Агып барам
Астан өскә карыйм. (Астан – өскә!) Бер Аллаһым өстә – шуңадыр...
Бер йомычка сыман агып барам:
«Дөнья матур, – димен, – иркен дә!»
Су бөтерсә бөтерелеп алам
Ашкындыргыч гомер иркендә.
Бозлы упкыннарда батмас өчен
Сүз дәшмимен – телем өшегән.
«Нәкъ бүтәннәр кебек уйлау кирәк –
Сүзләр бер үк бөтен кешегә...» –
Ишетелә өстән. Ә мин – аста, –
Бер йомычка агымсуларда.
Бөтереләм, өшим, әмма агам,
Яз һавасын телим суларга.
Нәкъ үземчә итеп, тик үземчә!
Ташкын көчле: тынны буарлык.
Агымсулар эзне генә түгел,
Ярларымның үзен юарлык.
Бөтерелеп аккан йомычканың
Сарылары судан уңадыр.
Астан өскә карыйм. (Астан – өскә!)
Бер Аллаһым өстә – шуңадыр...
"КУ" 06,2023
Фото: unsplash
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев