Шигърият
Аерма юк: кыек сөйләм, туры сөйләм...
«Риза-бәхил. Без туганнар, ни дисәң дә. Савабыгыз канат булсын ут кичкәндә!..»
Аерма юк: кыек сөйләм, туры сөйләм.
Сүз артына яшерелгән сүзне күрәм.
Җавабым юк... «Ник дәшмисең?» – дип сорарсыз.
Сүз әйтергә хакым юк шул. Мин коралсыз...
Раббым анда «Ни телисең?» дисә әгәр,
Бик ерактан килер сезгә тик бер хәбәр:
«Риза-бәхил. Без туганнар, ни дисәң дә.
Савабыгыз канат булсын ут кичкәндә!..»
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев