Шигърият
Адашкан яз
Тынлыгында көзге кичләрнең. Адашкан яз кебек бөтерелеп, Әйләнә дә кайта хисләрем.
Болыт булып төшеп калган микән
Бер каурые аккош канатының?
Аккошларның сагышлары сыйган
Күзләреңнән күрдем яратуың.
Сискәндерер аккош авазлары
Тынлыгында көзге кичләрнең.
Адашкан яз кебек бөтерелеп,
Әйләнә дә кайта хисләрем.
Каурый кебек ак болытлар ага
Киткән аккошларның юлларында.
Канат җилпеп кенә узды яшьлек,
Сагыш ташлап килер елларыма.
Сискәндерде аккош авазлары
Тынлыкларын көзге кичләрнең.
Адашкан яз кебек бөтерелеп,
Әйләнде дә кайтты хисләрем.
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев