Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алмагачлар

Агачларның кыз чаклары, Сылулар, бер дигәннәр! Алмагачлар кемузардан Туй күлмәге кигәннәр.

Агачларның кыз чаклары,
Сылулар, бер дигәннәр!
Алмагачлар кемузардан
Туй күлмәге кигәннәр.
Күп тә узмас көмән-көмән
Алмага төйнәлерләр.
Җилдән алмага узган дип
Кемнәрдер сөйләнерләр.
Ак күлмәкләр алышыныр
Яшькелт халатлар белән.
Үзләре дә килешерләр
Мондый халәтләр белән.
Җимешләре дә өлгереп
Коелыр берәм-берәм.
Саргаеп беткән халатны
Тарткалар давыл, буран.
Ачы җилләр, зәһәр суык...
Ботакларын иярләр.
Алмагачлар кемузардан
Ап-ак кәфен киярләр...

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев