Логотип Казан Утлары
Шигърият

Анага

Бәгыреңнән өзеп озаттың син – Белми – кая, белми – ни өчен?

Бәгыреңнән өзеп озаттың син –

Белми – кая, белми – ни өчен?

Җүләр хатын диеп кимсеттеләр –

Синнән алып яуның бар үчен.

Догаң белән ялгыз калган чакта –

Күкләреңнән елап сорадың...

Яшәр өчен тапкан уллар ласа –

Үлем белән ара – бер адым.

Ни дип әйтим? Адәм җанын кыю

Гөнаһ диеп акыл сатыйммы?

Дөнья баткагына тездән кереп,

Шул пычракны сиңа атыйммы?
Киткәннәрнең һәркайсына бердәй

Әрнегәндә сыңар йөрәгем,

Чоңгыл йоткан һәрбер корбан белән

Кабат-кабат мин дә үләмен.

...Кайгысыннан кинәт картайган да,

Хәсрәтеннән кипкән яшьләре...

Минем кыйблам – бары минеке ул,

Ул хакта мин бер сүз дәшмәдем...

– Улың исән-саумы?

– Шөкер, исән...

Тау төшкәндәй булды өстемнән...

Синең хәсрәт – минем хәсрәтем ул –

Мин үзем дә уллар үстерәм... 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев