Шигърият
Әнкәм йоклап китте...
Тын кал, Җиһан! Гомерендә беренче кат Әнкәм көпә-көндез йоклап китте...
Бар тереклек кинәт тынып калды,
Сулар торды агышыннан туктап, –
Нәни бала кебек башын кырын салып,
Әнкәм бүген көндез китте йоклап.
Җәен-кышын күргәнем юк иде
Әнкәемнең эштән туктаганын.
Хәтерләмим көндез түгел, хәтта төнен
Уянмыйча тыныч йоклаганын.
Гомер буе һаман дөнья куды,
Җигелде ул аттай, куеп көчен,
Дүрт кызының һәрчак кияр киемнәре,
Җыяр ризыгы булсын өчен.
Шатланырга сәбәп булмаса да,
«Шөкер...» – дия-дия гомер итте...
Тын кал, Җиһан! Гомерендә беренче кат
Әнкәм көпә-көндез йоклап китте...
"КУ" 12,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев