Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Янсуар әбиемнең бабасы, теге миңа исемен әйтеп сөйләмәгән туганыбыз, кулак булган икән безнең. Ленин бабай кулакларны «гади халыкның канын эчүчеләр», «вампирлар» дип атаган. Һәм җәзаларга боерган.
Кулак
Янсуар әбиемнең бабасы, теге миңа исемен әйтеп сөйләмәгән
туганыбыз, кулак булган икән безнең. Ленин бабай кулакларны
«гади халыкның канын эчүчеләр», «вампирлар» дип атаган. Һәм
җәзаларга боерган. «Ә аннары, Сталин заманында, инде кулаклар
үзләре «чистартылып» беткәч, аларның балаларына тотынганнар», –
ди әбием. Шуңа кулак балалары үзләренең ата-аналарыннан баш
тарткан, килеп чыгышларын яшергән: «Юкса исән калулары икеле
булган, кызым».
16 «Караборынның дусты» – Һади Такташның 1927 елда иҗат ителгән хикәясе.
Сталин кулакларның үзләре, кулак балалары белән көрәшү өчен
бөтен СССР буйлап хезмәт лагерьлары төзетергә һәм аларны шунда
җибәрергә уйлап чыгарган. Ул лагерьларга киткән кешеләр анда
ачлыктан, суыктан, чыдап булмый торган кырыс шартлардан, күргән
михнәттән кырылган, ди. Бик сирәкләре генә исән кайтып, «гафу
ителгән», яңадан кулак булмаган кешеләр арасында яшәргә рөхсәт
алган.
Болар барысы да – ни гаҗәп! – кешеләргә яңа якты тормыш бүләк
итәргә омтылган Ленин бабайдан башланган.
– Ике гектар һәм аннан да артык җире, берничә сыеры булса, менә
шуннан – кулак... – дип аңлатты миңа Янсуар бабам. – Колхозлаштыру
чорында баштарак шулай халыктагы малны тигезләп бүләбез дип
башлаганнар да җүнлегә барып чыкмаганнар инде барыбер... –
Аннары ул эндәшми тора-тора да, эчендәге ниндидер уйларга
уфтанып, кул гына селти. – Ә-ә-әй, җегетләр...
Мине бик нык тетрәндергәне: Ленин бабай үзе большевик,
димәк, яхшы кеше булса да, кулакларны атарга йә асарга кушкан.
Кемнәрнеңдер төзегән исемлекләренә ышанган. Үзе барып
тикшермичә, төбенә төшеп белешмичә, күпме кешене кырып
салганнар йә сөргәннәр.
Малларын йә ашлыкларын колхозга бирергә теләмичә, келәтләренә,
абзарларга ут төртүчеләр дә булган. «Өч аршын җир» әсәрендәге
Мирвәлине искә төшерәм. Без ул әсәрне әби белән елый-елый
укыдык. Әби әйтмешли: «Зимагур булып, каңгырап, гомереңне әрәм
итеп җәшә инде шулай».
– Ә малын биргәннәр нишләгән? – дип сорыйм мин.
– Ике кешенең буе да, кулы да, хәтта бер кулдагы бармаклары да
тигез түгел шул, кызым, кайда ничек килешә алган инде халык...
Бергәләп галанкага якканда, бабай миңа бер газетадан Ленин
бабайның кулакларга каршы язган директивасын укып күрсәтте. Анда
ул хәлле крестьяннардан ашлыкларын, малларын, каралты-кураларын
конфискацияләп алырга, ә үзләрен җәзага тартырга өнди. «Уртача юл
була алмый бу эштә! Кулак кагылгысыз калса, патша һәм капиталист
кире баш калкытачак», – ди ул бер чыгышында большевикларга17.
Кулаклардан гына тартып алып калмаганнар маллары белән
җирләрен, байлардан, дворяннардан, хәтта патшаның үзеннән дә.
Сарайлар кадәр сарайларны! Аннары үзләрен Екатеринбург дигән
бер шәһәргә сөреп, атып үтергәннәр.
Әбинең мендәр астында яткан журналда патша гаиләсенең
фотографиясе бар. Анда Николай II хатыны, дүрт кызы, авыру
17 1918 елның 8 ноябрендә Ленин кулакларны ликвидацияләү буенча кискен адымнарга барырга өнди:
фәкыйрьлек комитетлары булдырыла, алар кулакларны фаш итү, ликвидацияләүдә зур роль уйный.
Җирләрне конфискацияләү, инвентарьне бүлешү, кулаклардан тартып алынган малны кайда өләшү алар
карамагына тапшырыла.
малае белән төшкән. Барысы да шундый матурлар... Мин аларның
ничек итеп кан эчүләрен күз алдына китерергә тырышам, әмма
булдыра алмыйм. Николай II белән хатыны, бәлки әле, чын-чынлап,
ярлыларның канын эчкәндер, ә менә кызлары белән малае? Алар
дамы?
Янсуар әби патша гаиләсен, «җазыклары җитәрлек» дип санаса да,
барыбер бик каты жәлли. «Беркем дә мондый үлемгә дучар булырга
тиеш түгел, бала суеп, дәүләт төземиләр», – дип сукрана. Үзе атеист
булса да: «Совет дәүләтенең халыкка файдалы җаклары юк түгел», –
дисә дә, «Бала канын, миллионнарның канын Ходай кичерсен», – дип
еш кабатлый. Миңа фото кырыена язылган шигырьне кычкырып
укып күрсәтә:
Эмалевый крестик в петлице
И серой тужурки сукно…
Какие печальные лица,
И как это было давно.
Какие прекрасные лица,
И как безнадежно бледны —
Наследник, императрица,
Четыре великих княжны...18
Шул ук журналда без тагын бер фотоны еш ачып карыйбыз. Ул –
муенына рәт-рәт затлы муенса таккан, чигүле ак күлмәк кигән
бик моңлы һәм искиткеч матур ханым. «Бөек княгиня Елизавета
Фёдоровна, Николай Патшаның хатыны Александра Фёдоровнаның
сеңлесе», – ди аны әбием. Ирен үтергәч, ул, үтерүчене гафу итеп,
монастырьга нигез салган, үзе дә монахиня булып киткән. Әмма
большевиклар, патшаны бәреп төшергәч, аны да җәзалап үтергән.
Бу Елизавета Фёдоровнаны безнең постриг алган һәм монастырьга
киткән бер дәү түтиебез бик хөрмәт итә. Аның обителе дә Елизавета
хөрмәтенә төзелгән. Бер җәйдә авылга кунакка кайткач, бергә җиләккә
төшкәндә, ул миңа аның турында күп сөйләде. Принцесса булган
чакларын да, монастырь ачканын да, ярлыларны бушлай ашатып,
бушлай дәвалаганын да... Император Николай II үзе үк: «Елизавета
Фёдоровна – безнең вөҗданыбыз», – дия торган булган...
Киткәндә, дәү түти миңа «Матушка Елизавета» тәресен һәм аның
теге мин ошаткан, әле принцесса чагында төшкән фотокарточкасын
биреп калдырды. Артына матур сырлы почеркы белән «Принцесса
Елизавета Гессен-Дармштадт» дип язып куелган.
Мин Ленин бабайның Кремльдә пыяла табутта ятканын, аны
күрергә бөтен дөньядан миллионлаган кешеләр агылганын беләм.
18 «Эмалевый крестик в петлице...» – Көмеш чор шагыйре һәм рус эмиграциясенең күренекле вәкиле
Георгий Ивановның (1894–1958) 1949 елда язган шигыре. Патша гаиләсенең 1914 елда төшерелгән атаклы
фотографиясенә этюд буларак иҗат ителә.
Берсендә әни белән әтидән сорадым: «Ә мин Ленин бабайны күрер
өчен тагын күпме үсәргә тиеш әле?» «Бераз үсә төшкәч, алып барып
күрсәтербез», – дигән иделәр аны миңа.
«Шундый ахыр язмасын кешегә, аның өчен бик күп дога укырга
кирәк... Ходаем-Тәркәем, беркемгә күрсәтмә!» – дип чукынып куя.
Ленин бабай хакында сүз кузгалса, Кибәч әбием. Янсуар әбием белән
бабам бу мәсьәләдә күпкә кырысрак: «Кылганына карап бирәдер
инде Ходай, кеше күз яше беркая да китми, үзен жәл булса да...»
Кибәч әбием әле тагын, иман әйтер алдыннан, болай дип тә искә ала:
«Урынына менеп утырыр өчен, Алла кадәр Алланы бәреп төшергәч,
риза буласыз инде табынуларына, кая китәсез ди, и бахырлар...»
Кибәч бабай, гадәттә, бер якка да кушылмыйча, мөгрәп кенә куя:
янәсе, нинди сафсата болар барысы да. Ул гел шулай әйтеп бетерми...
Әмма әллә гәүдәсе барысыннан да биегрәк һәм колачлырак булганга
шунда, әллә абруйлы күренеп, корсактагы бүсере төртеп торганга,
әллә белмим нәрсәгә, гел өстәнрәк карый һәм күрә кебек. Аның
мөгрәп куюында мин һәрчак «алай гади генә түгел ләбаса ул хәлләр»
дигән мәгънәне тоям. «Әйдә, кирәкмәгән нәрсә турында сүз куертып
тормыйк, яхшы вакытта төгәллик!» – дип түгәрәкләп куя сүзне андый
чакларда гел дөньяны тигезләргә тырышкан әнием.
Ленин бабай янына мине мәктәпкә кермичә торып алып
бармаячаклары ачыклана. «Октябрят булырга кирәк башта», –
диләр. Октябрятлар мәктәп формасына Ленин бабайның кечкенә
чакта төшкән бөдрә башлы сурәтен, ягъни кызыл йолдызчык тагып
йөри. Әмма минем, Янсуар бабай укып күрсәткән сүзләрдән, әбием
сөйләгәннәрдән соң, ул йолдызчыкны такканчы, иң башта Ленин
бабай белән бер нәрсәгә ачыклык кертәсем килә: нишләп ул шундый
боерыклар биргән? Аларны бирмичә, башкача эшләп булмаганмы?
Безнең бабайның гаебе нәрсәдә булган?
Бу шөбһәле уйларымны, эчемә генә сыйдырып бетерә һәм тота
алмыйча, Кибәчкә кайткач, дустым Валя белән бүлешәм. Валя, бик
аек акыллы кеше буларак, аларны шунда ук куып тарата: «Ну, ул
бит, Ленин бабай, инде үлгән... Мәктәпкә барып карыйк әле, бәлки,
барысы да үзеннән-үзе ачыкланыр...» Мәктәпкә барыр өчен әле миңа
тагын ничә ел, ничә ай, ничә көн, ничә сәгать калганын исәпләп
чыгарып, әти бүләк иткән көрән күн тышлы дәфтәргә язып, яшереп
куям. Хәйран әле...
Ә төннәрен ике йорт абзарындагы Ночка белән Дочка исемле
бура кадәр сыерларыбызны, исәеп, тазарып килгән таналарыбызны,
тилемсә бозауларны, дистәләгән баш сарык белән быел бигрәк тә
мулдан туган нәни бәрәннәрне, Кибәчтәге алагаем зур дуңгыз белән
сигез баш пурчинканы, җәйләрен ихата тулы казлар белән тавык-
үрдәкләрне, белмим, ничә гектар яшелчә бакчасын, кураларны,
утарыбызны, бураларны, һәр якта икешәр бәрәңге җирен, чөгендер
басуын, Олы болындагы печән, Нарат-төбәктәге утын диләнкәсен,
бабайның умарталыгын, өркәк атыбыз Орликны, батыр һәм ушлы
Шарикны... һәм тагын әллә нәрсәләрне уйлый-уйлый саташып бетәм.
Аларны да бездән тартып алырлармы?!
Төшләремдә хәзер мин, кеше чиратын ера-ера, Кремльгә барам.
Бусагасыннан атлап керәм дә, тагын бик озак чират басып тора-тора,
туп-туры Ленин бабай табутына юнәләм. Ул арада муеннарына
кызыл галстук бәйләгән һәм алагаем зур октябрят значогы таккан
кемнәрдер, трибуна куеп, шунда менеп баса да кычкыра башлый:
«Ленин бабайны мавзолейдан чыгарып, җир куенына кертеп җирләргә
кирәк!» Халык та, бу карарны хуплап, тамак ярып кычкырырга
керешә: «Шулай! Бик дөрес! Җирләргә кирәк! Җирләргә кирәк!»
Ул да булмый, чиратның икенче ягында тагын бер трибуна пәйда
була. Анда сәер кара йә төсле пиджак киеп алган ыспай бәндәләр
киресен тәкрарларга тотына: «Юк, ярамый! Ленин бабай ул – символ!
Безнең байрагыбыз! Совет властеның бөеклеген, какшамас көч икәнен
исбат итеп, ул мәңге мавзолейда ятарга тиеш!» Чираттагылар, инде
шул якка борыла да: «Шулай! Ул – символ! Көч! Мәңге ятарга тиеш!» –
дип кычкырыша башлый.
Минем бу мәгънәсезлеккә, башбаштаклыкка тәмам ачуым чыга.
Үзара бәхәсләшә башлаган һәм эләгешеп, сугышып китәргә торган
халык өере аша пыяла табутка якынайганнан-якынаям. Әмма, менә
гаҗәп, теге кызыл комачлы өстәл кебек үк, табут та мин якынайган
саен ерагайганнан-ерагая... Мин аңа таба башта халык ташкынын
ерып, бәрелә-сугыла, аннары ялтырып торган буп-буш кара тынчу
коридорлар буйлап йөгерәм...
Әмма бер генә карышка да якынаймыйм...
Шулчак тирә-якта, келпеп, идәннән алып түшәмгәчә биек-
биек шәмнәр кабына да мавзолейга ладан исе тарала. Әбиемнең
ярымкөйләп иман әйткәне ишетелә. Башта әкрен генә, аннары
әбинең тавышы торган саен көчәя, ниндидер искитмәле аһәң белән
кодрәт алып яңгырый башлый. Мин дә, чиратта торучылар да, үзара
тарткалашудан туктап, таң калып, әбинең иманын тыңлыйбыз.
Күкрәгемне әйтеп бетергесез куаныч һәм горурлык хисе биләп ала.
Кибәч бабайның ярымкөлемсерәп-ярымҗитди итеп әйткән сүзләре
искә төшә:
– Әбиең иманны дөньяны коткарырлык итеп укый ул, кызым,
менә күрерсең, коткарылмый хәле җук аның, дөньяның, беразга гына
булса да...
Кюк Падшасы, җанга Тынычлык, кюңелгя чын белем Бирүче
Тын, кайда булса да бар Син, барын да өлгөрттөрясен, әр-төрлө
җакшылыкка бай Син, терелек Бирүче Син Үзең, безгя килеб
урыннаш, безнең әр-бер шакшыларыбызны әрче, жаннарыбызны
коткар, Син изгелекле.
Святый Алла, Святый Кодрятле, Святый Үлемсез, безне
җарлыка.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев