Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)

Илгизәр кесәсеннән телефонын чыгарды, ниндидер фотоны табып ачты: – Диләрә дә килә, димәк... – Без барыбыз да аңа гашыйк идек, – дип, авыр сулады Галимҗан.

6. Ә мин аның белән үбештем!
Илгизәр кесәсеннән телефонын чыгарды, ниндидер фотоны табып ачты:
– Диләрә дә килә, димәк...
– Без барыбыз да аңа гашыйк идек, – дип, авыр сулады Галимҗан.
Аннары ул Илгизәр ачкан фотоны күреп алды һәм аның янына килеп,
игътибар белән портретка карады. – Ничәнче курс икән бу, Илгизәр?
– Ни күрдегез анда? – диде Хамис артык исе китмичә.
– Сансыз! Син чукракмы әллә?! Диләрә килә, диделәр бит сиңа! Диләрә!
– Шуның фотосын карыйсызмыни? Кая күрсәтегез, сыразы әйтеп бирәм!
– дип, Хамис та болар янына килде. – Икенче курс бу! Финал уеныннан
соң төшкән идек.
– Универның йолдызы иде бит ул Диләрә, калганнар аның янында соры
масса кебек кенә иде, – диде Илгизәр, хатирәләренә бирелеп.
– Кадыйр да шул соры массага керә идеме синеңчә? – диде Хамис,
авызын кыйшайтып.
Илгизәр белән Галимҗан бу сүзләрне ишетмәмешкә салыштылар.
– Дааа, аппетитный иде инде, заразы! – дип, Хамис корсак астында
чалбарын ышкып-рәтләштергәләп куйды. – Кияүдә микән ул?
– Тфү, сансыз! – дип төкеренде Галимҗан. – Күзләре майланды тегенең
гел!
– Әллә бүгенгә ният-планнар корасыңмы, Хамис? – дип елмайды
Илгизәр. – Селәгәйләреңне сөртеп ал! Син соң кая үреләсең, отец-героин?
– Син дә өйләнгән инде! – диде Хамис, үпкәләбрәк.
– Хәзер дә шундый чибәр микән? – диде Галимҗан хыялыйрак бер
тавыш белән.
– Монысы да нидер өмет итә бугай әле! – дип гыргылдады Хамис. – Ә
мин, дөресен генә әйткәндә, Диләрә килеп кергәч, үз-үземне тыя алмыйча
көлеп җибәрермен дип куркам. Ржака булыр кебек.
– Ник? Нинди ржака тагын? – Галимҗанның озын борынындагы калын
күзлеге тагын сикереп куйды.
– Ник, ник! Чөнки 20 ел узды уже безнең күрешмәгәнгә!
– 20 ел бик күп ул хатын-кыз өчен. Егерме елда ул анасыннан туып
җитлеккән кыз булып өлгерә, – диде уйга батып утырган Илгизәр.
– Әнә, тыңла акыллы кеше нәрсә ди! – Хамис шулай Галимҗанга
эндәште. – Ә җитлеккән кыз 20 ел эчендә әбигә әйләнә.
– Аның иң кызганычы анда түгел, ә кайчандыр яшь-чибәр булган
хатынның үзен һаман да шундый дип уйлап ялгышуында. Яшь булып
калырга, чибәр булып күренергә бөтен җаны-тәне белән тырышкан
картайган хатыннан да кызганыч кеше юктыр ул бу дөньяда, – дип, авыр
сулады Илгизәр.
– Диләрәнең күз тирәләрендә җыерчыклар чыккандыр инде. Маңгаен,
муенын сырлар баскандыр, – дип гыргылдады Хамис.
– Кешнәмә, Сансыз, тайларны куркытырсың! – диде Галимҗан.
Хамис тагын бер рюмка коньяк салып эчеп куйды, дусларына тәкъдим
итү турындагы уй башына ялгышып та кереп карамады.
– Диләрә миңа шундый нык ошый иде, шундый ярата идем мин аны,
– диде Илгизәр, романтикага бирелеп. – Мин курка идем аның күзләренә
карарга. Карасам, минем оятсыз уйларымны белеп алыр кебек иде. Ә аңа
карагач, тере егеттә башка төрле уйлар туа да алмый – бары оятсызлары
гына! Лекция башында үземчә ныклы карарга килә торган идем: бүген
бары тик лекторга гына карап утырам! Кая ул?! Баш үзеннән-үзе аның
ягына борыла. Аңа борылып карыйсың да дөньяларыңны онытып сокланып
карап утырасың. Ә ул бик сизгер! Никадәр генә тырышып, лекция язып
утырмасын, синең карашыңны бик тиз тоеп ала, сиңа үзенең көйдергеч
карашын ташлый. Син шундук лекторга борылып утырасың. Имеш тә, юк,
мин лекция тыңлыйм...
– Диләрәнең исен хәтерлим мин һаман да! – дип күтәреп алды
Галимҗан. – Башка кызлардан төрледән-төрле хушбуй исләре килә иде.
Кайберләреннән – тәмле, хуш исле, кайберләренеке ошамый иде. Ул да
берәр төрле импортный духи сөртенгәндер инде, тик аның үз исе иде –
шундый башка беркемнеке белән дә бутап булмый торган аромат бар иде
аңарда. Сафлык та сизелә иде анда, яңгыр явып киткәннән соң саф һаваны
куа торган җил дә бар иде кебек, җиңеллек тә, беленер-беленмәс кенә тагын
әллә нинди төсмерләр шунда...
– Ә минем аның белән үбешкәнем бар! – дип ярып салды Хамис. Дуслары
шундук «айнып» китте.
– Алдашма! – диде Галимҗан.
– Кайчан ул? – диде Илгизәр.
– Кадыйрның туган көнендәме? – диде Галимҗан үзенең сиземләнүеннән
үзе дә курыккандай.
– Әйе! Ә син каян беләсең, Буржуй?!
– Тәгаен белми идем инде моңа кадәр, гөманлый гына идем.
– Нидән чыгып?
– Син, Сансыз, әйдә, сөйлә башта, аннары әйтермен.
– Әйе, ничек булды ул? – диде Илгизәр, әле һаман да бик ышанып
бетмичә.
– Хәтерлисезме, аракы бетте? – дип сөйли башлады Хамис.
– Әйе, – диде Илгизәр.
– Кадыйр миңа акча тоттырды да: «Оч кибеткә!» – диде. Ну, мин
очтым. Өч ярты тиде ул биргән акчага. Кайтканда да ашыктым инде,
чаптым дурак сыман. И канишны абынып егылдым, заразы! Шешәләр
чәлпәрәмә килде.
– Шуннан нишләдең инде? – диде Галимҗан, Хамисны кызганып, гәрчә
аның белән булган бәла-каза егерме ел элек булса да.
– Нишлим инде? Торып, өсләрне кактым да әкрен генә общагага
кайттым. Иелгән башны кылыч кисмәс әле, минәйтәм.
– Туктале! – диде Илгизәр. – Мин бик яхшы хәтерлим ул көнне! Син
бит аракы күтәреп кайттың, алдашма!
– Алдашмыйм мин! – диде Хамис, ачуы чыгып. – Тыңлап бетерегез!
Ну, вот, короче. Кайттым общагага, безнең этажга мендем, ишек янына
килдем дә, ачарга куркып басып торам. Шунда күрше бүлмәдән калаклар
тотып, Диләрә килеп чыкты. «Нишләп торасың монда, ник кермисең?» –
ди. Үзе елмая, кәефе шәп, шампанский башына киткән моның әйбәтләп
кенә! Шулай-шулай мин әйтәм, Кадыйр акча тоттырып, аракыга җибәргән
иде, абынып егылдым, ашыгып бәреп ваттым шешәләрне, дим. «Шулкадәр
борчылма инде, шуның өчен генә, Хамисик!» – ди бу миңа. Шунда кочаклап
та алды мине! Минем бөтен тән калтырый башлады. «Чү-чү, тынычлан»,
– диде Диләрә. «Ты же мужик! Кил әле, мин сине бер үбәм!» – диде дә
иреннән суырып-суырып үбә башлады. Ну, мин бит в натуре мужик! Үзе
куенга кереп торганда этеп җибәрим ыштули?
– Шуннан? – дип сорады Илгизәр, җавап бирәсе урынга.
– Ну, баш китте инде минем сыразы! – диде Хамис. – Куллар
автоматически билдән аскарак шуыша башладылар.
– Сансыз! – Галимҗанның күзлеге парланган иде.
– Нәрсә Сансыз тагын? Мин бит тере кеше! Әйтәм бит, үзе килеп
асылынды муенга! – диде Хамис, ачуы чыгып. – Алдашасым килми, куллар
тик тормый башлагач, Диләрә үбешүдән туктап, мине үзеннән читкә этеп
куйды. Решительно так, ике уйламаслык итеп. Аннары кесәсеннән чыгарып,
өч яртылык акча тоттырды. «Җаең булгач, бер кайтарырсың. Бу юлы чапма
инде», – дип елмайды да бүлмәгә кереп китте. Мин кибеттән аракы алдым
да тужы бүлмәгә кайттым.
– Әйе, кайттың да туган көн беткәнче майлы күзләреңне Диләрәдән
алмыйча, аңа текәлеп карап утырдың. Диләрә моны тоемласа да, синең якка
бер мәртәбә дә борылып карамады. Кадыйр сизенмәсен дип тырышкандыр
инде, – диде Галимҗан, кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртеп.
– Штирлиц, карале бу Буржуйга! – Хамис, Илгизәргә эндәшеп,
Галимҗанга бармагы белән төртеп күрсәтте. – Без сине Штирлиц дип
йөрибез, менә кем икән бит ул Штирлиц! Кем кемгә караган, кем карамаган
– всё фиксировал, гад!
– Үзең син гад! – дип торып басты Галимҗан. – Минем күңелгә шик
керде ул көнне нигәдер.
– Ничек инде нигәдер? – дип сорады Хамис.
– Чөнки мин бик яхшы хәтерлим, Диләрә чыгып китәр алдыннан
бик озаклап, иреннәрен буяп утырды. Кире кергәндә, помадасы юк иде
диярлек...
– Ну, правильно! Мин ашап бетергәч, – дип гыргылдады Хамис.
– Кергәч, кечкенә көзгесен чыгарып, тагын озаклап ирен буяды. Помада
кая киткән соң шул арада, дигән сорау туа. Берәрсе белән үбешеп керде
микәнни, дип уйлый башладым мин. Юк, минәйтәм, булмас! Ә булса?! Кем
белән? Диләрә чыгып торган арада безнең компаниядән бүлмәдә син генә
юк идең, Сансыз. Өстәвенә, кайткач Диләрәдән күзеңне алмадың. Хәер, мин
боларны шул кичтә уйлап утырдым да оныттым, – дип аңлатты Галимҗан.
– Ә мин онытмадым, – Илгизәр бу сүзләрне ничектер күңеленнән генә
әйтмәкче иде, тик ул аларны дуслары ишетелерлек итеп әйтеп куйды.
– Кемне онытмадың? – дип сорады Галимҗан.
– Кемне дисеңме? – Илгизәр бераз югалып калды, сорауны аңлап
бетермәгәнгә сабышты. – Кемне булсын инде... Ни... Беренче мәхәббәтемне.
Малай чакта фантазияләреңдә күз алдына китерергә тырышасың бит инде
кызлар белән үбешүнең ничек рәхәт икәнен. Ә чынлыкта беренче мәртәбә
үбешкәч, син уйлаганга караганда, күпкә ләззәтлерәк икәнен аңлыйсың.
Андый рәхәтлекне минем бүтән беркайчан да тойганым юк! Аяклар
ничектер хәлсезләнә, баш әйләнә башлый, ә үзең каядыр очып китәсең...
Мин аның белән гомерем буе очарга риза идем...
– Ник очмадың соң? – диде Хамис, чираттагы рюмка коньякны йотып.
– Булмады шул, барып чыкмады, – дип авыр сулады Илгизәр.
– Тормыш – анаңны ормыш! – дип, тантаналы төстә игълан итте никтер
Хамис. – Хәзер алай үбешә белмиләр кызлар!
– Ә син каян беләсең кызларның ничек үбешкәнен? – Галимҗан бу
юлы күзлеген сөртеп утыра иде, шунлыктан ул Хамиска ничектер сәеррәк
караган сыман тоелды.
– Менә бу соңгы танышканын алыйк, например, – дип, кулларын җәеп,
тәмләп сөйли башлады Хамис. – Карап торышка нормальный кебек инде
үзе, бик нежный күренә. Үбешә башлаган идек, как включила свой моющий
пылесос!
– Пылесос? Өй җыештыра идемени? – дип, авызын ачты Галимҗан.
– Нинди өй җыештырсын?! Образно әйтәм мин, Буржуй, образно! –
дип, Хамис кулларын җилпеде. – Үзенең метр ярымлы телен менә болай
иттереп бөтерә-бөтерә, бораулый-бораулый минем авызыма китереп тыкты.
Бер чыгара, бер кертә, швейный машинка урынына эшли тегенең теле мин
сиңа әйтим! Маташа торгач, телнең керешен ертты, авыздан каннар чыкты!
– Шул кирәк сиңа! Йөрмәссең теләсә кем белән үбешеп! Сансыз! – дип,
Галимҗан икенче якка борылып утырды.
Ишеккә кактылар.
7. Пенсиядәге фахишә
– Диләрә килде бугай! – диде Галимҗан калтыравык тавыш белән.
Илгизәр белән Хамис икәүләшеп, көзге янына килеп бастылар,
чалбарларын тарткалап куйдылар, якаларын тигезләделәр, чәчләрен
төзәткәләделәр.
– Йә, ничек? Шәп күренәмме? – дип сорады Илгизәр, Хамисның
көзгедәге чагылышына күз кысып.
– Сельпо! – дип гыргылдады Хамис!
– Син үзең калхузник! – Илгизәр әтәчләнеп, ияген өскә күтәрде.
– Бала-чага булмагыз инде, егетләр! – диде Галимҗан, чыраен сытып.
– Официант! Официант, дим! Тагын бер кунак килде, ахрысы.
Официант үз бүлмәсеннән чыгып, арысланлы ишеккә таба юнәлде:
– Сүздән тора дәвам, сүздән тора! Кеше заты синең сүзең белән китеп
бәхет тапкан эздән тора – дәвам бездән тора, – дип декламацияләде үзе.
Өч дус аның артыннан ияреп, шулай ук ишеккә таба юнәлгәннәр иде:
– Сезгә өстәл янына барып утырсагыз, яхшырак булыр, – диде официант.
– Курыкмагыз, без качарга җыенмыйбыз, – Галимҗан шулай дисә дә,
үзенең сүзләрендә шөлләү ноталары сизелде.
– Мин курыкмыйм, куркасын куркып бетергән инде мин, – диде
официант тыныч кына. – Ышаныгыз, зинһар, мин әйткәнгә, тыңлагыз
сүземне. Мин сезгә караганда яхшырак беләм кайбер нәрсәләрне. Әйтәм
бит, өстәл янына барып утырсагыз, үзегезгә яхшырак булачак. Чынлап!
Илгизәр, Галимҗан, Хамис урындыкларга барып утырдылар. Шуннан
соң гына официант кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишек йозагын ача башлады.
Галимҗан янәдән көзгегә карап куйды. Анда бик купшы итеп бизәлгән,
ялык-йолык килгән сәхнә уртасында Диләрә басып тора иде. Өстендә киеме
юк, коенмалык кына. Сул ягында нәкъ шундый ук шәрә диярлек һинд кызы,
уң ягында кытай кызы елмаеп торалар иде. Сәхнә артыннан авызын ерып,
үзе утырган инвалид коляскасының тәгәрмәчләрен әйләндерә-әйләндерә
Рузвельт килеп чыкты, Диләрәнең җилкәсенә «Miss Universe» дип язылган
тасма элде, башына таҗ кигертте. Шунда сәхнә артыннан кечкенә генә
малай килеп чыкты да Диләрәгә таба йөгерә башлады. Дөнья чибәре,
малайны күргәч, елмаеп аңа каршы барды, очрашкач кочып күтәреп алды,
битен үпте. Аннары Диләрә әллә каян гына себерке тартып чыгарды да
шуңа менеп атланып очты да китте. Малай елап калды...
Официант ишекне ачып җибәрде. Киләсе мизгелдә ачылган күренеш өч
дусның хәтта иң куркыныч төшләренә дә керә алмас иде мөгаен. Бусагада
Диләрә тора иде. Дөресрәге утыра иде. Инвалид коляскасында. Кайчандыр
университетның беренче йолдызы булган кыз хәзер бик таушалган,
картайган, әби төсләре керә башлаган хатынга әверелгән иде. Коляска
тәгәрмәчләрен куллары белән көч-хәлгә әйләндереп Диләрә өстәл янына
килеп туктады. Ул арада официант ишекне бикләп, ачкычын кесәсенә
салып куйды.
Уңайсыз тынлык урнашты – кем дә ни дә булса да әйтергә белмәде.
Диләрә үзе беренче булып телгә килде:
– Шулай тораташтай катып торабызмы хәзер?
Өч ир-ат шаккаткан күзләрен Диләрәдән аерып, бер-берсенә карашып
алдылар, тик әле һаман берсе дә үзеннән бер сүз дә кысып чыгара алмады.
– Бәлки салып бирерсез? – дип сорап куйды Диләрә.
Хамис урыныннан сикереп торды:
– Нәрсә салыйм, Диләрә?
– Шәраб.
– Кызылнымы, акнымы?
– Кызыл.
– Син эчәсең әллә, Диләрә? – дип сорады Галимҗан һәм тамагын кырып
куйды.
– Ә син әллә беренче тапкыр күрәсеңме минем эчкәнне?
Илгизәр белән Хамис, Галимҗанга күзләренең агы белән генә карап,
аның бик акыллы булмаган, урынсыз сүз әйтүен аңлатырга тырыштылар.
– Ә нигә сез миңа шулай итеп карыйсыз? – диде Галимҗан аларга. –
Рульдә түгелмени син, дигән мәгънәдә әйткән идем мин.
Илгизәр, кулларын җәеп, Галимҗанга күзләрен акайтып карады.
– Ник? Нәрсә булган соң шулкадәр? – дип акланды Галимҗан. –
Инвалидлар йөри торган машиналар да була бит! Аларда газ-тормозларны
кулга көйләп куялар, махсус билгесе дә бар әле шундый – сары квадрат
эчендә коляскада кеше утыра. Синең кулларың эшли бугай бит, Диләрә?
– Юк, мин рульдә түгел, – диде Диләрә.
– Гафу ит, Диләрә, мин артык дулкынланудан буталдым азрак, – диде
Галимҗан. – Минем ни дип әйтәсем килгән иде...
– Син үз сүзеңне әйттең инде, Буржуй! – дип бүлдерде Хамис.
– Сансыз!
– Хәзер минем чират. Ә минем безнең очрашу хөрмәтенә, бигрәк тә
Диләрә хөрмәтенә, аның исәнлеге...
– Хамис, әйдә яхшырагы мин әйтим әле тостны, яме, – дип, сүзгә
кушылды Илгизәр. – Диләрә! Син әле һаман да шундый ук... Диләрә, син
тамчы да үзгәрмәгәнсең... Диләрә, дөрес аңла мине, зинһар!
– Егетләр, әйдәгез эчеп куйыйк инде, – диде Диләрә.
– Булды, җитте, Илгизәр! Ату тагын берәр нәрсә әйтерсең, җә! Очрашу
хөрмәтенә, дуслар! – диде дә Хамис, һәркем белән рюмкасын чәкештереп
чыкканнан соң, коньягын йотып куйды. Аның артыннан – башкалар да.
– Егетләр, гафу итегез, – диде Диләрә. – Монда дамский туалет бармы?
Миңа үземне бераз тәртипкә китерергә кирәк. Сезнең янга кунакка
керәсемне белмәдем ич мин.
– Әйдәгез, мин сезне ишеккә кадәр илтеп куям, – дип, сүзгә кушылды
официант. Ул һаман да тыйнак кына арысланлы ишек янында басып тора
иде. Официант Диләрәнең коляскасын арттан этеп, ишекләрнең берсенә
таба юнәлде. – Хистән тора дәвам, хистән тора...
Коляска ишеккә көчкә сыйды. Диләрәне озаткач, официант үз бүлмәсенә
кереп китте. Алар күздән югалгач, Илгизәр телгә килде:
– Егетләр, сез нәрсә инде?! Авызыгызны чамалабрак ачыгыз инде,
арышыгызны урыйм! Әйтмәсәм дә булмады!
– Үзеңне бел! Үзең ни дидең соң? Диләрә, син әле һаман да шундый
ук, имеш! Син тамчы да үзгәрмәгәнсең! Дебил! – дип психлана башлады
Хамис.
– Син дә шәбрәк әйтмәдең инде, Сансыз! – диде Галимҗан.
– Егетләр, әйдәгез, бүтән андый җүләр сүз сөйләмик инде, – диде Илгизәр
ялварган сыман.
– Нинди була соң ул – җүләр сүз? – дип сорады Хамис.
– Син әйткәннәр барысы да шундый, Сансыз, – дип кыстырды Галимҗан.
– Юк, берәр нәрсә турында сөйләшергә кирәк бит инде Диләрә белән
хәзер. Әйтегез алайса, ни турында ярый сөйләшергә, ни турында ярамый?
– диде Хамис, үпкәләгәндәй.
– Тәк, беренчедән аяклары турында бер сүз дә әйтергә ярамый! Коляска
турында да, – диде Илгизәр, Хамисның борын төбендә имән бармагын
болгап.
– Бию турында да сөйләшергә кирәкми, Сансыз! – диде Галимҗан
нәсихәт биргән тонда. – Билсәпит тә ябык тема, аның яшь чакта нинди
чибәр булганы да ябык!
– Ни турында сөйләшергә ярый соң вапшы? – дип аптырады Хамис.
– Син хатын-кыз белән ятак-матак турында гына сөйләшә беләсең шул!
– диде Галимҗан, ачуы чыгып.
– Шунысы бик җиткән инде, артыгы кирәкми, – дип гыргылдады Хамис.
Диләрә кире чыкты. Бизәнгәндер инде ул үзенчә, тырышкандыр, тик
кыяфәтендә күзгә бәрелеп торган үзгәреш әллә ни сизелми иде.
– Диләрә, без... – дип, Илгизәр сүз башламакчы иде, хатын аны бүлдерде:
– Аңлыйм мин сезне, малайлар. Миңа да уңайсыз булыр иде, мин дә
ни әйтергә дә белмәс идем, әгәр дә, әйтик, мин монда бүген үз аякларым
белән килеп керсәм, ә, мәсәлән, Хамисның кулы булмаса.
Хамис шундук ирексездән үзен-үзе кочып алды, учлары белән
беләкләрен каплады:
– А що сыразы Хамис то?!
– Ну, мин болай гына әйттем, Хамисик! Гафу ит, теләсә кемнеке булса да
инде... Миңа бик уңайсыз булыр иде, әгәр минем бар җирем дә исән булып,
башка берәүнең аягы яки кулы булмаса. Мин кайчагында көзгегә каранам
да: «Ну, нәрсә инде бу?! – дим, – Ярамый бит инде болай!» – дим... Әйдәгез,
тагын бер мәртәбә миңа карагыз әле! Таныш булыгыз: бу мин – Диләрә. Ә
менә бу – мин утырып йөри торган коляска. Бусы тәгәрмәчләре, бусы аяк
куя торган урыны. Ә бусы – мин. Мин хәзер шундый.
– Нишләп без сине онытканбыз икән соң, Диләрә? Нигә без шундый
битараф? – диде Галимҗан, авыр сулап.
– Кая инде ул чакта кеше кайгысы идеме?! Үзебезнең дә хәлебез хәл
иде шул! – дип куйды Хамис.
– Саллы дәлил! – дип төрттерде Илгизәр.
– Бүген ничек яшисең соң, Диләрә? Кем булып эшлисең? Гаиләң,
балаларың бармы? Сөйләле, әйдә! – диде Галимҗан күзләрен мөлдерәтеп.
– Юк сөйләр нәрсә! – диде Диләрә, кистереп һәм тирән итеп сулап
куйды. – Ничектер бер мәгънәсез үтте дә китте гомер.
– Ты шту?! – диде Хамис. – Иртә әле безгә гомер үтеп китте дип
уфтанырга! Ярты гомер алда әле!
– Сез, ирләр, бәлки алай дип әйтергә хаклыдыр, тик мин...
– Хаклы, канишны! – дип гыргылдады Хамис. – Мужик кеше хатын-кыз
белән сөйләшкәндә, һәрвакыт хаклы!
– Бүлдермә инде, Сансыз! Сөйләсен инде! – диде Галимҗан, гаҗизләнеп.
– Ярар, без капчыкта ятмас барыбер, – диде Диләрә, ныклы бер карарга
килгәндәй. – Хәер, мин аннан оялмыйм, мин – карт, пенсиядәге фахишә!
– Ниче-е-ек?! – дип сузды Галимҗан. – Аңлатыбрак сөйләле, Диләрә!
– Сез аңлатыгыз башта! Ничек монда җыеласы иттегез?
– Ну, без важный эш булганга җыелдык, менә син нишләп йөрисең? –
диде дә Хамис, ирененең бер читен кыйшайтып, Диләрәгә хәйләкәр караш
ташлады.
– Мин монда эшлим.
– Кем булып? – Галимҗан тиздән елап җибәрер кебек иде.
– Кем дип инде... Администратор дисәң дә ярый...
– Син кунакханәдә администратор булып эшлисең? Синме соң бу чыннан
да, Диләрә? – дип, Галимҗан чәчләрен артка сыпырып куйды.
– Юк, мин күптәннән башка Диләрә инде.
– Ә бит без барыбыз да сиңа гашыйк идек! – Галимҗан нигәдер түшәмгә
карап утыра иде, чын Диләрәне эзләдеме соң шулай?..
– Тик син Кадыйрны сайладың, – диде Илгизәр үкенечле тонда.
– Хатын-кыз вай-фай кебек бит ул – бөтенесен дә күрә, тик иң көчлесенә
тартыла! – дип шаркылдап көлде Хамис.
– Тфү, Сансыз тәре! – диде Галимҗан.
– Ә, минемчә, Хамис хаклы – хатын-кыз һәрвакыт көчлерәкләр янына
сыеша, – диде Илгизәр. Аңардан мондый сүз чыгар дип, Галимҗан бер дә
көтмәгән иде.
– Бәхәсләшәсем килми, күрәсең, сез хаклыдыр, – диде Диләрә,
килешкәндәй. – Тик көч тә төрле була бит: акыл көче, мәсәлән, яки талант
көче...
– Чын дөресен әйтеп сөйләшкәндә, хатын-кыз нинди генә вазгыятькә
эләксә дә, – диде дә, Илгизәр тынып калды. Бераз уйлап торгач, дәвам
итте: – Прагматизм шулкадәр көчле хатын-кызда, нинди генә хәлгә тарыса
да, ул үзенең югалтулары мөмкин кадәр азрак булсын дип тырыша. Песи
кебек гел дүрт тәпиенә төшә хатын-кыз.
– Ә менә монысы дөрес түгел инде! – дип килешмәде Диләрә. – Хатын-
кыз табигатенә җиргә якынрак булу хас, ул тормышчанрак – анысы хак,
тик тормыш үзе дә бик зәгыйфь нәрсә бит.
– Ә ник соң алайса ир-ат хатын-кызны ташлап киткәндә, үзен гаепле
итеп хис итә, ә хатын-кыз китсә, ир-атны гаепле дип саный? – Илгизәр
җавап көтеп, гәүдәсен Диләрәгә авыштырды.
– Монысы да дөрес түгел! Мин дүрт тәпигә төшмәдем һәм гаепле
дип үземне саныйм, – диде Диләрә. – Дөресен генә әйткәндә, Илгизәр,
монда бәхәсләшер урын да юк. Күптән исбатланган: хатын-кызлар гаепле
булуларын тирәнрәк һәм авыррак кичерә. Минем әле дә һәр көнем Кадыйр
турында уйлап уза.
– Ләкин бит Кадыйрның язмышы шундый булуда синең бер гаебең дә
юк? – дип Галимҗан томаланган борынын тартып куйды.
– Бар.
– Юк! – диде Илгизәр, катгый итеп. – Мин беренче курстан ук егетләргә
дә, Кадыйрның үзенә дә, чынлап та, шаярып та әйтә килдем – характерыңны
үзгәртмәсәң, башың төрмәдән чыкмый синең, дидем!
– Аллаһы Тәгалә биргән характерны үзгәртеп буламы? Тышаулап буламы
аны?! – Соравы түгел иде бу Диләрәнең, инанып әйтүе иде.
– Алда котылгысыз һәлакәт көткәнен белә торып, юлын үзгәртмәгән
кеше кем була? – дип кызып китте Илгизәр. – Әйе, аңа неформаль юлбашчы
булу, үзен башкалардан өстен итеп хис итү, алар белән идарә итү бик
ошый иде. Әнә күрәсезме? Безнең өчен урындыклар, ә үзенә затлы кәнәфи
әзерләгән! Әйе, ул куркусыз, чая, тәвәккәл егет иде. Шул ук вакытта аның
күп кенә гамәлләре акылсыз, дуамал иде шул. Шуңа күрә, Диләрә, син
үзеңне юкка камчылыйсың.
– Әллә нинди абракадабра сөйли башладыгыз әле сез! Берни
аңлашылмый! – дип, һәрвакыттагыча, бик «вакытында» сүзгә кысылды
Хамис. – Теге официантның чире йокты ыштули?
– Диләрә, син пенсиядәге фахишә мин, дисең... Ничек шулай килеп
чыкты соң ул? – диде Галимҗан, үтә дә нык читенсенеп.
– Ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк бит инде, – дип, авыр сулады
тагын Диләрә. – Ир-атларның ач карашларын тою да туйдырып бетерде.
Кыскасы, уңга-сулга типтерә башладым мин.
– Нигә?! – дип ачынды Галимҗан.
– Акылдан язмас өчен онытылырга, баштагы уйлар өермәсен
тынычландырырга бер ысул табарга кирәк иде. Аракы эчә алмыйм,
наркотиклардан курыктым, – диде Диләрә бернинди хиссез.
– Ә мин общий наркоздан куркам! – дип, тагын кысылды Хамис. –
Операция ясаганда, аяк-кулларны бәйләп, уколны көчкә кададылар врачлар.
Йоклап китәрмен дә уянмам кебек!
– Ә минем общий наркоздан күптән чыкканым юк бугай инде. Яшәү дә
мөмкин түгел, үлеп тә булмый, бернине дә кире кайтара алмыйсың, – диде
Диләрә үзенең күзләре ничектер пыялага әйләнгән кебек иде.
– Шуннан, Диләрә? – диде Илгизәр. Аның йөз-кыяфәтенә карасаң,
кайсыдыр бер төше бик нык авыртадыр дип уйларлык иде.
– Бәлаләрне онытырга гына дип башланган бу шөгыль аннары һөнәргә
әйләнде. Коляскага утырып йөрүгә калгач, ир-атлар ничек карасын инде?!
Пенсиягә чыгарга туры килде, – диде Диләрә, елмаерга тырышып.
– Ә нишләп коляскага калдың, Диләрә? Авария-мазар булдымыни? –
диде Галимҗан, хатынны кызганудан кашларын җыерып.
– Әйе, авария, катастрофа! – диде Диләрә. – Эчсә, башы китә торган бер
клиент бар иде. Депутат үзе! Ул кичне эчү өстенә үлән дә тартты ул, гел
ычкынды шуннан соң, күзенә әллә ниләр күренә башлады. Пычак күтәреп,
мине куып йөри башлады. Качалмадым, куып тотты да кул-аякларымны
пычагы белән кадап-кисеп бетерде, типкәләде аңымны югалтканчы. Шул
умыртка сөяге сынгач аңымны югалтканмындыр инде мин.
– Диләрә-ә-ә! – Галимҗан елый иде.
– Акча бирдеме соң хет? – дип сорады Хамис.
– Бирер, тот! Куып тотар да тагын берне бирер! Депутат ул дип торам
бит мин сиңа! – диде Диләрә, ачуы чыгып.
– Күптән булган хәлме инде бу? – дип сорады Илгизәр.
– Шактый вакыт узды инде, – дип, Диләрә күңеленнән елларны саный
башлады. – Сигез ел элек. Бүгенге эшем менә шундый – кунакханәгә
урнашкан ирләргә кызлар тәкъдим итеп йөрим.
Диләрә сумкасыннан чыгарып, Хамиска фотоальбом сузды:
– Важный эш буенча җыелдык, дигән идең, шушыдыр инде сезнең важный
эшегез! Мә, тот, сезгә бирергә куштылар, сайлап алсыннар, диделәр.
– Анаңның бәтинкәсе! – дип куйды Хамис, альбомны ачып карагач. –
Малайлар, карагыз әле юри генә! Син боларның мамочкалары ыштули?!
Галимҗан да альбомга күз төшерде:
– Яп-яланаяк!
– Нәрсә, Буржуй? Әллә беренче тапкыр шәрә кызлар күрәсеңме? – дип
көлде Хамис. – Син ничәне аласың?
– Кит әле моннан! – дип, Галимҗан Хамисны читкә этте.
– И-и-и, карагыз әле моның кыланышына?! Әйтерсең лә, нецелованный
малай! – дип гыргылдады Хамис.
– Мин бит син түгел!
– Ярар, әкият сөйләгән бул инде, әйдә! Штирлиц! Син кайсын аласың?
– дип, Хамис Илгизәргә эндәште.
– Кая, бир әле, карыйм, – дип, тегесе фотоальбомны сорап алды. Тик,
аны ачып та тормыйча, үзенең рюкзагына салып куйды.
– Әй! Нишлисең?! Бир әле монда кире! – дип, Хамис Илгизәр каршына
килеп басты.
– Булды! Монда цирк түгел! – диде Илгизәр, Хамиска усал карап. Аннары
Диләрәгә эндәште. – Без өчебез дә Кадыйрны соңгы мәртәбә егерме ел элек
суд залында күрдек. Аңлавымча, син дә?

(Дәвамы бар)

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Коточкыч хәлләр! Әсәр бик мавыктыргыч язылган, рәхмәт!