Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алма түгел кеше

Куе үлән арасына тәгәрәде, Өзелде дә алмагачтан алсу алма.

Куе үлән арасына тәгәрәде,
Өзелде дә алмагачтан алсу алма.
Ут күзләрдән качып алма гүя әйтте:
«Сусыл булсам да, – дип, – мине ашый алма!»
Була тыйнак, йомшак кеше, ул еш кына
Явыз карашлардан эреп, юкка кала.
Усалларның күзләре дә усал була,
Сихерләре белән алар утка сала.
Андыйларның күзе үткен, үтә күрә,
Ашый алар кешеләрне күзе белән:
Очлы уктай карашлары – йөрәгеңә
Кадаладыр, гүя нахак сүзе белән...
Үлән арасына кереп яшеренеп,
Кача алмый, алма түгел лә шул кеше...
Ә шулай да мәрхәмәтсез, усалларга,
Кешеләрнең булсын каршы торыр көче!

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев