Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аермасын язмыш

Үзгәрмә син, үзең булып калчы. Яшәгәндә кал син үзең булып.

Үзгәрмә син, үзең булып калчы.
Яшәгәндә кал син үзең булып.
Син бит – Шагыйрь, түгел мескен ялчы,
Яшнәдең лә мең кат, тик бер туып.
Син матурлык алиһәсе булдың.
Күпләр өчен өлге, асыл үрнәк.
«Илем!» – диеп, игелекләр кылдың,
Типте синдә ару белмәс йөрәк.
Синең кулда – сынмас алтын каләм,
Язганнарың укый сөйгән халкың.
Сүзләреңдә ут-ялкынлы сәлам,
Хакладың син туган җирнең хакын.
Китәр вакытың җиткәндә дә җирдән,
Аермасын язмыш туган илдән!

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев