Алмагач хәлендәмен
...Ботаклары сынган саен Авыртуы тәнемдә. Уйлап баксам, үзем дә бит Шул алмагач хәлендә.
Бакчаларга карап торам,
Мөмкин түгел күз салмый:
Алмагачлар шартлап сына
Авырлыкка түзәлми.
Күңелемә шундый якын
Минем бу агачларым.
Кайчандыр ап-ак күлмәктә
Иде алмагачларым.
Язда ак туй күлмәгендә,
Сылулар иде алар.
Бер көн нәфис чәчәкләрен
Алмаштырды алмалар.
Хәзер шулар аска тарта,
Шартлатып ботакларын.
Терәүләр дә куеп карыйм,
Белмим, ничек саклармын?
Минем дә бит булды шулай
Чәчәк кебек чакларым.
Сөйгәнемне, балаларны
Өзелеп кочакладым.
Өлгерделәр һәм үстеләр
Чәчәктәй балаларым.
Киләчәгем, бар өметем,
Ширбәтләрем, балларым.
...Ботаклары сынган саен
Авыртуы тәнемдә.
Уйлап баксам, үзем дә бит
Шул алмагач хәлендә.
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев