Яугирә
– Алаяк, дим, Алаяк, җүләрләнмә, Силки мәлик алдында мине генә вәгъдәсезгә калдырасың бит, – дип, Бану бикәч чабышкылар сафыннан читкә каерылган җәбә-толпарын тыймак булып, ничек кенә тезгенен тарткаламасын, чаптар баш бирмәде. Әллә нишләде ул, әйтерсең лә, кыргый колан, туктаусыз пошкырына, ике ыргымның берсендә арт санын сикертеп куя, абынып-сөртенеп тә киткәли, кыланышын һич аңламассың.
Болгар – Төркестан шәһәре.
Анда гүзәлләр күп.
Мәүләви әл-Лари
– Алаяк, дим, Алаяк, җүләрләнмә, Силки мәлик алдында мине генә вәгъдәсезгә калдырасың бит, – дип, Бану бикәч чабышкылар сафыннан читкә каерылган җәбә-толпарын тыймак булып, ничек кенә тезгенен тарткаламасын, чаптар баш бирмәде. Әллә нишләде ул, әйтерсең лә, кыргый колан, туктаусыз пошкырына, ике ыргымның берсендә арт санын сикертеп куя, абынып-сөртенеп тә киткәли, кыланышын һич аңламассың.
Кыз мәтәлеп төшмәс өчен атының сыртына бөтен гәүдәсе белән беркеп, куллары белән тузгак ялына уралды.
Алаякны ике яшьлек тай чагында үзе сайлап алган иде. Ул вакытта ук пырдымсыз иде бу кырыкмыш. Актачыга шулай китереп типте ки, бер ай титаклап йөрде бичара. Дөресен генә әйткәндә, аңа әлеге тайның менә ярсу зәһәрлеге ошады да инде. Чөнки үзе дә шундый ук холыклы мыскалга сыймастай назлы вә иркә шәмсия зат ул.
Атасының уены-чыны белән: «Атларым-өйгәннәрем, кызыл бөрлегәннәрем, әнә, күр, карлыгачым, күпме елкының күзләре сиңа төбәлгән, бу имгәк алар янында чүп кенә, тотып алсыннар шуларның берсен», – дигән сүзләренә дә шундый ук кимәлдә җавап кайтарды:
– Бигайбә, атаем-бәк, кошта шоңкар, елкыда толпар асыл, – диде.
Чыннан да, асыл иде сайлаганы: ыспай гәүдәле, озын торыклы, киң күкрәкле. Ә матурлыгы – аякларында. Дөресрәге, бәкәлләрендә. Дүрт аягының да бәкәлләре сөттәй ак төстә иде. Шуңа күрә исемен дә Алаяк дип кушты.
Әйе, йөгән кигезү, өйрәтү-буйсындыру өчен күп көч түгәргә туры килде. Тайның кыргый дала киңлекләреннән канына сеңгән хөрлеген, бәйсезлеген һич тә җуясы килмәде. Озак тартышты, авырлык белән генә ияләште. Аның урынына, хәзер артыннан чибәр кызларны күзләгәндәй мөкиббән булып карап калалар. Алтын бирмәс йөгерекнең йөгереге. Чабышканда, гәүдәсе су камышыдай сузылып, җиргә ятып бетә, гүя тау хуҗасы бөркет, оча гына...
– Алаяк, дим, Алаяк...
Кыз керфек очыннан гына җыен ягына күз төшереп алды. Карашы әүвәл рәшә ояларыдай тезелешкән тирмәләр арасыннан Силки мәликнең киез өен абайлап алды. Хәер, ул болай да маңгайга бәрелеп тора. Каз канатыдай ап-ак төстәге, күп кеше сыйдырышлы биниһая зур мәһабәт тирмә.
Силки мәлик шулай ел саен җәй уртасында Багы Ирәм гөлбакчасыдай ямьледән-ямьле Солчә елгасы үзәнендә меңләгән иләтен җыеп, бәйрәм үткәрә. Атна буена сузылган әлеге тамаша ат чабышы белән башланып китә.
Мәлик җайдакларны үзе сайлый, чабыш алдыннан очрашып, фатихасын бирә. Бәйгедә егетләр дә, кызлар да бер хокукта катнаша. Шулай да хаким кызларны якынрак күрә иде булса кирәк, әнә, иң беренче Бану каршысына килеп басты да:
– Хәрби һөнәргә һәвәслегең кемнән килә, бикәч? – дип сорады.
– Атаем Бәхтияр бәк кавеменнән, падишаһ.
– Рәхмәт, сөендердең, – диде Силки. – Бәхтияр ыруы – дәүләтебезнең терәге. Шәт, бүген үзең дә сынатмассың.
– Вәгъдә, падишаһ, беренчелек миндә булыр, – диде Бану үз сүзле иркә кызларга гына хас кыюлык вә тәвәккәллек белән. – Нәселебез – җиңүче нәсел!
Силки мәлик башын кыңгыр салып, бүселүле калын ирен очлары белән генә көлемсерәгән хәлдә:
– Ошатам синең кебек ярпачларны, – диде, – яшь чакта үзем дә кизәнгәч, сукмый калмый идем...
– Рәхмәт, пади...
– Кабаланма, әйткәнне тыңлап бетер, – дип бүлде кызны мәлик, – яманатка калганчы яман ярдан оч, дигән бабаларыбыз, чәчрәп чыгу әле ярый, яманатка кала күрмә...
Алаяк янә арт сынын сикертте, Бану мәтәлүдән ялга ябышып кына котылып калды. Ияр булса, бер хәл иде әле, коешканга булса да тотыныр идең, ышанычлырак булыр иде. Бәйгенең шартына ияр керми шул, чабышкыларның барысы да бапсыз, дирбиясез, йөгән дә тезген генә.
– Алаяк, дим, Алаяк!
Ә Алаяк, гүя котырык җанвар, күзе-башы тонган, мыш-мыш килеп, гырылдый-гырылдый уйнаклап чабуын гына белә.
– Док-док, док-док...
Алда, әнә, текә яр пәйда булды. Бу фаҗига лабаса!
Бануның колак очында аермачык булып мәликнең кисәтү сүзләре яңгырады: яманатка калганчы ярдан оч...
Яманатка калды инде, анысы хак, кәпәрүле чын ярпач, хурлыгы ни тора: тик бу хурлык гомергә бәрабәрме соң?
– Уф-ф-ф...
Бану уеның очына чыгарга өлгермәде, йөзен икенче бер аргамакның кайнар тыны өттереп алды. Һәм шул ук мизгелдә аны ниндидер сихри дулкын көзге яфрактай очыртып кына үз куенына кертте.
Икенче мизгелдә исә Бану үзенең чит толпар өстендә икәнен төшенеп алды. Алай гынамы, ул бөтенләй чит-ят җайдак кулында иде. Бу, билгеле, аңа ошамады, тыпырчынмак итте, кая ул, әлеге көчле кул тарттырылган элмәктәй отыры кысылды гына.
– Җибәр, җибәр, диләр сиңа, – дип ысылдады кыз.
– Синең чабышкыңны аксыргак төнәтмәсе эчереп агулаганнар, – диде җайдак, элмәген тагын да кыса төшеп, – мин аны бәйгегә тезелеп басканда ук сизеп алган идем. Шуңа күрә артыңнан килдем.
– Кем син?
– Исемем Ярмәк, Бәләнҗәр ыруыннан, мөселман өммәтеннән, мәликнең угланы.
– Ә мин – нократ болгары, барсил кабиләсеннән, – диде Бану тынычлана төшеп, – ыру башыбыз мәшһүр барс-киеккә табынабыз.
– Беләм, – диде углан, – мәлик сезне бик ихтирам итә икән, беренче булып сиңа сүз кушты, барыбыз да көнләшеп тыңлап тордык.
– Мин менә хәзер барыгыз алдында да хурлыкка калдым инде, – диде Бану, – мәликнең күзенә күренергә оят.
Бераз тынып калдылар. Чөнки яннарыннан чабышкы атлары үтеп бара иде.
Йа Хода, манзара дисәң дә манзара! Алда да атлар төркеме, артта да, уңда, сулда да... дәрья! Бер мизгелдә тояклар туфракка орынып ала, икенчесендә – өскә ыргыла.
– Дөп-дөп, дөп-дөп...
Дәррәү бер сулыш, дәррәү бер очыш.
Тояк тыпырдауларына җайдакларның түземсез аваз-ымлыклары килеп ялгана:
– Әлләллү-әлләллү...
– Һоппана-һоппана...
Ниһаять, өер артыннан купкан тузан болыты эченнән елмаюлы кояш нурларын сипте. Көн искиткеч матур иде. Күз күреме җитмәс Даланың яшел хәтфәгә төренгән ашлы вә саф-пакь чагы иде. Куе үлән арасыннан аллы-гөлле чәчәкләр дә борыннарын төрткән. Исләре аңкып тора.
Тау читендәге аксыл сыек томан үзенә бер самими аһәң белән әлеге матурлыкка үз бизәген өсти иде.
– Мин сине ошбу ояттан коткару юлын беләм, – дип, иң беренче Ярмәк телгә килде.
– Ничек?
Тик бу сорау җавапсыз калды, чөнки аларны бикәчнең яраннары куып җитте.
– Кәдбану солтания, синең чабышкылар сафында юклыгыңны белеп, Бәхтияр бәк бик борчылды, – диде өлкән яран. – Менә иярле аргамак, атлан, атаеңны тизрәк тынычландырыйк.
– Күреп торасыз, минем ышанычлы булышчым бар, ул ялгыз калдырмас, ә сез яр астыннан Алаякның гәүдәсен эзләп табып, җирләү чарасын күрегез, – дип, бикәч әмиренә боерыгын бирде.
– Җә, углан, тәкъдимең нинди иде? – диде Бану яраннары китеп, үз атын тезгенләгәч. – Тыңлыйм.
Ниһаять, егет белән кызга йөзгә-йөз карап сөйләшү мөмкинлеге туды.
Тууын-туды, тик егетнең теле генә әйләнми, уйлары эздән чыгып, бөтенләй катып калды.
Кыз да кызыксыну хисләре әсирлегендә иде.
Бану коеп куйган чын болгар чибәре икән: гөләндәм буй-сын, анар җимешенә охшаш аксыл йөз, алтынсу-саргылт төстәге калын чәч, ясмык уемлы озынча ияк, төз муен, очар кош канатларыдай як-якка чәчелгән кыйгач кашлар, үзләренә өндәп торучы ымсындыргыч кабарынкы иреннәр...
Бер бите айдай балкыган,
Бер бите көндәй салкыган,
Болгардаен балкыган,
Җофардаен аңкыган
Айтулы ару кыз икән.
Егетләр шулай инде алар, күңелләренә тиң килгән кызларны фәрештә канатларына утыртып, хур кызларны әйләндерәләр. Бануның килешкилбәтеннән дә җитешсезлекләр табып була иде, әлбәттә. Кемгәдер, әйтик, җәенкерәк борыны ошамас иде, бәгъзеләр буе кыскарак, дияр иде... Ярмәкнең исә шушы бер күз сирпеп алуда күңеле утлы тойгы эченә кереп эреде.
Кыз да егетне сынаулы карашы аша үткәрде. Ул барча белекле угланнар кебек үк мул гәүдәле, эре сөякле, барча күзәнәкләренә кадәр көч-куәт тулышкан әзмәвердәй яугир иде. Тик аның игътибарын исә егет, беренче чиратта, үзгә төсе белән җәлеп итте.
Ярмәк кара тамырдан иде. Чәче кара, күзе кара, кашы кара, йөзе кара. Болгар илендә мондыйлар сирәк. Ә үзе, хакыйкатән, батыр яугир иде, күрәсең. Уң як битеннән буйдан-буйга яугирләр горурлыгы – кызгылт җөй сузылган.
– Бәләнҗәрләрнең барысы да шулай күмердән коелганмы? – дип көлемсерәде Бану. – Төсегезне саклыйсыз икән.
– Безнең кабиләбез ишле түгел, әмма тамырлы кабилә. Ата-бабаларыбыз заманында Хәзәр мәмләкәтендә гомер сөргән. Хәзер менә Болгарда. Кайда да кыйблабызга тугры калганбыз.
– Бабаларыгыз ни сәбәпле күченгән соң? – дип кызыксынды Бану. – Беләсем килә, сөйлә әле.
– Бик рәхәтләнеп, бикәч, – диде Ярмәк. – Үз тарихыбызны без яратабыз, хөрмәт итәбез.
735-736 елларда гарәп – хәзәр мөнәсәбәтләре кискенләшкәч, гарәпләрнең Мәрван исемле гаскәр башлыгы хәзәрләрнең башкаласы Бәләнҗәр – Варачанны басып ала. Бөтен Хәзәрияне, аның белән чиктәш яшәгән болгар кабиләләрен үзенә буйсындыра һәм бик күпләрне әсирлеккә ала. Калган кабиләләр качып котылып, куркынычсызрак урынга, Идел – Чулман елгалары кушылган төбәккә килеп урнаша.
Хикмәт шунда, Хәзәр каханы мөселман диненнән баш тарта. Билгеле, бу гарәпләрнең ачуын китерә. Византиягә шул гына кирәк тә. Бу ил бик күптәннән хәзәрләрне христиан диненә тарту, үзенә кушу уе белән яна. Ләкин кахан һәм аның якыннары дәүләтнең бәйсезлеген саклау максатында башка дин эзлиләр. Ахырда яһүд диненә тукталалар. Ләкин, асылда, бу динне аксөяк хәзәрләр генә тоткан. Мәҗүсиләрдән кала төп халык, шул исәптән бәләнҗәрләр дә, мөселман булып калган. Шушы җәһәттән, берничә мәзәк-гыйбарә дә сакланып калган. Имештер, хәзәрләр җомгада – мәчеткә, шимбәдә – синагогка, якшәмбедә чиркәүгә йөриләр икән.
Бәләнҗәрләр Болгарда килмешәк түгел, кабилә Болгар дәүләтен төзүдә турыдан-туры катнаша. Иң мөһиме, иң авыр шартларда да мөселманлыктан ваз кичмиләр. Алай гынамы, Болгарда ислам динен тарату безнең тәҗрибәгә нигезләнә дә инде.
Ярмәк әңгәмәдәшенә кыскача шушы мәгълүматны җиткерде. Кыз аны дикъкать белән тыңлады һәм егеткә үзенең дә гыйлемлелеген белдерәсе итте, яттан гарәпле Габид әл-Бәхтәринең шигыреннән бер өзеген исенә төшерде.
– Сөбханалла, – дип, башын иде Ярмәк, – мөхтәрәм гыйлем иясе икәнсең.
– Инде тәкъдимеңне җиткер, углан!
Ярмәк әлегә көтеп-көтеп тә читкә тибелеп килгән кискен җөмләдән югалыбрак калды, аннан төтеннән куркып утка кергәндәй, үзенә бер илгәзәк үҗәтлек белән сүзләрен очырды:
– Бану солтания, мин Силки мәликтән сине сорарга фатиха бирүен үтенергә ният иттем, – диде, – бу сине хурлыктан йолып калачак.
Ул башын кырын салып, җавап көтте. Ничек кабул итүенә карамастан, эчендә җаны булган мәгъсүмәи сөмбелә зат, аның уенча, бу тәкъдимгә, ким дигәндә, мөнәсәбәтен белдерергә тиеш иде.
Күтәрелеп бакты, ә кызның исендә дә юк, куактан куакка кунып куанышучы саргылт түшле тиктормас сандугачларга мөкиббән булып, тик әсәрле халәткә талган.
– Углан, беләсеңме, сандугач нилектән сары? – дип сорады, ниһаять.
– Юк, белмим...
– Их, син, егет, колагыңа киртлә, гыйшкыннан саргайган ул, гыйшкыннан...
Бану бер ыргымда атына сикереп атланды да тезгенен бушатты. Ул инде бөтенләй башка кеше иде. Күзләре нәкъ орышка әзерләнүче яугирләрнекечә очкынланып яна, иреннәре кысылган, йөзе ашкынулы. Менә-менә кыныннан кылычын суырып алыр да яу эченә ыргылыр кебек. Элдертә генә. Ярмәк тә аңа иярде.
Бәйрәм мәйданына җитәрәк, Бану чаптарын тыймыйча гына башын борып: – Углан, сүзеңдә тор! – дип чыркылдап көлде, – һе-һе-һе... – Их, бикәч, мин дә хәзер саргайган сандугач инде, – дип пышылдады мәгъшук углан.
"КУ" 04, 2023
Фото: Шедеврум ии
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев