Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аһ син, дөнья!

Аһ син, дөнья! Миллион еллар элек Матур булгансыңдыр тагын да! Табар өчен нәсел-нәсәбемне Җырлап кайтам туган ягыма.

Аһ син, дөнья! Миллион еллар элек
Матур булгансыңдыр тагын да!
Табар өчен нәсел-нәсәбемне
Җырлап кайтам туган ягыма.
Ханнар узган, Урдалага туктап,
«Сугышлы»да корал алышкан...
Ә мин кайтам атсыз, җәя-уксыз,
Итегемә дала ябышкан...
Ябышкан да дала, «Син – типтәр!» дип,
Язып куймак булган маңгайга!
...Ә йөрәктә никтер урман моңы,
Таулар җыры сызыла тугайга...
Белмим, дала. Әйтә алмыйм әле,
Кайда оям, кайда багалмам?
Бөркетме мин, әллә чаптар атмы,
Кайсы юлда икән югалмам?
Итегемне юып инешемдә,
Тауга менгәч, уйга каламын:
Типтәре дә, башкорты да түгел,
Мин – баласы газиз дөньяның!..
...Аһ син, дөнья! Миллион еллар элек
Матур булгансыңдыр тагын да!
Табар өчен нәсел-нәсәбемне
Кайтам әле туган ягыма...

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев