Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)

– Мин яңа килгән әфәндемне сәламләдем. Ялгышмасам, сез Илгизәр буласыз? – Әйе, Илгизәр. Исәнмесез!

БАШЫННАН УКЫГЫЗ

– Мин яңа килгән әфәндемне сәламләдем. Ялгышмасам, сез Илгизәр
буласыз?
– Әйе, Илгизәр. Исәнмесез!
«Аз гына артык», дип уйлап куйды официант, яңа кунакны өстән акса
күзләп чыккач. Уртачадан аз гына артык буй; ирләр өчен таман булганнан
аз гына артык озын чәч; төз, ләкин аз гына артык зур борын; аз гына
артык тырпаеп торган колаклар, аз гына артык озын куллар. «Шул «аз
гына артыклар» булмаса, кызлар көтүләре белән муенына асылыныр иде
моның», – дип нәтиҗә чыгарды официант.
– Сез бер дә читенсенмәгез! – диде ул кунакларга. – Әйдәгез, өстәлгә
якынрак килегез, утырышыгыз. Кемгә нинди эчемлек салырга?
– Мин «Хеннесси» коньягы гына эчәм! – дип, Хамис беренче булып
килеп утырды.
– Миңа, мөмкин булса, сок, – диде Илгизәр тыйнак кына.
– Ә миңа аракы! – дип ярып салды Галимҗан.
Официант кунакларга эчемлекләр салганда ишетелер-ишетелмәс кенә
борын төбенә нидер мыгырданды:
– Көчтән тора дәвам, көчтән тора! Үткән белән бүген җитәкләшеп...
– Карале, бырат! – дип дәште аңа Хамис. – Сиңа врачка күренергә кирәк,
по-моему! Нинди җитәкләшү турында сөйлисең син?
– Гафу итегез, бераз онытылып киткәнмен. Әйткән идем бит инде,
шигырьләр яратам дип...
– Безнең янга чыккач мыгырданып йөрмә бүтән, үз бүлмәңдә чакта сөйлә
шигырьләреңне, аңладыңмы?!
– Ярар, аңладым. Гафу итегез...
– Әйдә, сок белән авыз пычратып утырма инде син, Штирлиц! Яшьлек
дусларың белән егерме елга бер күрешеп, – дип, Хамис кабат Илгизәргә
бәйләнә башлады.
Ул арада официант тәрәзә пәрдәләрен ябып куйды, арысланлы ишекне
бикләп, ачкычны кесәсенә тыкты. Үзара сөйләшү белән мавыгып, дуслар
моңа артык игътибар бирмәде, бары Илгизәр генә официантны күз чите
белән күзәтеп утырды. Хәер, бу эшкә Хамис бик нык комачаулый иде, гел
кымтрыклап кына торды үзен.
– Штирлиц, дим! Кая, бир инде рюмкаңны, «Хеннесси» салып бирәм.
– Нәрсә соң син баядан бирле Штирлиц та Штирлиц, дисең! Каян исеңә
төште ул?
– Әнә Галимҗан искә төшерде – башта минем Сансыз икәнне, аннан
үзенең Буржуй икәнен.
– Танымыйсың бит! Сансыз дими, ни дисең инде сиңа тагын? – дип
акланасы итте Галимҗан.
– Карагыз әле, нигә сез миңа шулай да Сансыз дип кушамат тактыгыз?
– Сансыз булгач?! – Галимҗанның тагын авызы ачылып калды. – Әдәпле
һәм тәрбияле дип булмый бит инде сине?!
– Син, Буржуй, үзеңне бел, яме!
– Ә Галимҗанның ничек Буржуй булып киткәнен хәтерлисеңме? – дип
күз кысты Илгизәр Хамиска.
– Ник, баштан ук Буржуй бугай иде инде ул?!
– Юк ла инде-е-е! – дип сузды Илгизәр кәефе китеп, шуны да
хәтерләмисеңме инде, дигәндәй. – Исеңә төшер әле, беренче курста
укыганда, кыш башлангач, ул киң җилкәле, озын итәкле, зур якалы пәлтә
киеп килгән иде. Суйган да каплаган буржуй инде менә!
– Тучны, тучны! Искә төште хәзер! Ха-ха-ха, Буржуй! – Хамис тагын
ямьсез итеп көлә башлады, үзе имән бармагы белән Галимҗанның күзенә
үк диярлек төртте.
– Менә моны Сансыз дими, кем дисең инде тагын? – диде Галимҗан,
кулларын җәеп.
– Штирлиц! Ә син соң нигә Штирлиц безнең? – дип сорады Хамис
Илгизәрдән. Аннары сүзләренә серлелек өстәп, пышылдабрак дәвам
итте. – Ну, мин аңлыйм, хәзер сиңа бу кушамат килешеп тора, ә студент
чакта?
Илгизәр башта Хамиска усал караш ташлады, тик бик тиз арада аның
йөзендә тагын ясалма елмаю пәйда булды.
– Чапай, Штирлиц турында анекдотлар сөйләргә ярата идем бит мин,
шуннан тагылып калды инде.
– Әйдәгез әле, ирләрчә чәкештереп тотып куйыйк әле берне очрашу
хөрмәтенә! – Хамис рюмкасын күтәреп торып басты.
– Өстәлнең хуҗасы килмәде ич әле, көтик инде бераз, – диде Илгизәр,
як-ягына каранып. Әйтерсең лә, хуҗа кайсыдыр бер почмактан килеп
чыгарга тиешле кебек иде.
– Соң бөтен кеше җыелып беткәнче качып эчкәне иң тәмлесе бит инде
аның! – дип гыргылдады Хамис.
– Сансыз! – диде дә Галимҗан, бераз икеләнеп торганнан соң, рюмкасын
кире өстәлгә куйды. Аннан күреп, Хамис та шулай итте.
Илгизәр ашыкмый гына, әз-әзләп, сөзеп кенә сок эчә иде, ниндидер бик
җитди әйберләр турында уйлануы әллә каян күренеп тора. Бераздан, шул
уйлардан качарга теләгәндәй, Илгизәр кисәк кенә телгә килде:
– Ничек яшисез соң, егетләр? Сөйләп бирегез әле тәфсилләп. Йөз ел
күрешкән юк бит инде, мин бит сезнең турыда берни дә белмим...
– Акылың алтын икән! Сөйлә дә бир аңа, имеш! – дип ризасызлык
белдерде Хамис. – Ә нишләп без сиңа сөйләргә тиеш әле?! Син сөйлә
башта, нинди җилләр Алманиягә илтеп атканын!
– Нинди җилләр дип... Башта немецлар белән уртак предприятиедә
эшләдем ике ел, аннан Алманиягә эшкә чакырдылар да, киттем инде.
– Ник? – Галимҗан бу соравын никтер ачу белән әйтте. Нәфрәт белән
хәтта.
– Ничек инде, ник?! – Илгизәр сорауны аңламады.
– Туктале син, Галимҗан! – дип кысылды Хамис. – Үзеңнең артык
акыллы сорауларыңны соңрак бирерсең.
– Кырык яшькә җитәм инде, тәки аңламадым, ничек була икән ул
«артык» акыл?!
– Туктап тор әле, дим! – диде аңа Хамис, кулын селтәп. – Илгизәр, син
менә миңа әйт әле, ни өчен безнең башка беребезне дә чакырмады нимесләр,
ә синсез эшләре бармый, имеш?
– Сез нимес дигән саен ачуымнан бала йоннарым кабарып чыга! – дип,
Галимҗан урыныннан торып китте. Өч-дүрт адым атлагач, кире яңадан үз
урынына килеп утырды.
– Нәрсә соң сез килеп кермәс борын икәүләп миңа ябырылдыгыз?! Ни
начарлык кылдым мин сезгә? – дип, борын тишекләрен кабартты Илгизәр.
4. Кем боера безгә, кем?!
Бераздан ул тынычлана төште:
– Әйдәгез әле матур итеп, дусларча сөйләшик әле, егетләр! Чыннан
да, сөйләгез әле үзегез турында, ә? Галимҗан! Син кайда эшлисең, кайда
яшисең, гаиләң, балаларың бармы?
– Гаиләм дә бар, балалар да үстерәбез, Аллага шөкер.
– Малайлармы, кызлармы?
– Берсе малай, кечесе – кыз.
– Кайда эшлисең?
– Кайда дип, мәктәптә инде без.
– Нинди фән укытасың?
– Тарих.
– Эшеңнән, тормышыңнан канәгатьме соң?
– Зарланмыйм болай үзе...
– Ә син, Хамис? – Илгизәр Хамиска таба борылды.
Сансыз тагын имән бармагы белән Галимҗанга төртеп күрсәтте:
– Абзаң моның ише бюджетник кына түгел инде, генеральный директор!
Менә өстәлдәге җимешләрне күрәсеңме? Мин кайтарттым боларны!
– Ничек? Син әзерләдең мәллә шулай да бу өстәлне? – Галимҗанның
зәңгәр күзләре атылып чыга язды.
– Юк ла инде, тыңлап бетер! Минем компания...
– Ширкәт! – диде Галимҗан имән бармагын Хамиска төртеп.
– Нинди Ширкәт тагын?! Кем ул Ширкәт?! Кайсы Ширкәт?! – дип,
сораулар яудыра башлады Хамис.
– Компания татарча ширкәт була, Сансыз! – дип искәртте Галимҗан,
һаман да бармагын төртеп.
– Минем компания Төркиядән, Африкадан, Европадан, Көньяк
Америкадан, Көньяк-Көнчыгыш Азиядән – кыскасы, бөтен дөньядан
җиләк-җимеш сатып алып, шушы регионда сату белән шөгыльләнә.
Глобализация, малай! Менә бу өстәлдәге виноград, әфлисун-мандариннар
да, хәтта алмалар да миннән сатып алынган! Ха-ха-ха! – Хамис тагын
гыргылдый башлады.
– Синең дә гаиләң бардыр инде? – дип тыныч кына сорап куйды Илгизәр.
– Әбәзәтелни! Барысы да кешенекечә! Син үзең өйләндеңме соң?
Таптыңмы анда үзеңә берәр Эльза?
– Таптым... Тик ул Эльза исемле түгел.
– Кем исемле соң? – дип мыскыллы елмайды Хамис.
– Хелена.
– Немкамы ул?
– Юк, фин кызы.
– Балаларыгыз да бармы? – дип кушылды сораштыруга Галимҗан.
– Малай.
– Ничә яшь инде аңа?
– Унике.
– Фриц исемлеме инде ул... – Галимҗан бу юлы сорамады, ничектер
шулай икәненә инанып әйтте.
– Юк.
– Кем исемле соң?
– Ральф.
– Ральф?! – Галимҗан гаҗәпләнүеннән тагын сикереп торды.
– Мин Ралиф дим, анасы Ральф дип эндәшә, – дип, тыныч кына аңлата
бирде Илгизәр.
– Татарча берәр сүз беләме соң улың? – Галимҗанның тавышында бу
сорауга җавап аның өчен үтә дә мөһим икәне ярылып ята иде.
– Белә инде бераз...
– Белми, димәк! – дип, Галимҗан бер учы белән икенчесенә китереп
сукты. – Ә синекеләр беләме, Хамис?
– Нишләп белмәсен ди?! – Хамисның мин-минлеге уянды. – Мәктәптә
татар теле укыйлар бит алар. Минем өч баламның өчесе дә круглый
отличник! «Бишле»лек беләләр!
– Карале, балалар димәктән, өйгә шалтыратыйм әле мин, нишләп яталар
икән, – дип, Галимҗан кесә телефонын тартып чыгарды. – Кая йөри икән
соң инде бу өстәлнең хуҗасы?! Бер дә ошамый әле миңа бу кәмит...
Галимҗан төймәләргә күпме генә баскаласа да, телефон эшләми иде.
– Сансыз, телефоныңны биреп тор әле, минеке эшләми нигәдер.
– Мә, бюджетник буржуй! Җүнле телефон алырга хәлеңнән килми
ыштули, хәерче?!
Галимҗан Хамисның телефонын да эшләтә алмады.
– Синеке дә эшләми бит!
– Юкны сөйләмә! Кая бир әле монда! Минем телефон һәрвакыт эшли,
чөнки ул ике симкалы! – диде Хамис төймәләргә үзе баскалап. – Ышту за
чорт?! Кара, берсе дә эшләми! Штирлиц, синеке эшлиме?
– Юк, – диде Илгизәр тыныч кына, искитәрлек берни булмаган кебек.
– Официант! Әй, кая китеп югалдың син анда? Официант! – дип акырды
Хамис.
Ак костюмлы ир тагын борын астына нидер мыгырданып керде.
– Көчтән тора дәвам, көчтән тора! Үткән белән бүген җитәкләшеп бара
торган үзгәрештән тора – дәвам эштән тора.
– Тагын абракадабраңны мыгырданасың! – дип ачуланды Хамис. –
Безнең янда сөйләмә шигырьләреңне, дидем бит инде мин сиңа!
– Гафу итегез, онытылып киткәнмен. Ул минем ничектер үзеннән-үзе
әйтелә.
– Нишләп монда беребезнең дә телефоны эшләми? Мин бик важный
кеше! – диде Хамис официантка терәлеп үк басып, күзгә-күз карап.
Аларның борын очлары бер-берсенә менә тиям, менә тиям дип тора иде. –
Миңа сәгать саен биш-алты кеше ысручный эш буенча шалтыратып тора!
– Тагын бер кат гафу итүегезне үтенәм, гаеп миндә. Мин сезгә, килгәч
үк, бу турыда әйтергә тиеш идем, онытканмын. Кунакханәнең бу номерында
шәһәр телефоны юк, ә кесә телефоннары эшләми, чөнки биредә махсус
аппарат куелган, ул иярчен элемтәсен томалый.
– Нигә? – дип, Галимҗанның авызы ачылды.
– Бу номерны сатып алган әфәндем шулай теләгән. Аннан соң аның
тагын бер боерыгы бар...
– Боерыгы?! – Хамис кулларын йодрыклады.
– Ул килеп җитмичә, сезнең берегез дә биредән китәргә тиеш түгел, –
диде официант, хөкем чыгаргандай итеп.
– Ничек инде?! – Галимҗанның бу юлы хәтта күзлеге дә сикереп куйды бугай.
– Башкасын белмим, – диде официант тимер тавыш белән. – Миңа шулай
дип әйтергә кушылган иде, мин әйттем, эшем бетте.
– Без нәрсә, монда төрмәдәге кебек бикләп куелган ыштули?! Это же
низакунны! – дип, Хамис ишекне тартып карады, тик ул ачылмады. – Кем
боера безгә, кем?
– Мин башка берни дә белмим, – дип кабатлады официант, үз бүлмәсенә
таба атлап.
– Туктале! – Хамис официантның якасына ябышты. – Бир ачкычны
яхшы чакта!
Актан киенгән ир сизелер-сизелмәс кенә кискен бер хәрәкәт ясап, Хамисның
эченә китереп сукты, тегесе шундук бөгелеп төште, авыртудан ыңгырашып,
идәнгә чүгәләде. Илгизәр белән Галимҗан урыннарыннан сикереп торганнар
иде, официант аларны кулы белән ишарәләп туктатты. Тик кенә утырыгыз,
янәсе. Тегеләргә исә шул да җитте, алар баскан килеш катып калдылар.
– Гафу итегез, кисәтергә онытканмын: миңа кул белән кагылырга
ярамый. Андый-мондый нәрсә турында уйлап та карамагыз, өч кешене
генә бөгеп салу миңа берни тормый, – диде дә официант, Хамиска карап
өстәп куйды: – Бераз түзегез, эчегез авыртуы тиздән бетәр.
Шулай дигәч, ул кабаланмый гына юлын дәвам итте:
– Сүздән тора дәвам, сүздән тора! Кеше заты синең сүзең белән...
– Бер дә ошамый әле миңа бу кәмит, – дип, авыр сулады Галимҗан.
– Башыгызны дуракка салып утырмагыз! – Илгизәр дә чыгырыннан
чыкты. – Барыбыз да белә безне монда кем җыйганын – Кадыйр!
– Кадыйр исемле кеше юк исемлектә. – Официант үз бүлмәсенең ишеген
ачкан иде инде.
– Юк, әлбәттә, ул аны үзе төзегән бит, – диде Илгизәр.
– Ә менә Диләрә исемле ханым бар, – диде дә официант Илгизәргә
борылып карады.
– Диләрә?! – диделәр Илгизәр, Галимҗан, Хамис өчесе дә берьюлы.
– Тиздән килеп җитәр дип уйлыйм. Хатын-кызлар шундый инде алар,
көттерергә яраталар, – дип елмайды официант. – Сүздән тора дәвам, сүздән
тора, – дигән булып, ул аннары ишек артына кереп югалды.
5. Кызыктан кызганычка – бер адым
Барысы да янәдән теге сүзләрне искә төшерде:
– Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!
Каннан кызарган карда еш-еш сулап ыңгырашып яткан егетнең соңгы
сулышы күзалларына килде...
Бу трагедия челпәрәмә китергән дуслык ике ел алдарак кызык эзләп
йөрүдән, төгәлрәге, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»ннан башланды.
Әйтәләр бит, уеннан уймак чыга дип. Французларда исә бу мәкаль бераз
бүтәнчәрәк яңгырый: кызыктан кызганычка – бер адым.
Укырга яңа кергән студентлар белән тулыландырылган университет
командасы Татар лигасында чыгыш ясарга тиеш иде. Тәүге уенда зал ярым
буш калса, күңелсез булыр дип, һәр факультетка беренче курс студентларын
– авылдан килгән, татарча яхшы белә торганнарын – җыеп алып килүне
йөкләделәр. Шул мәҗбүриләп китерелгән тамашачылар арасында татфактан
Галимҗан белән Илгизәр һәм химфактан Хамис белән Кадыйр да бар иде.
Дүртесе дә – хәер, алар гына түгел, залдагы егетләрнең барысы да
диярлек – шул кичтә сәхнә тоткан Диләрәгә гашыйк булдылар. Уен
ахырында алып баручы аңардан кыска гына интервью да алды. Журфакның
беренче курсында укый икән, киләчәктә телевидение йолдызы булырга
хыяллана. Булдырачак та ул аны, бөтен җире килгән, бер кашык су белән
йотарлык инде менә!
Бер чыгышы аеруча ошады тамашачыларга. Диләрә шул бер номерда
гына катнашкан булса да, барыбер бөтен залның мәхәббәтен яулап алган
булыр иде, мөгаен. Имеш тә кино төшерәләр икән. Голливудта! «Асыл
инстинкт» фильмының римейкын ясарга американнар татар режиссёрын
яллаган, янәсе, ә ул төп рольгә Шерон Стоунны түгел, Әлфия Авзалованы
чакырган. Мәшһүр җырчы ролен сәхнәдә Диләрә уйнады.
– Әлфия апа, менә моннан кереп, урындыкка утырасың, – дип аңлата
режиссёр. – Синнән сорарлар: «Сез ни өчен адвокаттан баш тарттыгыз,
мисс Трамелл?» – диярләр. «Мин адвокат артына яшеренергә теләмим,
минем яшерер нәрсәм юк», – дип әйтерсең. Сүзләрен бутый күрмә берүк!
Менә монда язылган алар, төшерә башлаганчы ятла, пажалысты, кабатла
берничә тапкыр! Сүгенеп җибәрә күрмә тагын ялгыш! – дип, режиссёр
Диләрәгә бер бит кәгазь тоттыра.
Аннары режиссёр камера каршындагы урындыкка үзе утыра да сул тезе
өстенә уң аягын сала.
– Фильмның иң мөһим, иң кирәкле өзеге бу, Әлфия апа! – ди режиссёр. –
Менә шушылай, минем кебек иттереп, утырасың башта. Аннары: «Минем
яшерер нәрсәм юк», – дигәч, аякларыңны менә шушылай минем кебек
мөмки-и-ин кадәр югарырак күтәреп, ботларыңны мөмки-и-н кадәр ныграк
аерып аякларыңны алыштырасың. Аңладыңмы? Сул аягыңны уң тезеңә
куясың. Аңладыңмы? – дип, режиссёр нәрсәне ничек эшләргә икәнен
өйрәтә. – Тиздән төшерә башлыйбыз, сүзләреңне ятлый тор, Әлфия апа!
Әлфия-Диләрә кәгазьдә язылганнарны ятлый-ятлый тегендә-монда
йөренә башлый, режиссёр исә операторларга, ут куючыларга ниндидер
эшләр куша. Ниһаять: «Башлыйбыз!» – дигән команда яңгырый.
– Туктагыз әле, зинһар, туктап торыгыз! – ди Әлфия-Диләрә.
– Ни булды, Әлфия апа? – дип сорый режиссёр.
– Бу хәтле сүзне каян ятлап бетерим мин сезгә бер минутта?! – дип
капризлана Әлфия-Диләрә.
– Ике җөмлә, биш сүз инде анда! – ди режиссёр.
– Юк, сез нәрсә, көләсезме әллә?! Әйтә алмыйм мин моны, бутап
бетерәм. Иң яхшысы – әйдәгез, бу кәгазьне минем аяк астына ташлыйк,
барыбер беркем күрми аны анда. Онытсам, тиз генә карап алырмын.
– Ну, ярар! Синеңчә булсын. Прожекторлар нишләп һаман кушылмаган?
– дип психлана башлый режиссёр.
Камера артындагы зур-зур прожекторларны кушып җибәрәләр.
– Уф, үләм икән! – дип чәрелдәп җибәрә Әлфия-Диләрә. – Пешәм бит
мин бу ут астында! Маңгаема тир бәреп чыкты шундук! Күземдәге тушем
агып төшсә, чыраем кап-кара була хәзер! Ачыгыз, ачыгыз тәрәзәләрне!
Шунда камера артында йөрүче кешеләрдән икесе ике яктагы тәрәзәләрне
ачалар. Сквозняк чыгып, кәгазьне очыртып алып китә, ә рольнең тексты
шунда язылган бит!
– Игътибар! Өч, ике, бер, ноль! Башлыйбыз! Мотор! – дип, команда
бирә режиссёр.
Әлфия-Диләрә кәгазь ятасы урынга карап-карап тора да:
– Менә хәзер ни дип әйтергә дә белмим инде мин! – ди.
– Стоп! Стоп! Әлфия апа, ни сөйлисең син?! – дип сикереп тора режиссёр.
Бу номер шулкадәр кызык килеп чыкты ки, залдагы халык егыла-егыла,
эчләрен тота-тота рәхәтләнеп көлде генә инде.
Уенга нәтиҗәләр ясагач, – ә Диләрә командасы беренче урынны
яулап алды! – «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» җитәкчесе беренче курс
студентларын ШТК хәрәкәтенә кушылырга чакырды. Егетләрнең дүртесе
дә – Галимҗан да, Илгизәр дә, Хамис та, Кадыйр да – ул өндәмәсә дә,
университет командасына язылырга кирәк, дигән ныклы карарга килгәннәр
иде инде. ШТКны ошатканга, сәхнәдә чыгыш ясыйсы килгәнгә түгел,
Диләрәгә якынрак булыр өчен, аны ешрак күрү мөмкинлеге ачылыр дип,
алар бер-берсе белән килешмичә бер үк карарга килгәннәр иде.
Тик бераздан, төгәлрәге бик тиздән, егетләрнең өчесе шуны аңлап алды:
Кадыйр булган җирдә башкалар көндәшлек күрсәтә алмый икән. Ул бик
чибәр егет булу өстенә, тагын ачык, юмор сөючән, чая, шул ук вакытта
куркусыз, тәвәккәл һәм хәтта дуамал иде. «Миңа калса, сират күпере аша
чыкканда, рәхәт кенә чигәрсең син!» – дигән иде аңа берсендә Илгизәр.
Әлбәттә инде, Диләрәне, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»ның иң сылу
кызын, Кадыйр үзенеке итте. Башкача була алмый иде. Шул ук вакытта
ул егетләрне дә үзеннән ерак җибәрмәде, бергә туплап торды – дус була
белә иде ул. Шулай итеп, дүрт егет һәм бер кыздан торган тату компания
оешты. Карап торышка бик бердәм, бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән
иде алар, беркайчан да аерылмаслар кебек иде.
Ике елдан соң бу бишәү ШТК командасының төп уенчыларына,
алыштыргысыз артистларына әйләнделәр. Шулай бервакыт ДКда чираттагы
репетиция тәмамлангач, кайтырга дип, урамга чыктылар. Бик матур
айлы кышкы төн иде, артык салкын да түгел, саф һава – кыскасы, тулай
торакка җәяү кайтырга уйладылар. Репетициядә туган һәвәсләнү суынып
бетмәгән иде әле, тагын нинди яңа номерлар күрсәтеп булганлыгы турында
бәхәсләшә башладылар болар.
– Егетләр! Эшләтегез инде бераз башыгызны! Эченә аракы салыр өчен
генә түгел бит инде баш! – дип үрти-үрти, Кадыйр дусларында иҗат дәртен
ныграк яндырырга тырышты.
– Эврика! – дип кычкырып җибәрде шунда Хамис.
– Яле, яле, Хамис! Ни уйлап таптың?
– Егет белән кыз дискотекада билгә бил тотышып, акрын гына бииләр.
Егет кызга әйтә: «Әйдә миңа!» Тегесе: «Әйдә!»
– Әбәү, бик тиз булмыймы соң бу? – дип куйды Диләрә.
– Ну, ладно, это же просто номер! – дип акланды Хамис.
– Бу Сансызның башына тагын ни килсен инде?! – дип мыгырданды
Галимҗан.
– Син, Буржуй, тыңлап бетер башта! Короче, «Әйдә!», – ди кыз, әйеме?
Шуннан ут сүнә, типа, монда күпмедер вакыт үтә. Ут янганда, болар янәшә
утырып, кылтыр-кылтыр электричкада баралар. Кызның ваапще кәефе
юк инде! «Матурым, сиңа ни булды?» – дип сорый егет. Кыз әйтә: «Син
нигә башта ук миңа Актанышта торганыңны әйтмәдең?!» – Хамис соңгы
сүзләрен әйтү белән буыла-буыла, гыргылдый-гыргылдый көлә башлады.
Башкаларга да кызык кебек тоелды. Бары тик Галимҗан гына:
– Сансыз! Казаннан Актанышка электричка йөрми, Кукмара түгел бит
ул сиңа, – дип куйды.
– Һай, Аллам! Аптырагансың икән! Ну, ярар, электричкада түгел,
автобуста кайтсыннар алайса, – дип акланды Хамис.
– Кайту димәктән, бәлки авылга кайту турында берәр нәрсә уйлап
табаргадыр? – дип тәкъдим итте Галимҗан.
– Ой, бигрәк банально! Гел совсем тапталып беткән тема ич инде бу-
у-у! – дип сузды Диләрә.
– Алайса телевидение турындадыр, бәлки? – дип Галимҗан «гаебен»
йолып алырга тырышты.
– Өстенә бастың! – дип, күкерт кебек дөрт итеп кабынып китте Кадыйр.
– Телевидение журналисты авылга килә!
– Шуннан? Нәрсәсе кызык инде моның? – диде Диләрә, күзләрен челт-
челт йомып.
– Менә хәзер үстерергә кирәк фикерне, кызыгын табарга кирәк. Егетләр,
йә?! Кемдә нинди фикер бар? – дип Кадыйр тагын дусларына дәште.
– Ну, нинди фикер булсын инде монда? – диде Илгизәр. – Журналист,
оператор, колхоз персидәтеле йөриләр авылны карап.
– Каршыларына кемдер чыга! – диде Хамис, зур ачыш ясагандай.
– Тракторчы! – диде Галимҗан, азартка кереп.
– Габделбәр! – дип исем тапты Хамис.
– Ни өчен нәкъ менә Габделбәр? – дип аптырады Кадыйр.
– Ну, белмим, – диде Хамис, җилкәләрен җыерып. – Безнең авылның
иң знаменитый трактористы Габделбәр исемле. Вечно исерек! – диде дә
тагын гыргылдый башлады.
– Ни ташый соң ул тракторы белән? – дип төпченде Кадыйр.
– Хет ни ташый! Сенаж, тирес, салам – бөтенесен дә! – дип аңлатты
Хамис.
– Ну, ярар. Әйдәгез, күз алдына китерик, – диде Кадыйр. – Журналист,
оператор, колхоз персидәтеле урам буйлап баралар, болар каршына килә
Габделбәр.
– Әйе, исерек Габделбәр! – дип, төгәллек кертте Хамис. – Көчкә атлый,
алпан-тилпән килә. Үзе бугаз ертып җырлый: «Оныта алмыйм, онытмыйм
авылым урамнарын!»
– Ну, ярар, шулай да булсын, ди. Очраштылар болар. Шуннан? – Кадыйр
иҗади процесс белән идарә итүне ныклап үз кулына алды.
– Ну, персидәтел таныштыра торгандыр инде журналистны тракторист
белән, – диде Хамис арт чүмечен кашып. – «Менә таныш булыгыз, бу
безнең калхузның иң алдынга тракторчысы Габделбәр. Ул бу айда фәлән
тонна салам ташыды», – ди.
– Журналист нинди сорау бирә Габделбәргә? – дип Кадыйр Диләрәдән
сорады.
– Сорау тупой булырга тиеш! – диде дә кыз, микрофон тоткан булып
кыланып, Хамис янына килеп басты: – Сез тракторчы Габделбәр буласыз
инде алайса?
– Әйе, – диде Хамис, тракторчы роленә кереп.
– Басудан салам алып кайтасыз, димәк?
– Әйе! Апкайтам да, салам, апкайтам да салам!
Хамис-Габделбәр шулай дип әйтү белән бөтенесе шыр-шыр көләргә
тотынды.
– Тә-ә-әк! Монысы әйбәт! – диде Кадыйр, бераз тынычлана төшкәч. –
Болар тагын кемне очрата ала?
– Фермадан берәр кешене инде. Ну, белмим, каравылчыны яки
ветеринарны.
– Ветеринарга ни ди журналист? – Кадыйр тагын Диләрәгә сораулы
караш ташлады.
Кыз, микрофон тоткан булып кыланып, Илгизәр янына килеп басты:
– Сез калхузда ветеринар булып эшлисез инде алайса?
– Әйе, ветеринар булып эшлим.
– Казанда институт бетереп эшләргә кайткансыздыр инде авылга?
– Әйе, өч айда укып кайттым мин.
– Ничек өч айда? Шулай тиз укып бетереп буламы анда?
– Персидәтел җибәргән иде мине укырга. Өч айдан шалтыратты, тизрәк
кайт, маллар үлеп бетә, диде.
– Ничек соң эшләр, барамы?
– Бара инде, зарланырлык түгел. Түлке персидәтел Казанга куа хәзер.
– Ник?
– Укуыңны бетереп кайт, ату маллар үлеп бетә, ди.
Бу экспромпт та шәп килеп чыкты, барысына да ошады, Кадыйр
Илгизәргә баш бармагын күтәреп күрсәтте.
– Тәк-тәк! Алга таба киттек! – диде ул, тагын Диләрәгә карап. –
Каравылчыга нинди сораулар бирәсең инде?
Кыз һаман да шулай телерепортёр ролендә Галимҗан янына килеп
басты:
– Бабай, сез монда фермада каравылчы булып эшлисез инде алайса?
– Әйе, кызым, каравылчы инде без.
– Авыр түгелме соң?
– Юк, кызым, бер дә авыр түгел. Йокларга иренмәсәң, эшләргә була.
– Ә төннәрен курыкмыйсызмы соң?
– Курыкмыйм, кызым! Кемнән куркыйм? Монда бит төне буе кеше гел
йөреп кенә тора.
– Точно! Бөтен авыл урлаша! Үтердең, Галимҗан! Гел үтердең генә син!
– дип бөгелә-бөгелә көлде Кадыйр. Башкалар да аңардан кимен куймады.
– Кайчаннан бирле шыр-шыр киләбез, хәерлегә булсын, – диде Диләрә,
шаркылдап көлүдән атылып чыккан күз яшьләрен сөрткәләп.
– Отставить предрассудки! – диде Кадыйр. Шаярып әйтсә дә, ике төрле
уйларга урын калдырмый иде бу сүзләр. – Болар барысы да бик шәп, бик
кызык, канишны, тик берәр тормышчанрак, актуальрәк, берәр социаль
теманы күтәрергә иде.
– Миндә бер идея бар – бик актуаль! – диде Илгизәр.
– Нинди? Яле, сөйлә!
– Бу ел бит президент указы белән хәйриячелек елы дип игълан ителгән
иде. Һәрбер чаттан шуны сөйлиләр. Үтүкне кушсаң, хәтта ул да хәйриячелек
дип кычкыра башлар кебек. Актуальме? Актуаль!
– Ну, шуннан?
– Кыскасы, мондый юмор: Минзәлә төрмәсендә утыручы җинаятьчеләрнең
һәрберсенә тагын берешәр ел өстәделәр. Хәйриячелек елы, дуслар,
хәйриячелек елы! – дип, кулларын җәйде Илгизәр.
– Шәп! Гениально! – диештеләр барысы да.
Шулай шаяра-шаяра алар камалышта калуларын абайламадылар да. Җир
астыннан калкып чыктылар, диярсең, бер көтү малай-шалай уратып алды
боларны. Берсе, башлыкларыдыр күрәсең, Кадыйр каршына килеп басты.
Тәмәке сорады башта. Аннары, сез кем, нишләп йөрисез, кебегрәк сораулар
яудыра башлады. Кадыйр тыныч кына җавап кайтара торды, студентлар
без, ДКда репетициядә булган идек, хәзер тулай торакка кайтабыз, диде.
Ярый әле Кадыйр вакытында, андый-мондый хәл чыкса дип, егетләрне
өйрәтеп куйган иде. Алар Диләрәне уртада калдырып, бер-берсенә аркалары
белән дүртесе дүрт якка карап бастылар. Тик шәһәр шпанасы сан ягыннан
күпкә артыграк иде, өстәвенә караңгылык эченнән бер-бер артлы чыгып
кына тордылар. Кимендә егермеләп гопникны исәпләде Кадыйр.
Кайсы тулай торактан, кайсы институтта укыйсыз кебегрәк сораулар
яңгырады аннары. Бу көтелмәгән очрашу тыныч кына, татулык, дуслашу
белән бетәрдәй булса, көн кире ягы белән туар иде. Ә инде теге шпаналар
башлыгы: «А тёлка вроде ничёшная у тебя», – дип, Кадыйрның җилкәсе
аркылы Диләрәгә кулын сузгач, егет бүтән түзеп тора алмады, әрсез чыраена
берне сылады тегенең.
Шуннан китте сугыш, дөмбәсләшү, акырыш-бакырыш! Студент
егетләрнең һәрберсенә каршы биш-алты шпана туры килә иде. Сан
ягыннан күп булсалар да, батырлык ягыннан бирешәләр иде гопниклар,
чын сугышудан бигрәк кычкыру-янаулар күбрәк ишетелә иде алардан.
Студент егетләр дә бирешергә җыенмады: аяктан егылмаска, гопникларның
һөҗүмнәрен кире кайтарырга тырыштылар.
Шушы хаоста берзаман җан өшеткеч акыру ишетелде. Аның артыннан
ук кемдер:
– Братва! Кипиша закололи! – дип кычкырды.
Шунда барысы да сугышудан туктап, тавыш килгән якка борылдылар.
Каннан кызарган карда еш-еш сулап, бер егет ыңгырашып ята иде. Чыгып
кына килә торган сирәк мыегы ап-ак – бәсләнгән. Авызыннан әледән-
әле пар бөркелә. Куллары белән кендек тирәсен кысып каплаган, тик
бармаклары арасыннан барыбер кан саркый.
– Скорый чакырыгыз! – диде шунда кемдер, илереп.
Егет соңгы көчләрен җыеп, башын күтәрә төште, тавыш килгән якка
күз ташлады. Җаны күккә ашырга бер мизгел кала: «Әнигә әйтмәгез, үтерә
ул мине!» – диде һәм нишләптер елмайды. Киләсе мизгелдә аның башы
хәлсезләнеп карга төште, куллары да аска шуышты, бите өстендә пәйда
булган пар болытчыгы – соңгы сулышы – салкын һавада эреп югалды...
Барысы да катып калды, күпмедер вакытка үле тынлык урнашты. Беренче
булып, Кадыйр аңына килде. Хәер, аның алга таба кылган гамәлләре, аңга
килү түгел, һаман да шок хәлендә булуы турында сөйли бугай. Чөнки ул
Кипишьның үле гәүдәсе янына йөгереп килде, калтыраган куллары белән
ашыга-ашыга аның курткасының изүен ачты, йөрәгенә массаж, авызга авыз
куеп, ясалма сулыш ясый башлады.
– Братан! Сула, братан! Үлмә, братан! – дип кычкырды Кадыйр.
Ләкин соң иде инде – Кипишь җан биргән иде. Шуны аңлагач, аңа
берничек тә булыша алмаганына инангач, Кадыйр торып басты һәм аны
шаккатып күзәтеп торган шпаналарга һәм дусларына сөзеп карады. Аннары
ул карда яткан канлы пычакны күреп алды. Шуны кулына алгач:
– Кайсыгызның эше бу?! Ул бит кеше! Ул бит әле бала гына! – дип
акырды.
Шунда сиреналарын акыртып, милиция белән «Скорая помощь» килеп
җитте. Шпаналар кайсы кая качып бетте. Кадыйрны, Хамисны, Илгизәрне,
Галимҗанны, Диләрәне ОВДга алып киттеләр. Икенче көнне Кадыйрдан
кала башкаларны җибәрделәр. Тикшерү эше елдан артык барды. Судта
Кадыйрны Кипишьны үтерүдә гаепле дип таныдылар. Пычакта да бары тик
Кадыйрның гына бармак эзләре табылган, өстәвенә аның кулында мәетнең
кан эзләре калган иде. Аңа 12 ел бирделәр.

(Дәвамы бар)

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев