Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак дөягә менсәң иде...

Ак дөягә менсәң иде, сахралар кичсәң иде ул, сахралар кичсәң иде!

Ак дөягә менсәң иде, сахралар кичсәң иде ул, сахралар кичсәң иде!
Сөю мәңге китмәсен дип, комнан бау ишсәң иде ул, комнан бау ишсәң иде...
Диңгезләргә төшсәң иде, энҗеләр тезсәң иде ул, энҗеләр тезсәң иде!
Бер генә коеп күз яшен, мең еллар көлсәң иде ул, мең еллар көлсәң иде!..
Оҗмахка кереп, алманы бер генә өзсәң иде ул, бер генә өзсәң иде!
Җиргә куылганнан соң да, Күкләргә түзсәң иде ул, Күкләргә түзсәң иде...

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туры килер түзәргә! (Чулпан Зарифка пародия)Оҗмахка кереп алманы бер генә өзсәң иде (“Ак дөягә менсәң иде” Чулпан Зариф)Бу дөньяда, теләк булса, күп нәрсә эшләп була:сыер булып мөгрәп була, ат булып кешнәп була...Ак дөягә менеп була, сахра да кичеп була,Комыннан ук ишмәсәң дә, бавын да ишеп була...Диңгезгә дә төшеп була, энҗеләр тезеп була,Мең еллар ук көлмәсәң дә, үлгәнче сузып була.Тик аптырыйм, ник Оҗмахка кергәч алма өзәргә?Гонаһ өчен тәмугъ көтә... Туры килер түзәргә!Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)