Аерылышу
Үткәннәрем хатирәсе Йөртә хәзер мине юлда.
Биздереп дөнья гаменнән,
Үзеңне тик уйлатасың;
Чыккысыз сагыш сазына
Керттең гомрем куласасын...
Үзең киттең, алып киттең
Ихтыярым ике кулдан;
Үткәннәрем хатирәсе
Йөртә хәзер мине юлда.
Иңнән сөйри көннәр, еллар...
Әвәләнәм төн буена;
Күчеп йөрим – атсыз җайдак,
Бер урыннан бер урынга.
Төпсез төннәр чоңгылыннан
Чыгасың да сүз катасың...
Төшләр азмы – аягүрә,
Уяу килеш сызлатасың?..
Инде барсы хәл ителгән:
Мең кичереп, мең янган;
Киләчәккә алыр нәрсә –
Күкрәк тулы моң калган...
Сине бәхетле итәргә
Ниләр биреп җиткермәдем...
Төннәремдә җил тәрәздән
Җан даулар дип ник белмәдем?
Адәм тәне чи иттән лә...
Тиз янып сызып беталмый;
Бәргәләнә җан – иреккә
Күбәләк булып күчалмый:
Кичтән төртеп аударасың,
Таңнан сөйрәп кузгатасың;
Янмый калган көнең... дипме
– Сүнмәс утта аунатасың?!.
"КУ" 11, 2017
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев