Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аклану әмәле

Илеңдә борынгы авыллар таркалса, сиңа да үкенеч утында янасы.

Илеңдә борынгы авыллар таркалса,
сиңа да үкенеч утында янасы.
Ә гавам җайлырак сәбәпне тәкрарлый:
аларны Шүрәле каргаган, янәсе.
Милләтнең аяныч чакларын кабатлап,
һәркайсы буынга хәвефле ел килә;
тәсбихкә мәрҗәндәй тезелгән калалар
Болгары, Биләре, Суары егыла...
Шәһитлек газабын мөэминчә кичергән
бабамнар рухына, Аллаһу, түзем бир!
Тәрәккый дәүләтне туздырып ташлауда
табигать иркәсе гөнаһлы түгелдер.
Үз күрер мәхлукат һичничек кизәнмәс
барсны зурлаган кавемнең хакына.
Үпкәчел Шүрәле ләгънәте яуганмы
афәткә тарыгыр Карфаген халкына?
Җимергеч гайрәтен оручы алдында,
имештер, какшамас СССР җиңелә.
Бу затны шушындый ясиннар чыгудан
читләтү әмәле булырмы – җен белә...
Кешелек, нихәтле гасырлар буена
яшисең шайтанны көлдерер хәлдә син.
Әүвәлге чорда ук исәпләп тапкансың
гаепне өстеңнән төшерү хәйләсен.
Мәкерле нахаклык ятьмәсен сүтүдә
ярдәмен күрсәтер кемнәрнең зур аты?
Дөресен аңлатып бирергә әзердер
Шүрәле каргаган авыллар зираты…

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев