22 июнь
Бу — хәтәр көн. Хәтта көн түгел — таң... Безнең өскә бомба ташланды.
Бу — хәтәр көн.
Хәтта көн түгел — таң...
Безнең өскә бомба ташланды.
Чиктә идек. Тел күтәреп булмый,
Әйтеп булмый: «Сугыш башланды...»
Палаткадан очып чыкты берәү,
Ә берәүләр... чыга алмады.
Нинди афәт килүләрен илгә
Шунда гына йөрәк аңлады.
Җирне күңел бүтән төстә күрде,
Күзләренә сугыш керде дә;
Томан — төтен. Таң яктысы — ялкын.
Тирәдә юк бүтән бер ни дә.
Юк! Чәчәкләр бар бит! Таҗлар — бармак,
Йомарланды бар да йодрыкка!
...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр
Җитәлмәде шунда йөгереп тә.
Ят козгыннар чөнки кургаш сипте.
Бөтенесе — кара тәреле.
Без шуыштык. Тупка тотарга дип
Фашистларны-җенне, пәрине.
Кем шуышып, кемнәр үрә торып —
Бөтенебез утка ташланды,
Каршыланды бу көн таңы шулай,
Бөек Җиңү шулай башланды.
Зәки Нуриның әлеге шигыре журналыбызның 1995 елгы 5 санында басылды
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев