Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алма бакчасында

Кычытканга чагыла-чагыла, Мин алмага үреләм.

Шагыйрь Фәннур Сафинның (1948-1992) романтик шигъриятен күңел тиз тоя, тиз таный. Инде ул сагындырган да шикелле. Әлбәттә, беренче чиратта, төсе-моңы белән якты җырлары һич онытылмый, аларны бүген дә яратып җырлыйлар. «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә», «Җырымда юатырмын» һ.б. шигырьләре көйгә салынып, заманалар агышына җайлашып, чордан-чорга күчә киләләр. Хәер, бу табигыйдер дә. Чөнки, битараф җаннарны да сискәндереп, дертләтеп куярлык халыкчанлык, хис тирәнлеге һәм илаһи җегәр бар аның шигъриятендә. Туган җире – Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылыннан күңел биштәренә салып, олы юлга алып чыккан яшьлек романтикасын да ахыргача, югалтмыйча саклый алган шагыйрь шул ул. Ил, халык язмышы турында уйланганда да, «Без кемнәр?» дип үз-үзенә сорау биргәндә дә, Фәннур Сафин көчле-җегәрле егет булып, яшьлек аша эндәшә һәм һаман да безгә үзенчәлекле иҗаты белән яшьлек бусагасыннан карап торадыр кебек...

Туп-туп коела алмалар,

«Син!» дип барсам – җил исә.

Ул алманы мин үзем дә

Өзәр идем югыйсә.

Өзәр идем...

Һәм, әйтерсең,

Гомер буе, бер генәм,

Кычытканга чагыла-чагыла,

Мин алмага үреләм.

Ә ул алма йолдыздан да

Югарырак икән бит!

Юкка җанны ышандырам,

Беркөн буем җитәр, дип.

Җиталмагач, өмет өзеп,

Күзләр түбән карады.

...Күктән эзләгәнмен икән

Яныма төшкән алманы!..

Фәннур Сафин

 

"КУ" 06,2018

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев