Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җан ачысы

Дөп тә дөп... Нидер тибенә Күкрәгемнең түрендә... Мин дөньяны аңламадым... Аңламадым... Бүген дә…

Кайчаннан бирле тулгаклыйм...
Маңгаемнан ага тир.
Төшемме бу, өнем микән?
Кемнәр шуны аңлатыр?
Каезлый нидер эчемне,
Йөрәк тибә дөп тә дөп.
Җан ачысы калебемне
Калдырмасмы имгәтеп?
Мин әйләнәм Җир тирәли?
Җирме дөньям эчендә?
Ут булып дөрлим кайвакыт
Җил елаган өчен дә.
Тулгак тынмый... Тик көчәя.
Ни кыбырсый җанымда?
Ни сорыйсың, и калебем,
Сират үткән чагымда?
Җаннардан давыл йоктымы
Бу тузанлы дөньяга?
Кемнәр кояшны сүндерде?
Кем кабыза көн яңа?
Дөп тә дөп... Нидер тибенә
Күкрәгемнең түрендә...
Мин дөньяны аңламадым...
Аңламадым... Бүген дә…

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соңга калма! ............ ...Кайчаннан бирле тулгаклыйм...(“Җан ачысы” Дания Нәгыймуллина) ............ ...Тик табиблар аңлатырлар , син үзең аңламагач,- ...........Озак тулгак тоту хәтәр , һаман таба алмагач... ............ ...Бәбәйләмәүнең сәбәбе - яралгыңның үсүе ! ..............Димәк кирәк, соңга калмый, сиңа Кесәр кисүе. ............... ...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)