Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак дөнья

Ишеп-ишеп кабат ява карлар, Пакьли булыр соры дөньяны.

Кар көртләре күмде тирә-юньне:
Яуды, яуды, яуды, яуды соң.
Кемнәргәдер – бетмәс-төкәнмәс эш,
Кем өчендер – сихри бер тылсым.
Шундый якты, көләч дөнья йөзе,
Аклык-пакьлек итә тантана.
Автомобильчеләр хафалана,
Бала-чага ихлас шатлана.
Сорылыкка тоташ аклык ятты:
Баттык, чумдык ап-ак көртләргә.
Күмелде һәр ишегалды, юллар,
Зур мәшәкать туды күпләргә.
Игенченең сөенече артты:
Басу өсләренә ятты кар.
Икмәк телеменә май яккан күк
Тигез катлам булып акты кар.
Ак дөньяны булмас озак саклап,
Тапланыр ул кабат, тапталыр...
Адәм заты аны ермачлар һәм
Ярасына уч-уч тоз салыр.
Сафка тезелер дә дәү көрәкләр,
Җил уйнатыр таза беләкләр.
Бүрекләрдән пар бөркелеп торыр,
Ярсый-ярсый тибәр йөрәкләр.
Юл сабылыр кабат бар тарафка,
Ак дөньяны күмәр сорылык.
Гомер кичә һәркем, Җир йөзенә
Үз көрәге белән орынып.
Гомер кичә кеше ак дөньяны,
Таптап, таплап, салып үз эзен.
Эзе өзелгәнче тырмаша ул,
Үзгәртергә теләп Җир йөзен.
Өзелә дә көртләр күмә эзне...
Катлам-катлам ята чор кары.
Ишеп-ишеп кабат ява карлар,
Пакьли булыр соры дөньяны.

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев