Сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
6 июль 2025 - 17:00
Зыялы режиссёр иҗаты
Татар режиссура сәнгате мәйданында ХХ гасырның икенче яртысында ат уйнаткан олуг шәхесләр арасында актёр, режиссёр, педагог, инсценировкалар авторы, Татарстанның халык артисты (1981), ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1967, 1986) Празат Нәкый улы Исәнбәт (1927-2001) исеме иң беренчеләрдән булып аталырга хаклы. -
2 июль 2025 - 15:00
Маэстро
Максат куеп, Ауропага алып чыгарга кирәк Татар операсын. Безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар: Альбина Шаһиморатовалар, Аида Гарифуллиналар, Эльмира Кәлимуллиналар, егетләр арасыннан санап бетерерлек түгел талантлар, тагын-тагын әллә кемнәребез!.. -
18 июнь 2025 - 11:00
Сукмаклар буталганмы?..
Рәдиф Сәгъди – эзләнүчән язучы. Әмма аның иҗатын өйрәнү мәсьәләсе әле бүген дә ачык кала. -
6 июнь 2025 - 17:00
Урта Азиядәге шәп татарыбыз (дәвамы)
Латыйф агабызның күпләребез күңеленә хуш килгән кабатланмас иҗади мирасы мәңге онытылмасын, дисәк, аларны ешрак кабатларга кирәктер. Күңелләрдә сүнмәс дәрт уяткан «Татар бию көенә сюитасы»н да, яшьлек дәрте белән иҗат ителгән вальс көйләрен дә замандашларым сагынып көтәдер дип беләм... -
5 июнь 2025 - 17:00
Урта Азиядәге шәп татарыбыз
Өлкән чордашым Латыйф ага Хәмиди белән танышкан елларда үзбәк, казакъ кардәшләребез аны «тәүге вальс көйләрен тудырган шәп татар» дип атый иде. Ул чорларда бай тарихлы Урта Азия республикаларында андый «шәп татар»ларыбыз шактый иде. -
21 март 2025 - 11:00
«Милли үзаң булмаса, үсеш тә юк»
– Артистның уйнаган рольләре берәү-икәү генә булмый бит. Гомер буе эшләгәч, рольләр саны дистәләп була. Рольләрне берсен яраттым, берсен яратмадым, дип аерып булмый. Аларның бөтенесе дә якын, чөнки һәр роль ачылган, табылган образ рәвешендә барлыкка килә. -
3 март 2025 - 15:00
Яшәеш һәм чорлар сагында
Р.Шаһиева киңкырлы сәнгать белгече булу белән беррәттән, үзен кайнар йөрәкле милләтпәрвәр итеп танытты; ачлык мәйданнарында булмаса да, шигырь «мәйданнарында» халкының киләчәген күзаллый; бүгенгесен анализлый; укучысын дөреслек юлыннан барырга рухландыра ул. -
7 февраль 2025 - 15:00
Ул - Җирнең кояшлы ягыннан...
Татар театрының маэстросы: дирижёр, музыкант, композитор Фуат Хәмит улы Әбүбәкеров белән әңгәмә. -
29 сентябрь 2024 - 17:00
Шәхесләр, язмышлар...
Гөлсем апаның сәхнәгә чыгып, бер карап алуына тамашачы «ах» итә иде... -
12 июль 2024 - 17:00
Җилкәннәрне сыный чор җилләре
Әлеге һәм башка каршылыкларны исәпкә алганда, милләтнең ачы язмышын күрсәтеп биргән сәхнә әсәрләре язу мөмкин булмастай хәл кебек күзаллана. -
9 июль 2024 - 15:00
Иркә иркәләми шул...
Иркә бик тиз янды... Янды. Ялкыны һаман кайдадыр елкылдый сыман, күмере һаман көйридер кебек. Ул милләтнең талантлы, булдыклы бер баласы иде. -
14 июнь 2024 - 17:00
ЯШЬ ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬ ТЕАТРЫ
…Метафораларга бай сәхнә теле, үзенчәлекле кую алымнары, музыкаль һәм пластик бизәлеш, ансамбль куелышында актёрларның тормышчан дөреслеге режиссёрның да, шулай ук бөтен коллективның да иҗади өлгергәнлеге турында сөйли. -
14 май 2024 - 11:00
Сиксәндә дә җегет!
1995 ел. Театрның әдәби бүлеген җитәкли башлаганыма унбишенче ел, әмма Марсель абыйның минем янга мондый җенле кыяфәттә керүен беренче күрәм. Кулында Наил Дунаев һәм Алсу Гайнуллинага атап язылган иҗат характеристикалары. -
9 май 2024 - 17:00
Көлүдә дә хикмәт бар
«Безнең театр – районның «фишкасы», – Раил Садриев. -
25 март 2024 - 17:00
Тулганай тотылганда
Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр... Театр өлкәсендә дә, әдәбиятта да профессиональ тәнкыйть үшәнләнде. Юкса тәнкыйть талантлы кешенең иҗатын хупларга, үстерергә бурычлы яки аның иҗатын инкарь итәргә тиеш.