Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Җырланмаган җырлар ни сөйлиләр?

«Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт!»

«Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт!» Кайчандыр, шигърияткә тартыла башлагандамы, хәтергә кереп калган иде бу юллар. Әле ул чакта кем язганлыгын белү дә бик үк мөһим саналмагандыр... Ниндидер табигый булмаган дөнья белән очрашасы килү кулга шигырь китаплары алдыргандыр... Серле, бик серле бит ул шигърият дөньясы! Күңелендә шигырь уты кабынып, шигърият бакчасына аяк басарга теләгән кайсы гына җан иясе тылсымлы сүзләре белән шигърият капкасының ачылуын, бөтен барлыгы белән үзенең әлеге дөньяда калуын теләми икән!

Әйе, болай итеп, шигъриятне зурлап, олуг шигърияткә чын йөрәктән табынганнар гына әйтә ала. Табына һәм анда кала алганнар гына...

Саҗидә Сөләйманованың әлеге канатлы сүзләре аша, аның шигъриятенә, серле күңел дөньясына үтеп керергә теләп өстәлемдә яткан китаплары арасыннан үзе исән чакта, үз куллары белән төзеп, үзе нәшриятка тапшырган, көтү ләззәтен, инде китап булып дөньяга килгәч баласы туган ана шатлыгын кичергәндәй шатлык бирә алган «Кызыл каурыйлар»ны кулыма алам. Укый барам, укыган саен соклануым арта бара. Кайчандыр, әлеге шигырьләрне шигырь яратучы укучы буларак кына укыган булсам, бүген исә бөтенләй башка яктан, башка яссылыктан, каләмдәшем буларак та аны үземә ача барам. Никадәр бай, тирән иҗат! Никадәр моң, наз аларда! Гади генә тоелган шигырьләрендә дә олы мәгънә ята. Лирика– аның шигъриятенең асылы. Әйе, Саҗидә Сөләйманова иҗатының сере, биеклеге совет чорында бер көйгә, бер мотивкарак салынган татар шигъриятенә җылылык өстәүдә, лирика жанрын яңа төсмерләр белән баета алуда, һәр китабы– «Кыр казлары» (1963), «Бәхетне үзем табам» (1966), «Фал китабы» (1974) һ. б. шигърият сөючеләрнең күңел сердәшенә әйләнә. (Рухын яд итеп гаиләсе, «Рухият» нәшрияты бастырып

чыгарган «Тормыш, исәнме!» (1998) җыентыгы да зур бүләк, истәлек.) Илгә, көнгә, яшәешкә мәхәббәт белән сугарылган әлеге шигырьләрдән яктылык, нур бөркелә. Күңеле төшенке вакытта язылганнарында да, үзенә «тибеп» алганнарга, тәнкыйтьләүчеләргә дә кинә тоту, ачу саклау юк.

Без мәйданга чыктык,

һәр көрәштә

бар бер гадәт-йола:

баш ярырга мөмкин җиргә орып,

аяк чалу тыела.

 

Минем йөрәк,

йөрәк капланмаган

тик йөрәккә сукма.

Әйе, нәрсәдер әйтергә телисең, тәнкыйтьлисең килә икән– әйт, тик фикерең генә дөрес һәм ул чын күңелдән, яхшылык теләп булсын, йөрәкне генә яралау булмасын. Аз булдымы шәхесне аңламыйча, барлы-юклы белеме (дөресрәге белемсезлеге) яхшыны– начардан, талантлыны– талантсыздан аера белмичә каш ясыйм дип күз чыгаручылар? Аз булдымы кулына каләм алып әсәр яза, сәхнәдә образ, сынлы сәнгатьтә картина яза алмаслык итеп сындырылган талантларыбыз?.. С. Сөләйманова да әлеге шигыре аша тәнкыйтьчеләргә әнә шул фаҗигаләрне искәртергә теләмиме?!

Ә бөркеткә һәрчак ук төбәлә.

Очып төшә кызыл каурыйлар...

Кызганыч, Саҗидә Сөләйманованы әдәби кичәләрдә генә булса да күреп, шигырьләрен үзе укуында ишетеп калулар насыйп булмады. Беренче шигырь китабы– минем туган елымда – 1963 елда чыккан, шушы ук елны Язучылар берлегенә кабул ителә. Үлгән елы исә –  Казанга килгән елымда – 1980 елда.

Күпмедер бер яшькә җитеп иҗат эшенә керешкән кешеләр турында «соңлабрак килде» дигән ниндидер бик үк дөрес булмаган фикер яшәп килә. Бу фикерне С. Сөләйманова иҗаты турында сүз әйткәндә дә кулланучылар бар. Нәрсәгә соңарган соң ул? Аның вакыты, бәлки, нәкъ менә шул вакыттыр? Күңелендә гомер буе тупланып, җыелып килгәнен ул, бәлки, нәкъ менә хәзер әйтеп бирергә теләгәндер? Адәм баласының, бигрәк тә хатын-кызның эчке дөньясы, табигате аның бит яши-яши баеый, тулылана, күргән-кичергәннәр аша... Хатын да– син, Ана да– син, хезмәткәр дә– син, шагыйрә дә– син... Кәйсезен– көйләгәндә, җөйсезен җөйләгәндә күпме шигырь юллары кәгазьгә төшә алмыйча да каладыр...

Язмышларны күңел күзе аша

үткәрергә

Шигърияткә килә хатыннар.

Үзара әңгәмәләшкәндә, әдәби кулуарларда синең иҗатыңа бәһа биреп ни генә әйтсәләр дә, әйткән– югала, язган гына кала. Әле дә ярый сагынганда укып юаныр өчен язма истәлекләр саклана.

Кемнең генә язмасын укып карама, һәркайсында шагыйрә иҗатына зур бәһа, соклану, ярату...

«Синең үзең кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырьләреңне мин чын күңелдән яратам һәм хөрмәт итәм». (Ә. Еники).

«Без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз.» (X. Туфан).

«Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә». (М. Әгъләмов).

Тик нигәдер Саҗидә Сөләйманова үзенең «Шагыйрә» дип исемләнгән шигырендә аксакал белән бәхәскә керепме, әллә үз алдына уйланып кынамы: «Ахматова түгел мин, бүтән»,– дип белдерә. Юк, һич кенә дә үзен ким яки артык итеп күрсәтәсе килүдән түгелдер, ә бәлки «Зиләйлүк», «Тәфтиләү»ләрне тыңлап, көйләп үскән кызның җырларында халкыбыз моңы, әрнүләре, халык авыз иҗаты аһәңнәре булуын гына искәртәсе килүдәндер.

Җан–

кешедә бәһаләнмәс байлык.

Мал

азмыдыр анда кан да кайгы...

Дан–

янәшә күпме ялагайлык

болар халкыбызның мәкаль-әйтемнәре белән янәшә куярлык юллар түгелмени! Билгеле инде, Башкортстанда туып үскән кызның күңеленә башкорт далаларының киңлеге дә, кыя-тауларының мәгърурлыгы дә тәэсир итми калмагандыр. Күңел киңлеге– далалардан булса, горурлыгы– таулардан күчкәндер.

«Җир-су», «Җырланмаган җырлар»... «Сузган ике кулым» поэмасын укыганда шагыйрәнең поэма жанрын да тирән аңлап иҗат итә алуына игътибар итәсең. Үзәктә– Ана белән Бала. Бу тема күп шагыйрә хатын-кызларның бәгырь түрендә булса да, автор аны аерым бер фәлсәфи югарылыкка, шәхес тәрбияләү югарылыгына күтәрә алган.

Кеше сәнгать,

Иҗат ителәдер

Сизелгәндә йөрәк катында.

Укытучы, радиотапшырулар мөхәррире, Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән шагыйрә яшь талантларга, бигрәк тә хатын-кыз шагыйрәләрнең иҗатына, аларны үстерүгә дә вакыт таба, уңышларына чын күңелдән сөенә торган була.

Әйе, Саҗидә Сөләйманова– әдибә. Ул әдәбиятның бөтен жанрларын да ярата, үз итә. Әйтер идем, әсәрләре аның үзен дә яраталар, аңа танылу алып киләләр. Өстенә ишелеп килгән кара кайгыдан да ул сыгылып төшми, ашыга-ашыга, төгәлләп калырга тырышып «Гөлбадран» повестен яза башлый. Әйтергә  генә җиңел... Фәлән хәтле гомерең калганын белә торып яшәү, иҗат итү турында уйлар өчен күпме көч, сабырлык, ныклык кирәк! Әле чирнең дә ниндие бит! Менә-менә каләм туктап калыр сыман. Гомер өчен, яза башлаган әсәр, җырланмаган җырлар өчен көрәш бара... һәр авазы серле шагыйрә исә гомер озынлыгының ни белән үлчәнүен аңлап иҗат иткән, яшәгән... һәм яши.


"КУ" 10, 2000
Фото: архив

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев