Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ак халатлы игелек

...Кан эчендә иде әни, Үлмә! - диеп ялвардым.

Әби сөйли: күп ел элек,

Аның бала чагында

Казан кызы Фәридә апа

Торган саулык сагында.

Дәвалаган куллары да,

Дәвалаган күзләре.

Терелткән, ди, сулавы да,

Шифа биргән сүзләре.

Авылның һәр кешесе

Аны бик тә яраткан.

Гаҗәп түгел: ул үзе дә

Алар өчен ут йоткан.

...Кан эчендә иде әни,

Үлмә! - диеп ялвардым.

Фәридә апа алып китте,

Больницага ул салды.

Аяк очында, кузгалмый

Елаган фельдшер озак.

Үз кызы диеп белгәннәр,

Узган-барганнар карап.

Аллага шөкер, терелде,

Әни озак яшәде.

Кемнәр генә санап бирер

Савыкканның исәбен?

Гел ягымлы булулары

Кайлардан килгән?

Авыруларны, чирләрне

Ничек белгән?

Йөзләре дә матур иде,

Чәчләре дә бик матур.

Авырулар караганда,

Йомшак һәм батыр.

Аны һаман онытмыйлар,

Халык әле рәхмәтле.

Ак халатлы игелекнең

Күрсен хәзер рәхәтен.

Күп нәрсәләр җирдә югала,

Яхшылыклар бетми калалар.

Врач булса, шундый булсын,

Онытмагыз сез дә, балалар.

Мөхәммәтҗанов Булат,

Саба районы Юлбат төп мәктәбе укучысы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев