Аңлыйм
Һәр өметнең чынга ашалмасын Күптән инде, юкса, аңлыйм... Аңлыйм…
Төннәр кочагыннан өметләрне
Һәр иртәмә җепләр итеп сузам.
Җырдан, моңнан гына тормый дөньям,
Мең хаталар үтеп, юлым сызам.
Яланаяк чабам салкын җирдән,
Өмет тулы караш багам көзгә.
Кул сузымы ара кала кайчак,
Эзләгәнем тора әздән генә.
Сискәнүдән йөрәк кысып куя,
Караш ташлыйм узган елларыма.
Мең рәхмәтле, тормыш, сынасаң да,
Өмет-хыял үрдең уйларыма.
Хыялларны кочып, гомер буе
Алга барам, атлыйм, чабам, туктыйм.
Һәр туктаган саен тиргим җанны,
Моң-борчуым аны кат-кат тукмый...
Төннәр кочагыннан өметләрне
Сезнең төсле мин дә таңга ялгыйм.
Һәр өметнең чынга ашалмасын
Күптән инде, юкса, аңлыйм... Аңлыйм…
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев