Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әби яшереп куйган кәнфитләрне...

Ачып куеп, каршы чыксаң да юк, Әби кермәс инде ишектән... Ул яшереп куйган кәнфитләрне, Эх, табасы иде итектән.

Әби яшереп куйган кәнфитләрне,
Эх, табасы иде итектән.
Беребез эзли, беребез сакта тора,
Күз алмыйбыз каршы ишектән.
Шикәре дә бик кадерле аның,
Кәнфитләре һәрчак санаулы.
Күпме яңа күлмәкләре булып,
Үз иткәне булды ямаулы.
Кабасына йонын бәйләр иде
Һәм уйнатыр иде орчыгын.
Күңеле булып, җае чыга калса,
Сөйләр иде әби кыз чорын.
Авыр еллар туры килгән аңа,
Халык белән бергә интеккән.
Уфалланы тартып, тартылып та,
Зарланмыйча әби көн иткән.

Йокымсырап кайбер чакларында,
Төшеп китә иде бәйләве.
Әби белән бергә чөкердәшеп,
Рәхәт иде өйдә чәйләве.
Чукынчыклар диеп тиргәр иде,
Кирмән өйгәч ястык-мендәрдән.
Сәхәр ашы – иң шифалы сый дип,
Дингә дәшә иде иртәдән.
Чәй кабыннан кискән шакмакларын,
Дога әйтеп санар иде ул.
Кәгазь бишлекләрен таушатмыйча,
Безгә диеп саклар иде ул.
Әби бәйләп биргән йон оекбаш
Мәңге тузмас кебек тоелды.
Мәңге узмас булган әбиле чак
Каен яфрагыдай коелды.
Кызыл эчле кәлүш күз алдында –
Иң пачутлы урын аңарга.
Әби кәлүшенең ялтыравы
Камаштыра күзне һаман да.
Ачып куеп, каршы чыксаң да юк,
Әби кермәс инде ишектән...
Ул яшереп куйган кәнфитләрне,
Эх, табасы иде итектән.

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев