Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак яулыгын ак чәченә салып...

Ак яулыгын ак чәченә салып, Ап-ак кышның ак бер таңында, Әниемнең таба ашы пешереп Йөргән чагы күзем алдында.

Ак яулыгын ак чәченә салып,
Ап-ак кышның ак бер таңында,
Әниемнең таба ашы пешереп
Йөргән чагы күзем алдында.

Коймак, тәбикмәкләр, кыстыбыйлар,
Көлчә, гөбәдия, бөккәннәр,
Күзикмәкләр, кабартма һәм бәлеш
Минем авыз аша үткәннәр.

Бала чагым, әти-әниле чак –
Уйласам да, күңел пакьләнә.
Гомеремнең ак көннәре булып,
Күңелемдә мәңге саклана.

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев