Логотип Казан Утлары
Шигърият

40 көн

Кырык көн тоташтан төш күрәм...

Кырык көн тоташтан төш күрәм:

Кап-кара давылда калганмын.

Өстемә дәһшәтле яу килә –

Далада югалган калканым.

Кап-кара дегеткә буялган

Йөземнән югалган яктылык.

Куллардан кан тама... һәм кала

Чак тере җаныма ягылып.

Кырык көн тоташтан төш күрәм.

Китәргә иде лә уянып!

Тик булмый – тәкъдирне кичәсе

Тоташтан дегеткә буялып.
Бу төшем озатып барачак

Көннәргә алмашкан төннәрне.

Җил белән китереп бәрәчәк

Яртылаш өзелгән өннәрне...

Кырык көн саташу. Ахрысы,

Таң белән уяну язмаган.

Офыклар сискәнә – начар фал –

Күкләрне кискәли аҗаган.

Кап-кара дегеттә – йөземне

Оялып, дөньядан яшерәм.

Кырык мең буынга җитәрлек

Кырык көн тоташтан төш күрәм... 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев