һәм кызлары, укып яшьләр түгәчәк?!Язачаклар минем хакта истәлек! Илаһи “роман”ны да яшермәячәк(“Сиксән яшьтән соң “Сөюнамә” Рәдиф Гаташ) ..............Диваның да бөек Синең, Гаташ, үзең күк!!Сиксән яшь, ә, сөйгән Ярга гашыйк сүзең күп............. Әйтче, кемгә багышладың “Сөюнамәңне?“Кем ул?”- диләр, яш(е)рен сөйгән Яр- “Зәйтүнә”ңне?................Серле Ярга атап яз да күпме газәлне(!)Исме белән атама әле шул яшь гүзәлне.....................Күпме газәл язып, хет бер атап китиең...“Кем исемле Гаташ Синең Нефертитиең?”...................“Табышмаклар белән язып баш катырасың.... Яшерәсең кемнән Балтач Клеопатрасын?"...............Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)