Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның ахыры)

Әллә ничә мең, миллион тапкыр шулай ел фасыллары алмашыныр, башка кешеләр өчен, инде безнең өчен түгел. Киләчәктә дә монда уйга калып күпләр утырыр, әмма беркем Кабан күле серен ача алмаячак. Сере бар микән соң аның?

(Башыннан укыгыз)

38


Кабан күле Казан шау-шуына илтифатсыз, ул үзенең эчке тынлыгын
саклый белә. Сентябрь сагышы су өстендә тавыш-тынсыз җәйрәп ята.
Әллә ничә мең, миллион тапкыр шулай ел фасыллары алмашыныр, башка
кешеләр өчен, инде безнең өчен түгел. Киләчәктә дә монда уйга калып
күпләр утырыр, әмма беркем Кабан күле серен ача алмаячак. Сере бар
микән соң аның? Бар, нишләп булмасын, кеше аны үзе серле итә, серле
дип саный икән, димәк, аның сере бар.
Равил күл ярының калкурак урынына барып утырды.
Ник җибәрде икән Лаура тәңкәне? Нәрсәне аңлата икән бу?
Абыйсының дорфалыгы өчен гаеп тоеп, бүләкне кире алырга ярамый
дип, кире биргәнме?.. Әллә Лаура олыгайган көнендә печән чүмәләсендә
кунган төнне сагынамы? Равилне дә сагынадыр бәлки...
Туктале, ахмак мин, Венерада Лаураның телефон номеры бардыр бит,
нишләп сорамадым, нишләп Венера үзе дә тәкъдим итмәде? Әллә телефон
номерын сорамавым да ниндидер билгеме?.. Тагын хорафатка ышана
башладым бугай...
Хорафатчанлык кешене беркайчан ташламый, беркая китми ул. Барыр
юлын табалмаган кеше генә хорафатчан була, дигән сүз белән Равил
килешми. Кешегә курку хас, һәркем нәрсәдәндер, кемнәрдәндер курка,
курыкканга күрә хорафатчан буладыр кеше. Равил тәңкәне бер учыннан
икенчесенә салып уйлап куйды: «Әллә тагын берәр куркыныч вакыйга
булырга торамы?» Серле, тылсымлы тәңкәдер бу, чынлап та. Юкса, кеше
ышанмаслык юл белән тагын минем уч төбемә килеп кермәс иде ул».
Тән буйлап шом дулкыны йөгереп үтте. Нишләп күңел болай җилкенә?..
Бу әйбер бәлки кешесенә карап кына бәхет китерәдер. Равил үзенең
унҗиде яшьлек чагын исенә төшерде, күз алдына Лаура килеп басты.
Хәтер үсмер чакка алып китте: караңгы көннәре дә, якты мизгелләре дә
булды тормышның, әмма унҗидедә чегән кызы белән печән чүмәләсендә
кунган төнне берсе дә алыштырмас. Үз гомерендә Равилнең берсеннән-
берсе тәмлерәк ризыклар ашаганы бар, әмма моннан егерме сигез ел элек
чүмәлә төбендә утырып ашаган ипи белән сөттән дә тәмлерәк ризыкның
булганы юк.
Мин кайчандыр бу тәңкәнең тылсымына, гайре табигый көченә ышандым,
ул миңа уңыш китерер, бәхетле итәр дип сабыйларча өметләндем. Әкияти
могҗизалы төннән соң булган вакыйгалар аның сихрилегенә инандырды.
Серле төн... Серле чегән кызы... Серле тәңкә... Тиз арада Чистайдагы
серле очрашу... Театр училищесына керү дә серле бер вакыйга сыман тоелган
иде. Армиядә җиңел хезмәткә эләгү дә тикмәгә түгел, моның ниндидер сере
бардыр дип уйлаган иде ул. Армиядән кайткач, укуны дәвам итү, театрга эшкә
керү – монысы да аның тәңкә серенә бәйле дип ышанды бит ул, киләчәкнең
сере дә шушы тәңкәгә бәйле булачак дип уйлаган иде. Сабый акылы кешедән
тиз генә китәргә ашыкмый шул. 1986 елда бер-бер артлы күңелсез вакыйгалар
булды – өйләнеп аерылышу, баланы югалту. Лаура белән Казанда очрашкач,
шомлы, кара көннәр башланды, аннары тәңкәдән мәхрүм калды...
Туктале, менә тагын, күп еллар узгач, тәңкә тагын аның кулында.
Нәрсәне аңлата бу? Моның ниндидер хикмәте бардыр бит? Әйе, ул аны
телевизордан күреп алды, шуннан соң эзли башлады. Очраклы килеп
чыктымы? Очраклылыкмы бу? Теге татлы төн дә очраклы хәл иде түгелме?
Аны тагын тылсымлы дип саный башларга микәнни инде? Ә бит синең
үзеңнән тора барысы да, син үзең хәл итәргә тиеш нишләргә, нинди адым
ясарга икәнне. Сер – синең үзеңдә.
Вакыйгаларга, синең хис-кичерешләреңә һәрвакыт ниндидер әйберләр,
хатлар, символлар, фотосурәтләр һәм синең гадәтләрең бәйле була. Әмма
алар кыйммәт түгел, синең җаныңны җылытып, хәтереңдә сакланганы
зур бәягә ия. Бу тәңкәнең үсмер чактагы мәхәббәткә ни катнашы бар?
1986 елда чак кына төрмәгә утырмый калганда, бу тәңкәнең роле нидән
гыйбарәт иде соң?
Үсмер чакта кабынган ут һаман сүнмәде, аның җылысы гомер азагына
кадәр мәңге сакланачак. Равилнең хәзер искиткеч матур гаиләсе бар,
шул ук вакытта күңеленең беркайчан салкын җилләр үтеп кермәслек бер
почмагында үсмер чактагы айлы төн дә бар.
Әйе, Равилнең җан атуына Лаура ялкынлы хисләр белән җавап бирмәде
шикелле... Мәхәббәткә һәрвакыт яраткан кешеңнән тәңгәл җавап, тулы
бирем эстәү, табыш-казаныш алу теләге салынган була. Монда беркем,
бернәрсә ярдәм итә алмый. Мәхәббәт – үткәннәрне, киләчәкне санга сукмый
торган хис, мәхәббәттә гаделлек тә була алмый, аның һәр чагылышында
яратучы кешене түбәнсетергә тырышу сизелә. Бәлки, җансыз нәрсәләргә
артык күп игътибар биргәнгә шулайдыр?..
Кайчан да булса төзәтеп, тәүбә итеп булыр, гафу итәрләр, кичерерләр
дип ышанып, гөнаһлар кылабыз, аннары тәүбә итәбез, урлыйбыз, үтерәбез,
аннары ярлыкау сорыйбыз. Без һәрвакыт җимерәбез, аннары яңадан
төзеп, торгызып куябыз. Без могҗизалар көтәбез, ә үзебез шул ук вакытта
могҗизалар өмет иткән җаныбызны җәрәхәтлибез. Без әллә нәрсәләргә
табынабыз, экстрасенсларга, төрле билгеләргә ышанабыз...
Кеше үз-үзенә ышанычын югалтты, ахрысы. Бәлки,үзен яхшы белгәнгә
күрә кеше үзенә ышанмыйдыр?.. Кеше билгесез нәрсәгә ышанырга омтыла,
аңлата алмаган төшенчәне серле дип кабул итәргә тырыша.
Равил, иксез-чиксез уйларыннан арынып, Венерага шалтыратты һәм
Лаураның телефон номерын сорап алды.
Унбер саннан торган телефон номеры менә хәзер үк Лаура белән
тоташтыра ала. Озак кына уйланып торганнан соң, Равил кесә телефонында
шул номерны җыйды.
– Алло! Хәерле көн! Исәнмесез. Минем исемем Рауль... Казаннан.
Лаура, синме?
– Юк, бу Лаура түгел, – дип җавап бирде аңа хатын-кыз тавышы.
– Бу аның телефон номеры диделәр. Минем Лаура белән сөйләшәсем
килгән иде.
– Лаура вафат, узган атнада җирләдек, – дигән биш сүз ерак чакрымнарны
узып, Равилнең колагына үтеп керде.
Бер мәлгә дөнья тынып калды.
Равил, Кабан күленә карап, башка вакытта күренмәгән төсмерләрне
абайлады, моңарчы беркайчан колагына чалынмаган моңлы көй ишетте.
Лаура бу дөньядан китте. Әмма бергә булган якты айлы төн беркая да
китмәде. Ярата алу, сөя белү югалмады. Мәхәббәт аның белән, сөю сәләте
аны беркайчан ташламас. Кешедә ул сәләт йә була, йә юк. Аның бәһасез
байлыгы бар – хатыны, балалары.
Үзәктә балкып торган мәхәббәт ялкыны сүнмәсен, мәхәббәт хисе
саекмасын, аның әле күп еллар үзенең хатынын, балаларын, оныкларын
яратасы бар, якын кешеләре белән бергә яшәргә язган киләчәкне «сагыну»
бар.
Бу минутларда уйлар бер юнәлештә бармады, алар үзара бәйле түгел,
хәтта бер-берсенә комачаулыйлар иде.
Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең кызы Гәүһәршад, фетнә
күтәрүдә гаепләнгәннән соң, дәүләт эшләреннән азат ителгән, ә инде руслар
Казанны алгач, Кабан күленә сикергән дигән риваять бар. Лаура сөйләгән
буенча бу тәңкәне Гәүһәршад үзенеке итәргә теләгән. Дракула суктырган
бу тәңкә, Кырым җирләрендә булып, Казанга килеп, аннан тагын дөнья
гизеп, Равилнең тормышында да катнашырга өлгерде.
Боларның күбесен кешеләр уйлап чыгарган. Кеше шулай бит ул – үзе
уйлап чыгара да үзе шуңа ышана.
Равил, кайчандыр тылсымлы дип саналган тәңкәгә карап, үзалдына:
«Беркемнеке дә түгел бу әйбер, – дип куйды. – Тылсымы да юк аның... Кемне
саклаган ул?.. Кемгә бәхет китерергә мөмкин мондый әйберләргә ышану?!»
Равил, үзе дә сизмәстән, бар көченә кизәнеп, тәңкәне күлгә ыргытты.
Кайчандыр Дракула акчасы булган, Гозело нәселен коткарган, Миреланы
саклаган һәм, гасырлар узганнан соң, Лаура бүләк иткән тәңкә су төбенә
төшеп китте.
Имеш, укымышлы, гыйлемле ханикә Гәүһәршад өстәвенә сихерчелек,
күрәзәчелек сәләтләренә дә ия булган. Кабан күленә ташланыр алдыннан
ул дошманнарыннан мәңге үч алып торырга ант иткән, имеш. Кемнән,
ничек үч ала икән ул хәзер?..
Бу әкиятне Равил беркайчан үзенең оныкларына сөйләмәячәк.
Унҗиде яшендәге айлы төнне дә сер итеп саклаячак.

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев