Логотип Казан Утлары
Роман

Дөнья гаме (роман)

«Әниемне алып китмәгез, әниемне алып китмәгез!..» Ир-атлар әнисенең гәүдәсен яшел чатыр капланган җеназага сала. Ул алар артыннан калмаска тырышып, кар өстеннән яланаяк йөгерә...

Беренче бүлек

1

Дала буйлап атлаучы дәрвиш юлының азагына якынлашты, әмма шәһәргә

кадәр чакрым чамасы калгач, читкә тайпылды да төн кунар өчен борынгы

калкулык итәген каплаган куе куаклыкны сайлады.

Кала чигендә сакта торучыларның үзара сүз алышуы, якында гына төнгелеккә

туктаган көтүчеләрнең тәмләп гәпләшүләре, алар яккан учактан чәчрәгән алсукызыл чаткылар, тигез җир буйлап аккан елга суының ташларга бәрелеп чәчрәве,

биектә-биектә йолдызларның җем-җем килүе, хуш исләргә күмелгән җылы,

уңайлы караңгы урыннарда җанварларның мәхәббәт уеннары... җирнең бар

почмагында һәрвакыттагыча тормыш дәвам итә һәм болар дәрвишнең күңелендә

үткәннән калган кайтавазларны — хатирәләрне кузгатты. Әмма бу үткәннәр

аның шәхси тәкъдиренә кагылмый, алар аның озын-озак сәяхәтләрендә

онытылган, эреп юкка чыккан кебек иде.

Тәүге тапкыр ул монда йөз егерме җиде ел элек булган иде. Ул вакытта

ныгытма диварлар белән уратып алынган агач һәм балчык өйләр Җаек шәһәрчеге

дип атала иде. Калкып торган тузанлы мәйданда дар агачының тырпаеп калган

терәкләренә симез-юан чучкалар ялкау гына ышкынып тора; идарә ишеге төбендә

почык борыны кубалакланган яшь кенә солдат зарыгудан нишләргә белми

таптана. Мәйдан читендәрәк күбенгән гөмбәзле чиркәү тора, аның капкасыннан

таза гәүдәле казаклар ниндидер каралҗым авыр әйбер өстерәп чыгарды. Бу

каралҗым авыр нәрсә танавына кан катыш тузанга баткан боҗра киертелгән

көрән аю түшкәсе булып чыкты. Дәрвиш әлеге вакыйганың каладан чыгу юлында

очраткан сергач татарлары белән бәйле булуына төшенде. Чиркәүдән тыелган

аралыктагы тамашалары көенечле тәмамланган, күрәмсең.

Кала тыныч кына көн күрә кебек, тик анда дары исе аңкый, үтереш,

курку-дәһшәт хөкем сөрә иде. Бер ел узгач, Емельян казакның үч алу оясына

әйләндергәнен оныттырыр өчен, каланың исемен Уральскига алыштырдылар.

...Озын юл үтеп йончыган дәрвиш йокысыз төннән соң тәмам алҗыды.

Черем итәргә дип ятып, иртән йоклап калганын да сизмәде. Ул калага кергәндә,

ыгы-зыгы башланган иде инде. Бераздан, шау-шу тына төшкәч, дәрвишкә

мөәзиннең өзек-төтек сүзләре генә килеп иреште.

Кала читендәге балчык белән сыланган алачыклар кояшның кайнар ташкынына

сабыр гына түзеп утыра. Тал чыбыгыннан үрелгән читәннәр җиргә таба авышкан

һәм, иртәнге буталыш, ыгы-зыгыны күреп калыгыз дигәндәй, тишек-тошыклар

киерелеп ачылган. Хуҗабикәләрнең карлыккан тавыш белән кычкыргалап алуы,

бала-чаганың шатланып чинавы, тавыклар кытаклавы, этләрнең ырылдавы

— болар бар да дөньяны аркылы-торкылы гизгән күп төрле гавам-кавемне

очраткан дәрвишкә бик тә аңлаешлы иде. Корыклары авышкан кыек капка

төбендә әнисенең кәлүшен өстерәгән җиде яшьләр чамасындагы кыз басып

тора. Ул саргылтым көчекне ике кулы белән күкрәгенә кыскан. Йокысыннан

айнып җитмәгәнгәме, караңгы чырайлы, әмма матур кыз баланың дәрвишкә

исе китмәде. Көчек никадәр генә шәп, тере булмасын, кызның кулларында ул

ниндидер фәкыйрьлек тамгасы булып күренә. Бичара кызның төс-кыяфәтендә

аерылышу галәмәтен сизеп алды ул. Шәһәр исә балкый, шау-гөр килә, тузан

болытлары оча һәм бер мәлгә күк йөзе күз алдында төсен җуеп ала.

Бер мизгелгә шәһәрнең чик-сызыклары югалды, дәрвиш һушыннан язгандай

булды, аннары ул киң һәм бушап калган үзәк урамны, ялтырап торган ике

көпчәктә барган хатын-кызны күрде. Тик дәрвишнең исе китмәде, аңа охшаш

машинаны Истанбулда күргәне бар иде. Танылган шымчы Абдул Хәмид,

эңгер-меңгер төшкәч, яр буйлап йөреп кайтырга ярата иде. Шулай бервакыт

артыгын куып, ул Истанбул бугазына чумды. Башта, бөке кебек, судан түгәрәк

фәс калкып чыкты, аның артыннан шымчының күгелҗем баш түбәсе күренде.

Дәрвиш тыныч кына аңа үзенең кәкре башлы таягын сузды һәм булдыксыз

йөртүчене ярга тартып алды. Тегесе исә, бугазыннан аккан тозлы суга тончыга-тончыга, әшәке итеп сүгенде. Дәрвишнең суга манчылган тар җилкәгә таягы

белән бер сыптырып алырга теләге булса да тыелып калды: чөнки бу адәм

ниндидер сәүдәгәр яисә министр ише генә түгел, танылган шымчы иде.

...Кара-кучкыл йөзле хатын кояшка чагылган күзен кыскалап ала; озын

күлмәгенең чәчәкле итәге җил белән күтәрелеп китә, аннары тулы төз аякларына

килеп урала. Аның артыннан, кызганыч тавыш белән чинап, йонлач эт чаба.

Һәм бу яшь, сәламәт, карап торышка бик бәхетле күренгән хатын-кызда да

дәрвиш ниндидер аерылышу сагышы тойды.

— Иншаллаһ, — дип куйды ул, аңсыз рәвештә, — бар да синең иркеңдә,

Аллаһым.

Ул мәйданга карап торган өй-кибетләр рәтеннән атлады. Аларның өске катлары

яшәү өчен бүрәнәдән салынган, аскы каты — таштан, тәрәзәләренә тимердән

рәшәткәләр куелган, таштан эшләнгән болдыр өстенә алтакта эленгән. Кибетләр

рәтеннән соң олы урам Татар бистәсенә илтә. Яшел түбәле йортларның тәрәзәләрендә

матур-матур пәрдәләр күзне иркәли, биек капкалары сырлап эшләнгән агач

баганаларга утыртылган. Нәфис манараларда, акшарланган диварларда кызгылт

төс уйный. Монда өч мәчет булып, барысы да агачтан, алар карар күзгә Болгар һәм

Казан мәчетләренең борынгы күчермәләрен хәтерләтә кебек, аларның тузаннары

хәзер, җитез җилгә ияреп, Азия киңлекләренә оча.

Бистә буйлап эссе һавада намазга чакырып азан тавышы таралды. «Ләилләһи-ил-аллаһ!» — дип, дәрвиш адымын кызулатты. Әгәр шәһәрдә булмаса,

намаз вакыты җитүгә, шул урында гына тезләнер иде. Әмма монда бер урамның

казак балалары икенчесенә каршы сугыш игълан иткән: берсен-берсе узып

ташлар, кулдан эшләнгән уклар оча, утлы шартлаткычлар гөрселди, балаларга

хас чыр-чу күтәрелгән иде.

Якындагы мәчеткә кереп гыйбадәт кылганнан соң, дәрвиш, яшеллеккә

төренгән ишегалдыннан тузанлы тыкрыкка чыкты. Аның яныннан гына

шәкертләр йөгереп узды. Каядыр ашыгалар, күрәмсең. Бәлкем, берәрсе мәрхүм

булгандыр да шунда чабалардыр. Мәет озату да — эш, кәсеп. Монысы, ябык,

иске, таланып беткән киемлесе, мөгаен, бай, хәлле сабакташына самавыр куярга

йөгерәдер. Ә бәлки ниндидер сәүдәгәр белән Мәкәрҗәгә ярминкәгә барырга

килешкәндер, анда ул трактирга идән юучы яисә базар мәйданын себерүче

булып яллана ала һәм бер айдан ничәдер сум белән кайтып төшә.

Дәрвиш, бер малайны дәшеп туктатты да аннан ябык кына, басынкы, юаш

Габдулла исемле шәкерт турында сорашты.

— Сез, мөгаен, Габдулла әфәнде турында сорыйсыздыр? — Шәкертнең аксыл

күперенке битендә шаян-шук чаткылар күренеп алды. — Гыйбадәттә булмады

ул. Үзенең хөҗрәсендә тәмәке тартып утырадыр әле. — Аннары җитди итеп:

— Әйе-әйе, аңа хөҗрә бирделәр! Гомәр хәлфә хаҗ сәфәрендә булганда, кечерәк

сыйныфларга дәрес тә бирде әле. Ул анда кара такта куйды, аңа акбур белән

язды. Аннары аңа акбур кеше сөякләреннән ясалган, дип аңлаткач, туктады.

Шәкерт сикерә-сикерә чабып китте, дәрвиш чаттан уңга — «Мотыйгия»

мәдрәсәсенә таба борылды. Элегрәк тә ул монда туктала иде, шунда бала чактан

ятим калган яшь мәхдүм белән дуслашып китте. Алар әле бервакыт җәй буе

икәүләп сәяхәт тә кылдылар.

Мәдрәсәнең капка төбендә туктап, ул як-ягына каранды, дөресрәге, нәрсәдер

аны борылып карарга мәҗбүр итте. Юл аша нәкъ каршыда, тимер-томыр сата

торган кибет янында, Истанбул бугазындагы хезмәттәшенә ике тамчы су кебек

охшаш шымчы эсседә кагаеп тора иде. Дәрвиш, аны белмәгән кеше, тынычлык

саклаучы дип уйлыйдыр дип көлемсерәде.

— Барысы да Аллаһ иркендә, — дип мыгырданды дәрвиш һәм капкадагы

боҗраны борды. Ишегалдында салкынча, күләгә төшкән. Ботаклары җиргә

иелгән сәрви куаклары арасыннан сары ком сибелгән сукмак күренде. Сукмакта

сикереп уйнашкан чәперчекләр, карт якынлашкач, тыныч кына читкәрәк

авыштылар. Җәйге ачык корылма кырыендагы яшел үләндә җирән мәче

сузылган. Корылма тәрәзәләренә эчке яктан алача эленгән, ишектә әкрен генә

киндер тукыма җилферди. Япманы ачып бер үсмер малай чыкты, күлмәгенең

итәге чалбарга кыстырылмаган, йөзе озынча, саргылт, ябык, карап торышка

ук йомшак чәче коңгырт сары. Дәрвишне күрүгә, ул кулына тоткан түбәтәен

башына чәпәде һәм шатланып, шул ук вакытта оялып, картның каршына килеп

басты, күрешергә дип ике кулын сузды.

— Миңа сине гыйбадәттә булмады дип әйттеләр, — диде дәрвиш, күрешкәч.

— Бәлки авырыйсыңдыр?

— Мин гыйбадәтне ялгызым гына кылырга яратам, — дип җавап кайтарды

үсмер, авырганын, хәзерге вакытта үзен тагын да начаррак хис иткәнен сиздерәсе

килмәде. Быел яз унсигез яшен тутырса да, дәрвиш белән соңгы очрашудан соң әллә

ни үзгәрмәве, һаман да ябык, кыска буйлы булып калуы өчен уңайсызланды.

— Рәхим итегез, суфый бабай, — диде ул ягымлы итеп һәм авыр киндер

пәрдәне ачты.

Карт эчкә үтте. Сары буявы кыршылып беткән идәнгә утырып, халат

кесәсеннән дисбе чыгарды. Бармаклары хөрмәнекенә охшаган озынча

каракучкыл төшләрне берәм-берәм күчерә башлады.

— Мин самавыр куям, — диде егет. — Безгә беркем комачауламый, бар да

ялга таралышты. — Ул елмайды да йөгереп ишегалдына чыгып китте. Күп тә

үтми әйләнеп керде, аякларын чалыштырып, карттан бераз читтәрәк утырды.

Дәрвишнең күзе ярымйомык, бармаклары исә дисбе төшләрен чак-чак кына

кыймылдата.

Җәйге корылмага үтеп кергән агач күмеренең исе шулкадәр тансык,

тәмле, аңа чәчәкләр, кояшта җылынган яфраклар, Габдулла яңа гына ачкан

калай савыттагы чәйнең хуш исе өстәлеп, башны әйләндерә. Егет тиз генә

чыгып, самавырны алып керде һәм идәнгә бастырды. Самавыр рәшәткәсе аша

җемелдәгән күмернең кызыл төсе идәнгә күчте. Габдулла чәй пешерде, аннары

киндер капчыкның төбендә калган тозлы эремчектән катырылган кечкенә

йомарламнар белән җәлпәк төче көлчәләрне өстәлгә бушатты.

— Шикәрем генә бетте. — Ул касәгә чәй агызып карт алдына куйды.

— Өченче елым инде үземне үзем туйдырам, суфый бабай. Балык тотам, бай

балаларына укырга булышам. Өйдән-өйгә йөреп Коръән укыйм. Җеназага

йөрмим, ярминкәләрне дә яратмыйм.

— Ник?

— Йөрмим. Безнең гореф-гадәт, йолалар кырыс, күз яшьләре кабул ителми,

хатын-кызлар кайгыдан сынсалар да сиздермәскә тырыша, ир-атларны таштан

яралган диярсең...

— Газап-михнәт турында кычкырып йөрмиләр, — дип, үгет-нәсихәт бирде карт.

— Шулайдыр, мөгаен. Елый алмаган кешеләрдән көнләшәм мин. Әмма үзем

күз яшьләремне тыя алмыйм... Белмим, бәлки мин йомшак, көчсездер. Утын

кисәргә китүем хәерлерәктер.

— Ай-һай, синең турында артык горур, диләр. Алай ихатадан ихатага

йөрмәссең. Син бит мәхдүм баласы, мулла оныгы, сезнең нәселнең җиде

буыны мулла булган.

— Мине дөрестән дә тәкәббер, һавалы, диләр. Ләкин ул алай түгел, суфый

бабай!..

Карт, кулын сузып, учын үсмернең ябык иңенә куйды.

— Улым, — диде ул, ачы көлемсерәп, — дөньяда хыялланудан да яхшы нәрсә

юк. Әмма ул бик азларга гына бирелә. Көнкүрештә кайнашу күңелне вагайта;

байлык һәм танылу бала кулындагы уенчык кебек, аны төшереп югалтырга

мөмкин. Безнең тәнебез туфрактан барлыкка килгән һәм туфракка әйләнәчәк.

Шагыйрь болай дигән:

Тәүге сулыш алган мизгелдән

Ашыга җан югалу көненә.

Мәгарри бит бу! Фәкыйрь дәрвиш ул юлларны каян белә?

— Дөресен әйтегез, сез дөньялыкта танылган һәм гыйлем иясе кеше

идегезме?

— Мин чүп җыючыдан да ярлырак идем, — дип җавап бирде карт. — Хәзер

байлыгымны алтын белән чагыштырмыйм. Менә синең белән китәрбез

дә, борынгы китапларның зирәклеге сәүдәгәрнең сатып алучы белән сүз

көрәштерүеннән әйбәтрәк икәненә төшенерсең.

— Китәргә? — дип кабатлап сорады егет. — Тыныч кына дога кылыргамы?

Әмма безнең гомер башкалар өчен бәхет түгелмени?

— Юк, улым, рухны аңлау өчен, ирекле булырга кирәк.

— Рух никадәрле хакыйкатькә күтәрелергә мөмкин соң?

— Хакыйкать шунда: дөнья тәртипкә салынган һәм анда сәбәпләр нәтиҗә

белән бәйләнгән, галәм галәм белән тоташа, гамәлдәге кайбер нәрсәләр

башкаларына әверелә. Галәмнең шаккатыргыч гаҗәеп яклары бетмәс-төкәнмәс,

аның очы-кырые юк.

— Әмма дөньяда яманлыклар да күп.

— Дөньяда бар да: яманлык та, яхшылык та җитәрлек. Боҗраның кара

төрткесенә төртелсәң, шуны бел: кайдадыр югары урында син кичергәннең

капма-каршысы бар. Җир тышча белән капланган һәм менә нәкъ ул вакыйгалар

һәм күренешләр белән боҗра буенча идарә итә. Югарыга менеп җитә дә егылып

төшә, сиңа алмашка исә Искәндәрме анда, Әфләтунмы — башка берәү баса.

Бар да боҗра буенча хәрәкәт итә, бары тик адәм гомере генә ук кебек турыга

китә... Улым, теге рәхәт, бәхетле җәеңне онытмадыңмы?

— Юк, исемдә.

Алар җәй буе каладан калага, авылдан авылга йөрделәр, казакълар көтүләре

белән җәйләгән далалар буйлап бардылар, төннәрен карт аңа үзенең озын

гомер юлында күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләде. Онытылмас

җәй булды ул!

Ул арада егет тәгәрмәчләр шыгырдавын, ат пошкыруын ишетеп алды, менә

ат тоягы белән капкага типте. Габдулла тиз генә урыныннан торды да чаршауны

ачып тышка карады һәм атның акрын гына кешнәвен аермачык ишетте.

Ул ишегалдына йөгереп чыкты һәм Камил мөгаллимне күрде. Тегесе исә

кулындагы камчысы белән сукмак тирәли үскән куакларга җай гына селтәнгәләп

килә иде.

— Хөрмәтле шәкерт әфәнде, — диде ул күңелле генә, — сез гадәттәгечә йокы

симертәсездер инде... шундый көндә!

— Акрын, минем кунагым бар.

— Кем инде ул?

— Суфый бабай.

— И-и! — Ул, ачы миләш капкандай, йөзен чытты һәм җәйге корылмага

атлады. Дәрвиш алдында исә ул бик сөенгән кыяфәт чыгарды, бар кагыйдәсенә

туры китереп, иелеп сәлам бирде.

Карт исә гади генә: «Исәнме», — дип җавап кайтарды. Элек-электән

аңарда Камил кебек имәндәй таза, көяз адәмнәргә карата яшерен нәфрәт

сакланып калган. Янып торган йөзе, кыйгачланып күтәрелгән каш, туры зур

борын — мондый кыяфәт җиңү яулаган сугышчыныкын хәтерләтә. Киемен

күр — ничек фырт киенгән: буйлы һолланд күлмәге, тар балаклы чалбар,

штиблет, башында юка бәрхет кәләпүш. Керә-керешкә ул кыбырсый башлады,

Габдуллага: калдырсана бу карт сукбайны дигән ишарәләр ясады. Габдулла әле

кашын җыерып, әле көлемсерәп дигәндәй, савыт-сабаны җыештырды, аннары

картка юлдан соң хөҗрәсендә ял итәргә тәкъдим итте. Әмма карт кире какты:

монда — саф һавада рәхәтрәк иде.

2

Тояк тавышы, тәгәрмәчләр шыгырдавы куе тузан эчендә йотылды. Җил,

тирләгән атның селәгәен эләктереп, читкә ыргыта.

— Киттек елгага, — диде Камил. — Бердәнбер котылу юлы — чишенү дә

суга чуму.

Алар, тузан эчендә утырган балчык өйләрне узып, таллык белән капланган

сөзәк кичүгә таба көтү сукмагы буйлап киттеләр. Ап-ак каз мамыгы өстеннән

агым буйлап өскә күтәрелделәр һәм кырыйларын куе әрәмәлек уратып алган

эре бөртекле алтынсыман комлыкка килеп җиттеләр.

Атны туарып, кыяк үлән үскән тирәгә тышауладылар. Камил шунда ук

чишенергә тотынды: штиблет, күлмәк, кәләпүш комга очты. Егеткә егерме ике

яшь булса да, малайлыгы чыгып бетмәгән, әмма ул үз-үзен кулда тота белә:

ни әйтсәң дә — тирә-якта дан тоткан мәдрәсәнең танылган остазы — ахун

улы! Үзе исә Каһирәдәге Әл-Әзһәрне тәмамлап, әтисенең мәдрәсәсендә белем

бирә. Өстәвенә озын хикәяләр яза һәм үзенең нәшриятын булдыру турында

хыяллана.

— Ант әгәр, син әле белмисеңдер дә, ишетмәгәнсеңдер дә?! — диде Камил.

— Шәрифов завод хуҗасы Ибнеәминовка язу ташлаган, диләр. Анда шул

вакытка шул урынга мең сум куегыз дип язылган, имеш.

— Шәрифовка аның хәтле акча нәрсәгә?

— Көч белән тартып алу, инкыйлаб өчендер дип беләм. Синең шул

дәрвишнең әкиятләреннән башка берәр нәрсә турында ишеткәнең бармы соң?

Башкалада, көньяк заводларда ниләр майтаралар! — диде Камил, үз сүзләренә

үзе соклангандай. — Сеңлем Диләфрүз исә шәфкать туташы булып язылган!..

— Маньчжуриягәме?

— Халык йортында лазарет ачалар. Бу турыда да колагыңа чалынмадымы?

Порт-Артурны камап алу турында да?

— Алайса тиздән җиңү дип кычкырырга да ярый. Шул ук Шәрифов...

сугышка китәм дип ни әтәчләнде, — Габдулла көлде. — Бу инкыйлабчы ничек

итеп тормышны башкача төзү турында хыяллана икән соң, ул бит безнең бер

катлау кешесе икенчесенә каршы бармый дип фараз кыла?

Камил беркадәр каушап калды:

— Чыннан да, аның фикере каршылыклы. Ләкин бергәлек безне күп кенә

бәлаләрдән саклап калды, шулай бит.

— Хәзер нәрсәне бәла-каза дип әйтергә дә белмәссең. Безнең кешелек

дөньясы картайды, анда элеккеге гадәтләр канунлы санала, кануннар шулай

ук искерә. Без үткәнне саклыйбыз, дибез, үзебез бүген яшәгән искелекне

яклыйбыз. Безнең искелек дөньясы киләчәктән курка.

— Гафу, син киләчәкне ничек күзаллыйсың?

— Минем алдан күрү сәләтем юк, — дип, кыенсынгандай, җавап кайтарды ул.

— Тик мин үземнең ни теләвемне беләм... Балтыйк буйларын күреп, маҗарлар

җырын тыңлап, Балбәк каласының ташларын тотып карар идем... халыклар

арасында уртаклык бармы-юкмы икәнен аңлыйсым килә. Гарәпләрдә шундый

мәкаль бар: «Инҗир агачы икенче инҗир агачыннан күреп, җимеш бирергә

өйрәнә». Хәтерлисеңме?

Камил көлде:

— Шул ук гарәпләр: «Хөрмә пальмасына текәлеп карама, ул чит-ятлар белән

сөйләшми», — дип тә әйтә.

— Без, мөгаен, мәкальләр буенча эш йөртәбездер. Шуңа үз-үзебезгә

бикләнгәнбез.

— Без бит гореф-гадәтне, йолаларыбыз, мәдәниятебезне яратабыз...

— Һәм бу турыда ничек дәртләнеп әйтәбез! Тик хәзер ярату хакында

андый ягымлы сүзләр белән сөйли алмыйбыз, чөнки ярату дигәнебез ачы бит.

Шәрифов... Әйсәнә, кирәге бер тиен! Үзең нишләргә җыенасың — китаплар

язаргамы, балаларга белем бирергәме? Әллә инде инкыйлабчы булырсыңмы?

— Барысын да колачлар идем! — диде Камил. — «Бәхетле Мәрьям»

Петербургта басылачак — әйтергә онытканмын.

— Нәрсә диим, тәбрик итәм.

Камил, чынлап та, үзенең бар нәрсәгә көче җитә дип саныйдыр, ахрысы.

Дөньяда ниләрдер майтарыла, нәрсәдер какшый һәм җимерелә, яңа катламнар

күтәрелә, элеккеге бернигә ярамый дип, яшәп килгән тәртипләрне үзгәртергә

йөргән ниндидер яңа кешеләр килеп чыга. Камил, бәлки, шундыйларның

берседер?

Тик нигә, татар әдәбиятында болай да аз урын алмаган мелодрамалар язып

матавыкланганчы, шуларның барысы турында тәфсилләп язмаска? Аның

әсәрләренең тормыш-яшәеш белән, хәтта үзенеке белән дә бәйләнеше бик аз.

Әтисе сәүдәгәр кызына өйләнергә тәкъдим иткәч, ай-һай, ничек күтәрелеп

бәрелгән иде! Әмма барыбер өйләнде, бер елдан соң шатланып, зур өметләр

белән Истанбулга укырга китте, аннары Каһирәдә дәвам итте. Өенә әйләнеп

кайткач, сабыр, күндәм хатынының эшләренә комачау ясамавына тагын бер

кат инанды. Ул әтисенең мәдрәсәсендә мөдәррис булып урнашты, «Мантыйк»,

«Мөселман кануны», «Коръән тәфсире»н укый, иҗат итә, Фламмарионны

көйләп сөйли. Төннәрен исә чорма тәрәзәсеннән, күзәтү торбасы аша галәмдәге

яктырткычларны күзәтергә ярата. Башка шөгыльләре кебек үк, астрономия

белән кызыксынуы аны тәмам йөгәненнән ычкындырды... Күңеле түземсезләнеп

нидер көтә, көч-куәте ташып тора, ул иртәләрен манарага менеп, намазга

чакырып азан әйтә, аның җырлап торган яшь, дәртле тавышы Мәгъмурия

тыкрыклары өстеннән әйләнә.

Күңеле төшенке вакытларны ул чамасыз авыр үткәрә. Көчле ярсуы

өметсезлек, курку һәм ышанмау хисләре белән алмашына. Менә хәзер дә

Габдулланың яңа хәбәрләргә тотнаклы мөгамәләсе аның кәефен бозды.

— Ярар, ташла хикәяне, — диде ул, күңелсезләнеп. — Беләм, ул сиңа

ошамый... Аннары: әйдә, атны коендырабыз, — дип, кара тирәклеккә таба

йөгерде һәм бурлының тышавын салдырды.

Атны коендырдылар, үзләре дә туйганчы йөзделәр дә кайтырга җыендылар.

Камил бурлыга җиңел генә камыт кидерде, дирбиясен төзәтте, мичәүкәләрен

тарттырды, шул арада үзенең шәкертен өйрәтергә дә онытмады:

— Син, Габдулла, ул дәрвишләрең белән азрак аралашырга тырыш. Синең

шикеллеләрнең башын әйләндерү өчен алар шундый томан очыралар. Көлмә,

зинһар, мин үзем шәхсән юк-бар сүз, сафсатадан тәмам гарык.

Ярымчүлле бу якларга идарәчеләр элек-электән үзләренә кирәкмәс

адәмнәрне сөргәннәр; төрле фетнәчеләр мондагы җирле халык янына сыену

урыны эзләп качкан. Җирлеләр арасында бигрәк тә поп, муллалар, дәрвишләр,

качкын солдатлар һәм сөргендәгеләр аерым хөрмәттә булган. Сәләмә киемгә

төренгән кайсыбер маҗарачы ярылган киң тәресе белән чукындыруы була,

ыжгырып торган казак шунда ук, күзләрен яшьләндереп: «Фатихаңны бир,

атакай», — дип сорый башлый. Мөселманнар яшәгән җирлекләрдә дәрвишләргә

зур хөрмәт белән карыйлар, тик алар арасында да төрлеләре очрый. Әмма

суфый бабайны ошатты Габдулла. Аңа калса, карт үзенең күңелендә халык

алдында үтәлмәгәннең ачы юшкынын һәм ниндидер котылгысыз хакыйкатькә

ышанычын йөртә...

...Кайтыр юлны сүзсез үттеләр. Зур Михайловскоега җиткәч, Камил:

— Әйдә безгә, кичке ашны бергәләп ашарбыз, — диде. — Әти син килгәнне

ярата.

Габдулла башын чайкады.

Әмма ахырдан бармавына үкенде. Мотыйгулла хәзрәт Габдулланы әле малай

чагында ук иркәләп куенына сыендырды, аңа үзенең китапханәсеннән Хафиз,

Мәгарри, Сәгъди китапларын бирде, шигырь төзелешен — гарузны өйрәтте

һәм өенә җыелган яшьләргә аны акыллы, китап сөюче буларак тәкъдим итте.

Юк-барларга ышанудан ерак торган Мотыйгулла хәзрәт балаларын заман

рухында тәрбия кылды: кызлары укымышлы, музыкаль белемле, калада

исеме танылганнар арасында хөрмәт белән телгә алыналар. Олы кызы Галия

— җырчы, артистка булу теләге белән яна, дөрес, башка җәмгыятьтә булса,

хыялы тормышка да ашкан булыр иде. Диләфрүз әле бик яшь, ул һәр нәрсәдә

яңалык кына эзли, киләчәкне гел алсу төстә генә күреп куана, сөенә.

Элеккеге нигезләр какшап, үзгәрешләр булачагы турында күп сөйлиләр,

хатын-кыз иреге турында да сүзләр күп йөри; абыйсы бу вакыйгаларның

уртасында кайный; якын кешеләренең җәмгыятьтәге эшчәнлеге, әйтерсең, бары

аның өчен, алда көткән гаҗәеп матур киләчәк өчен. Аның балаларча тәэсирле

самими теләкләре абыйсына яктылык сирпи кебек, Габдулла да Камилне

ничектер үзенчә якын күрде. Әмма аларның өйләрендә сирәк була иде.

Йөреп кайтканнан соң, ул хөҗрәсенә керде, иске киез җәелгән тар агач

сәкегә сузылды һәм, тәнендә рәхәт оеганлык тоеп, күзен йомды.

Йокылы-уяу изрәп ятканда, колагына: «Әниемне алып китмәгез, әниемне

алып китмәгез!..» — дигән тавыш керде. Озын киндер күлмәкле, чәче кырып

алынган, яланаяклы малай — бу үзе иде. Димәк, Габдулла үзен күрә, үзенең

карлыккан, үзәк өзгеч тавышын ишетә.

Ир-атлар әнисенең гәүдәсен яшел чатыр капланган җеназага сала. Ул алар

артыннан калмаска тырышып, кар өстеннән яланаяк йөгерә. Ир-атлар кызу-кызу атлый, ул алар артыннан җитә алмый туктап кала, аяк астындагы карның

салкынлыгы тәнгә үрмәли, коры суык тамакны ярып эчкә үтә. Карлыккан

тавышы белән сулкылдап, ул кире борыла...

Әнисен мәчеткә алып киләләр, мулла дога укый, иелеп, кулын чатыр

кырыеннан йөртеп чыга һәм: «Яхшы кеше идеме?» — дип сорый. Аның артында

торган ир-атлар беравыздан: «Яхшы кеше иде», — дип җавап кайтара. Аннары

җеназаны мәчеттән алып чыгалар. Кабер казучылар, зираттагы көпшәк карны

таптап, сукмак салган. Кызгылт балчык өеме янында яңа казылган кабер авызы

ыржаеп тора.

Тизрәк уянырга кирәк, һәм ул күзен ачты. Саташумы бу? Искә төшерүме?

Әнисен ул яхшы хәтерли. Малайга яшь тулганда дөнья куйган әтисе дә истә

кебек. Икенче кат кияүгә чыкканда әнисе калдырып торган карчык та хәтерендә,

Кушлавычтагы крәстиян гаиләсе дә, аннары Кырлайдагы асрамага алган гаиләсе

дә күз алдында. Инде Газизә апасы алдырганчы тәрбияләнгән һөнәрче ир белән

хатынны бик яхшы хәтерли.

Унөч яшендә ул үзен күп истәлекләр белән бәйле озын гомер юлы узган

кеше кебек тойды.

...Ул урыныннан күтәрелде, торакта үзенең почмагын аерып торган чаршауны

кырыйга тартты, сәкеләр арасыннан барып тәрәзәне ачты. Тышта эңгер-меңгер

куерып килә, елга өстеннән искән кичке дала җиле су исенә әрем һәм чабыр

исләрен ияртеп китерде. Бакчадан ишетелгән тавышлардан дәрвишнекен

аерса да, икенчесенең кем икәнен тәгаенли алмады. Аннары таныды: элеккеге

сабакташы Хикмәт икән. Кышын ул, мәдрәсәдән китеп, Шәпинең төрле

ашамлыклар сата торган кибетенә урнашты, чана тартып бистәләрдә, якын-тирә

авылларда китап белән сәүдә итте. Барлык кибетләрдә дә китап саталар иде.

Өстәвенә, Хикмәт әлифба әзерләү белән дә мәшгуль булды. Агач шакмаклар

ясый, аларга хәрефләр ябыштыра һәм менә — әлифба әзер.

Аның мәдрәсәдән китәр исәбе юк иде, әмма ярдәм итәр кешесе булмады,

башка төрле өстәмә акча эшләү юлын исә таба алмады. Үткенрәк шәкертләр

җеназаларда эшләп алды, ярминкәләргә йөрде, далага китеп, казакъ балаларына

сабак укытты. Иптәшләре әйткәнчә, Хикмәт — сарык бәрәне, аның кулыннан

мондый эшләр килмәде. Кибеттә ул ач булмады, өс-башы бөтен иде, әмма

мәктәпне бик сагынды һәм аз гына буш вакыты килеп чыгуга, шунда

йөгерде.

Габдулла тәрәзәне яба төште һәм әкрен генә, өйгә терәп салынган ачык

корылмага чыкты. Тамагы кипкән иде. Тәбәнәк өстәлдәге тар муенлы чүлмәктән

рәхәтләнеп су эчте. Аннары тамагы нык ачыкканын абайлады. Тартасы килү

теләге туды. Шулай бервакыт ул үзе өчен ачыш ясаган иде: тәмәке тарту ачлыкны

баса икән. Әүвәл баш әйләнә, тамак төбен яндыра, озак та үтми, ашыйсы

килми башлый. Ул, борылып, хөҗрәгә керде, сандыгын ачып, тәмәке алды

да кабаттан җәйге корылмага чыкты. Баскычның соңгы басмасына утыргач,

тәмәкесен учына яшереп тарта башлады.

Камил белән барасы, кичке ашны шунда ашыйсы булган, дип үкенде ул.

Хәзрәт аны ярата, үз күрә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган булырлар иде. Тик

йортта хатын-кызлар да бар бит әле?.. Алар өчен ул ярлы шәкерт, гап-гади

бер малай. Ипи-тозлы, кунакчыл шат йорт гадилек һәм һавалылыкны бергә

сыйдырган. Анда аяныч мин-минлек хөкем сөрә һәм хуҗалар башка бай

йортларда ничек, үзләрендә шундый мохитне булдырырга тырышканнар...

Аяк тавышлары ишетелде. Дәрвиш белән Хикмәт бакчадан чыкты.

— Хәлең ничек, улым? — дип сорады карт.

— Рәхмәт, сәламәтмен. — Габдулла эченнән генә картның китүен теләде.

Карт китте. Нәрсәдәндер кыенсынган Хикмәт көлемсерәп сүз башлады:

— Тыңлале, Апуш, мәхәббәт бар иҗатчылар тарафыннан да ихтирам ителә.

Төн — гашыйклар өчен оҗмах, диләр.

— Дөрес, — диде Габдулла, елмаеп. — Шигырь яздың, ахры?

— Булдыра алсам иде!.. Апуш, бакчадагы чатырга, әйтик, тыйнак кына бер

кеше... әйтик, бер кыз килсә, ни әйтерсең? Сүз бирәм, бераз гына утырабыз да

китәбез. Ян капкадан керербез дә шыпырт кына шуннан чыгып сызарбыз, ә?

— Бар, алып кил үзеңнең тыйнак кызыңны, — диде Габдулла. — Тик шуны

бел: күрше ишегалдындагы Гомәр хәлфә бик соң ята.

Ул суган суфыеның көлкеле вәгазьләре турында кайчандыр Диләфрүз

сөйләгән иде.

— Ха-ха-ха, — дип көлгән иде Диләфрүз, — ул карт азгынга әйтегез әле,

үзенең асравын тынычлыкта калдырсын!

Диләфрүз исенә төшкәч, аны сагыш биләп алды.

Асрау... исеме ничек иде әле? Матур кыз иде бугай. Бәлки Хикмәт белән очрашуга

ул килгәндер, агачлар арасыннан ишетелгән тыенкы гына көлү авазы аныкыдыр?

Җәй ахырында шәкертләр мәдрәсәгә әйләнеп кайта. Олырак яшьтәге

азгыннар һәм чит кеше хатыннарын ауларга яратучылар ниләр генә сөйләми?!

Җирәнгеч тоелса да, озын караңгы кичләрдә шуларны тыңлагач, бу күңелсез,

сәер ялыктыргыч төннәр җиңелрәк үтә. Йолдызларның берсе артыннан икенчесе

атылганын күрәсең дә, күңелеңә тынычлык иңә: фәрештәләр йокламый, алар

җиденче кат күккә күтәрелергә маташкан иблисләргә таш ата. Сине гөнаһлардан

саклаучы фәрештәң дә уяу — менә йомшак кына җил уң яңагыңнан сыйпап

китә. Бу ул — синең фәрештәң, гөнаһтан саклый. Егет кулы белән йөзен

каплый һәм аның кайнарлыгын тоя. Юк, юк, үзеннән олырак сабакташлары

эшләгәннәрне ул беркайчан да кабатламаячак!..

Бистәнең иң кырыендагы алачыкта Фатыйма яши. Бу алачык ирекле

мәхәббәт атавы, анда ике гөнаһлы болытка әверелеп йөзә. Фатыйма яныннан

шәкертләр өзелми. Мәет юып алган тиеннәрен учларына кысып, алар алачыкка

йөгерә, әйтерсең, тормыш йолаларын үтәргә ашыгалар — гөнаһны, яшәүнең

бөтен тәмен тоймакчы булалар. Хәлдән таеп йокыга киткәч, төшләренә хур

кызлары, оҗмах алмалары, Сират күперен кичү керә. Кайберләре, җәһәннәмгә

егылып төшүләрен күреп, куркудан кычкырып уяна: андыйларны сәлперәйгән

тиреле, әмма җылы һәм тере хатын-кыз кулы тынычландыра.

Фатыйманың сандыгында ниләр генә юк: киптерелгән яшькелт коңгызлар,

үлән, тамырлар дисеңме. Ирләренең ирлек куәтен арттырып, шул дәрттән балага

узарга теләгән яшь киленнәр яшертен генә аннан үләннәр ташый. Никтер аның

ул үлән-тамырлары үзенә ярдәм итми, ул да, югыйсә, бала телидер? Ләкин юк,

имеш-мимешләр аңа каргыш төшкән, ди. Аны иблисләрнең берсе — Һарутмы,

Марутмы хатынлыкка алган, имеш...

Габдулла җиңелчә борчулы киеренкелек белән агачлар арасына күз

йөртеп тыңланды: кызның көлү тавышы ишетелмәсме, ачык төстәге күлмәге

чагылып китмәсме? Ул тирән сулыш алды һәм, башын артка ташлап, күккә

карады. Биектә-биектә, ай яктысында әле аксылланып, әле икенче төскә

кереп алмашынган дала елгасы кебек, Киек Каз Юлы күренә. Зәңгәр

очкыннар белән ялкынланып, Зур Эт йолдызлыгының иң якты йолдызы

балкый.

Егет урыныннан торды һәм, тәмәке тартырга теләп, үзенең хөҗрәсенә

юнәлде. Ул, кунагын борчымаска теләп, тавышсыз гына кергән иде. Әмма

карт анда юк иде. Габдулла аны җәйге корылмада да тапмады. Бичара карт

үпкәләп киткән, ахры. Хәерле юл сиңа, дәрвиш! Ул аның юлда булуына

шикләнмәде. Аңа, сәфәрчегә, кич ни, төн ни: төнге җанварлар аның күңелен

сөендерә, усал сәяхәтче өчен ул табыш түгел... «Үзе белән өндәде бит мине»,

— дип дулкынланып уйлады егет. Җиңелчә үкенү хисен сагыш алмаштырды.

Бер җәйне, ай-һай, ничек әйбәт үткәргәннәр иде алар!

Егет, ялын төрләндерер өчен, дәрвишкә ияргән иде, җае чыкса, казакъ

балаларын укытырга да өметләнде. Әмма бу бичара, хәлсез картта ниндидер

серлелек яшеренгән иде кебек. Нәкъ менә ул гомернең очсыз-кырыйсыз булуын,

һәркемгә карата шәфкатьле, миһербанлы булырга кирәклекне, хакыйкатьне

ярату — ышану хисләрен үзендә туплаган иде шикелле. Аның белән бер көндә

елны әйләнеп чыгарга була, бер елы исә — вакытка тиң. Менә шушы тоемлау

аны бәхетсез карт белән очрашуга этәрде микән, бәхетсез дип... бәлки ул үзен

бәхетле сизәдер, чөнки чарасызлык дигән төшенчәне белми, ахмак, тормышка

ашмаслык булсын — шулай да өмет өмет инде ул.

3

Ничәдер көн узгач (ул исәбен алып бармады), читләрен тирәкләр, чәнечкеле

куаклар урап алган «кыргый урман» эчендәге кечерәк кенә аланда төн кунарга

тукталдылар.

Иртән алар бала елаган тавыш ишетеп, гаҗәпкә калды: бу урыннарда кеше

яшәми, сирәк-мирәк утарлар бар, алары да яр буйларына урнашкан, монда

бит хәтта елга да юк. Бәлки төлке балаларыдыр? Әмма дөрес ишеткәннәр:

бала елый!

Тармакланып үскән кәкре кәүсәле кыргыз каены янында көймәле арба күренде.

Аның тирәсендә кемнәрдер кайнаша. Болар якынлашуга, ачы тавыш таралды:

— Якын килмә! Тукта, дим, тукта! — Кечкенә буйлы арык гәүдәле ир-ат,

җиңел коралын алып, аларга төбәде. — Якын килмә, атам!

— Бу башсыз тидерә алмас, анысы, — диде Дәрвиш. — Әмма ату тавышы

балаларын куркытырга мөмкин. Күр бичараларны, аналарына ничек

сарылганнар.

Әни кеше ул арада ике зуррак кызын калдырды да итәгенә тагылган

кечкенәсе белән иренә таба атлады:

— Тукта, Мамадыш. Күрмисеңмени, болар киң күңелле мосафирлар,

мөселманнар. Безгә начарлык кылмаслар. — Аннары сәфәрчеләргә карап:

— Курыкмагыз, килегез монда, — диде.

Арбага баулар белән ныгытып бәйләнгән сандык янында, чүпрәк-чапрак

арасында алганны-салганны белми бер ир бала елап ята. Арбада малай белән

сандыктан кала берни юк. Балага дүрт яшьләр тирәсе булыр.

— Улыбыз авырып китте, — диде хатын һәм арба янына килеп, ирексездән

чүпрәкләрне ачкалап куйды, юлчылар бичара малайны күрсеннәр, янәсе.

— Елый да елый... нишләргә дә белгән юк!

Дәрвиш, хатынны тыныч кына читкәрәк этеп, арба янына килде. Кечкенә

буйлы ир-ат та коралын үзеннән калдырмый каршысына килеп басты. Коралы

агачтан икән, кирәге-ние чыга калса, куркыту өчен ярар дигәндер, күрәмсең.

Күсәк тотса, ышанычлырак булыр иде.

Көлемсерәгән дәрвиш чүпрәк-чапрак арасыннан малайны аралап алды.

Аны бер кулы белән ныгытып тотып, икенчесе белән чүпрәкләрне җиргә

ташлады һәм шулар өстенә малайның авыртудан бөгәрләнгән арык гәүдәсен

салды. Аннары үзенең юл капчыгыннан пыяла савыт чыгарды, аның майланган

чүпрәген салдырып, савытка бармагы белән манып алды һәм шифалы дару

белән малайның шәрә корсагын уарга тотынды. Бала кычкыруын дәвам итсә

дә, тавышы үзгәрде.

— Зарар юк, — дип мыгырданды дәрвиш. — Койрык маеның шифасы тими

калганы булмады моңарчы. Кайнаган су әзерлә! — дип боерды ул хатынга.

Учактагы күмер сүнеп бетмәгән икән, хатын ташлаган коры ботак-чатак

шундук янып китте.

Су кайнап чыккач, хатын аны калай савытка салып картка сузды.

— Хәзер яшел чәй эчерәбез дә йокларга салабыз, — дип сөйләнде ул.

— Уянгач, менә моны бирерсең... — Хатынга тозлы эремчектән ясалган коры

корт йомарламы сузды. — Иншалла, — диде ул, малайның сирәк кара чәчле

башы тирәли кулын йөртеп. — Чәчен алырга кирәк. Калага кайткач, малайны

сөннәткә утыртыгыз.

Хуҗа инде арба тирәли мәш килә, бауларны тарттырып бәйләде, аннары

арбага чәйнек, казан, өчаякны алып салды да кулына чыбыркысын тотты.

— Сиңа әйтәм! — диде ул, тавышын күтәреп. — Акрын кыймылдыйсыз.

Барып җитәсе бар.

— Кая юл тоттыгыз? — дип сорады дәрвиш.

— Ә-ә, сихерче, — картны әле генә күреп алгандай гаҗәпләнгән чырай

чыгарды ир-ат. — Уһу, сихерче Мидхәтне савыктырган, кара нинди тылсымчы!

— Ул картны әрли, әмма үзе канәгать, бары аңа түли алмавы өчен генә гарьләнә

иде бугай. — Йә! — дип кычкырды да чыбыркысын шартлатты.

Хатын йоклап киткән улын кулына күтәрде һәм чирәмнән авыл юлына төште.

Аның артыннан ат кузгалды, арба кырыеннан хуҗа, арттан җитәкләшеп кызлар

атлады. Юлга чыккач, хатын кырыйга тайпылып, арбаны уздырып җибәрде дә

кызлары белән бергә китте.

Озак бардылар. Кояш кичкә таба да сүрелмәде. Шул вакыт эчендә юлда бер

тере җанны очратмадылар.

Малай әнисенең кулында йоклавын дәвам итте, кызлар боек кына бер

аяктан атлады, барысы да, авызларына су йоткан сыман, үз алларына карап

барды да барды.

Ниһаять, ат туктады һәм хуҗа, ачуы килеп, чыбыркысы белән аяк астындагы

тузанны туздырды.

— Ат арды, — диде хатын.

— Ничек арган, ничек арган? — дип кычкырды ир-ат. — Нәрсә суган

сатасың!

— Ат арган, — дип кабатлады хатын. — Азрак ял иттер.

Ул арада малай уянды һәм ашарга сорап еламсырый башлады. Әнисе, карт

кушканча, аның кулына корт кисәген тоттырды. Малай авызын чапылдатты,

хатын аны чирәмгә утыртты да үзе куак артына китте.

Ир кисәге кабаланмый гына атны туарды, аның башыннан сыйпап, үзенең

бер дә юкка дуамаллавы өчен гафу сорагандай итте.

— Гафу итегез, Мамадыш абзый, — диде Габдулла. — Сезнең исемегезне

әйтәм... Мамадыш бит авыл атамасы. Сез әллә шул яктанмы?

Тегесе дәшмәде.

— Әйе, — дип раслады куак артыннан килеп чыккан хатыны. — Без

Мамадыш авылыннан. Иремнең исеме — Фатих.

— Нәрсә ялганлыйсың! — дип ярсыды Фатих-Мамадыш. — Минем борынгы

бабамны Мамадыш дип атаганнар, мин дә Мамадыш! Авыл юк, барысын да

үтерделәр, бөтенесен җир йотты! Шуңа безнең җир кеше сөякләреннән генә

тора. Күптән инде, бик күптән! Ул теш арасыннан кысып чыгарып әйтте. Бу

минутларда шул чакларны кабат башыннан кичерде бугай.

— Аллаһы Тәгаләнең болгарларга ачуы килеп, аларны Котлыгъ Тимергә тотып

биргән. Өч көн эчендә Котлыгъ Тимер Болгар каласының көлен күккә очырган,

исән калган халыкны, башка монда эзләре булмасын дип, куып таратырга

боерган. Җанбакты карт, үз буыны белән Җанбакты авылын торгызган. Тәтеш

карт нәселе Идел елгасы янына килеп чыккан һәм Тәтеш авылына нигез салган.

Мамадыш карт Нократ елгасы янында тукталган һәм Мамадыш авылы аякка

баскан. Кемнәрдер Уралның көньягында тамыр җибәргән, кайсылары диңгез

буйларын сайлаган, гомумән, дөньяның төрле ягына таралышканнар. Мамадыш

карт вафат булгач, аның исемен аннан соң килгән буынга кушмадылар, чөнки

аның хөрмәтенә авылыбыз Мамадыш дип аталды... Хәзер авыл юк. Телисезме,

юкмы, мин — Мамадыш! Эзләп тапсыннар мине. Кайда мин?! Тапсыннар да

үтерсеннәр, сөякләремне акбурга әйләнгән җиргә илтсеннәр.

— Әти, әти, — дип чакырды улы, — әти, син бит үрдәк атам, дидең. Үрдәк

ите ашатырмын, дидең...

— Ә-ә, улым, — әти кешенең тавышы үз көенә кайтты. — Һәр нәрсәнең үз

чираты. Үрдәген дә атарбыз, ашын да пешерербез, аннары юлыбызны дәвам

итәрбез. — Ул, сөйләнә-сөйләнә, атны агачка бәйләде. — Бик йончыгансың,

азрак суын. Түз, картлач, Аллаһ безгә түзем булырга кушкан.

Балаларны йоклаткач, хатын учак янына елышты. Мамадыш кырын ятты,

төргән тәмәкесен тарта-тарта, үзалдына сөйләнде:

— Көчсез, аңгыра җанварларны эш берләштерә һәм бергәләп тормышны

җигелеп тарталар! Без аларның бернинди максатлары да юк дип уйлыйбыз,

ю-ю-к... Һәр бөҗәк үзенә билгеләнгәнне үти, хезмәттәге үз өлешен башкара.

Үзе өчен генә түгел, үзе ишеләр төркеме өчен дә тырыша. Әйе, үзе ишеләр

өчен, — дип кабатлады ул уйчан гына. — Ничек тырышып кәрәзләрне ширбәт

белән тутыралар, бергәләп килешеп үзләренә торак төзиләр. Ә без... кайнашкан

булабыз, рәнҗетәбез, якыннарыбызның сыерларын тартып алабыз, берберебезне пеше чыбык белән суктырабыз, җәзалыйбыз...

— Гаҗәпләнмәгез, — диде хатыны соңыннан. — Ул шулар хакында сөйләнергә

ярата. Авылдашлары гел аның янына сырышты. Дөнья мәшәкатьләрен хәл

иткәндә, ул беренчеләрдән булып ябышты, башкаларны да өйрәтте, аларның

искелеккә ябышып ятуларын гаепләде, ярлы тормышта яшәүләре өчен орышты.

Мулла да аның белән сөйләшеп карады, башкалар исправник чакырту белән дә

янады, әмма мондый сүзләр сөйләвеннән тыя алмагач, кулларын селтәделәр:

янәсе, вәгазе өчен акча сорамый...

Төн уртасы якынлашты, балалар күптән тирән йокыда. Дәрвиш тә чапанына

төренеп, баш астына капчыгын кыстырды да учак тирәсенә чүмәште. Мамадыш

утырган көе генә йокымсырый. Менә ул сискәнеп уянды да хатынына кыска

гына:

— Киттек, — диде.

Хатын, ишетмәгәндәй, чыбык-чабык алып учакка ташлады. Ялкын телләре

аның озынча ябык йөзен, керфекләренә ябышкан күз яшен яктыртты.

— Киттек, — дип кабатлады ир-ат һәм итек очы белән аяк астында яткан

чапанын читкә тибеп, сикереп торды.

Хатын да аягына басты, чапанны кулына алды да күндәм генә куак артына

атлады. Мамадыш та, борын астыннан мыгырдап, аның артыннан иярде: әллә

хатынын сүгүе, әллә үз-үзен юатуы — белмәссең. Икесе бергә караңгылыкка

китеп югалды. Габдулла чапанын җәеп ятты һәм шунда ук йокыга талды. Иртән

ул суыктан калтырап уянганда, Мамадыш арба янында утыра иде, коралын

тез арасына кыстырып, сабыннан тоткан. Шул көе ул соңгы кеше уянганчы

утырды. Дәрвиш, торып, инеш буена төште, менгәч намазга оеды. Аның

артыннан хатын уянды, ул арада малайның тавышы ишетелде. Әнисе инештә

аның бит-кулларын юдырып менде.

Алар юлга кузгалганда, тирә-як куе томан эчендә иде. Әмма тургайлар

үләннәргә тияр-тимәс очкалап, иртәнге җырларын сузды. Ярты сәгать тирәсе

узуга, томан таралды, алларында бар кайнарлыгы белән дала җәелде, тургайлар

да, канатларын каккалап, югары күтәрелде. Даланы эңгер-меңгер каплаганчы,

эссе кояш астында бардылар да бардылар.

Мамадыш ул кичтә чәен эчте дә арба янына күченде һәм гадәттәгечә коралын

очлы тезләре арасына кыстырып, сабына ныгытып кулы белән ябышты.

Хатыны ире янында булмагач, үзен иркенрәк хис итте һәм юлчылар белән

дә теләбрәк сөйләште:

— Ирем кызып китсә, беркадәр бутап җибәрә. Мамадыш авылы, әлбәттә,

үз урынында тора. Кая китсен инде ул? Соң анда бит халык яши, мең еллар

инде. Мамадыш карт исә аның борынгы бабасы булуына ышанырга кирәктер,

аларның нәселе бик борынгы. Мамадыш ыруыннан ул ялгызы гына калды.

Бәлкем, Аллаһы Тәгалә безнең улыбызны тартып алмас әле. Алса, тагын

бирер.Кая баруыбызны беләсегез киләме? Себергә кузгалдык. Анда җир

күп, теләгән кадәр алып була, диләр. Туган җирне ташлавы бик авыр булды,

әмма башка түзәр чамабыз калмады. Җиребез начар безнең. Мамадыш әйтә:

артык күп кеше җирләнгәннән, ди. Исәннәре атсыз-тунсыз дигәндәй, көчхәлгә очын-очка ялгап бара. Сабан бетүгә, җан башына салына торган салым

өчен акча эшләргә таралалар. Кемдер балта эшләренә китә, кемдер Иделдә

йөкче булып яллана, кайсы мич салу эшен белә, икенче берсе итек баса.

Аты булганнарның язга таба аты аяксыз кала, хәтта үзенең җир кисәген дә

эшкәртә алмый. Минекенең аты юк иде, шуңа бар гомерен читтә эшләп

уздырды. Баштарак, өйләнешкәч, менә бер-бер артлы малайлар туар, имана

җире артыр, ат алырбыз, эшләр уңайга китәр дип өметләнде. Әмма Аллаһның

насыйбы безне читләтеп үтте, берсе артыннан икенчесе кызлар алып кайттык.

Мамадышның күңеле төште. Үзенең имана җирен һәр елны уртакка эшләүчегә

бирә дә, балтасы белән өтергесен кыстырып, чыгып югала. Уртакка эшләүче

имана җире өчен сыерга азыклата бер капчык тары бирә дә шуның белән

вәссәлам... баштарак утарларда, бай күршеләрдә батрак булып ялланды, аннары

инде балта эшләренә тотынды.

Без алай байлардан көнләшмәдек, гаиләсе ишле ярлыларга кызыктык.

Аңлыйсыздыр, әгәр гаилә башлыгының ике-өч өйләнгән улы булып, бар да

бергә тормыш тартсалар — картлар җәй буе үз хуҗалыкларын алып бара,

 яшьләр алпавытларда көнлекләп эшли: күз алдыңа китер — өч-дүрт сум.

Кайсы ир-атлар төрле эшләргә китә, хатын-кызлар өйдә киндер, җитен

талкый, йон эрли, киндер баса. Шулай итеп өс-баш, аяк киемлек кырып-себереп җыялар.

— Безгә әле... барасы да барасы! — Ир дилбегәне какты да атны куе

чытырманлыклар аша юлга әйдәде. Арба артыннан хатын, аннары бер-берсен

җитәкләгән кызлар теркелдәде.

Каршыга арбалылар очрый башлады. Зур тәгәрмәчләр, алагаем үгезләр,

чайкалып барган зур-зур камытлар. Арбаларда — утарга күптән түгел күченеп

килгән кешеләр.

— Бәлки сезгә ул кадәр еракка барып йөрмәскәдер, — диде Габдулла, — бәлки

Костанайның калдау җирләрендә тукталыргадыр?

Мамадыш җавап бирмәде, әмма бераздан үзенекен әйтте:

— Адәмнәр йөриләр, йөриләр... һәркем үзенә язганны яшәп бетерергә тырыша.

Минем бабай, адәм баласы хәрәкәттә булырга тиеш, ди торган иде. Ни өчен халык

яши? Аның җирен, ризыгын тартып алалар, аның динен кысалар, ул исә яши.

Нигәме? Чөнки ул хәрәкәт итә. Хәрәкәттә бәрәкәт — бабам сүзләре бу...

Офыкны алсу томан каплады, аннары ай калыкты һәм кылганнар өстенә

көмешсыман үтә күренмәле яктылык сибелде. Алар бардылар да бардылар. Буаларда

бакаларның кичке тамашасы башланды, сазлыкларда күлбогалар ауга чыкты.

— Тр-рр, тукта, бурлы. Сез, Алла бәндәләре — дәрвишләр, сихерчеләр сез,

сихерчеләр, — дип сөйләнә-сөйләнә, ир-ат арбадагы сандыкны тотып торган

бауларны чишеп атты. Күлмәк астыннан бауга тагылган ачкыч чыгарды һәм

йозакны ачты. — Карагыз, менә ул минем машинам! Ул ниндидер торбалар,

почмаклыклар, пружина, болтлар тартып чыгарды. Болардан тыш тәгәрмәчләр,

май савытлары, хәтта примус та бар иде. — Күрдегезме? Нефть белән эшли.

Шәп, көчле машина. Хет урман кис, хет бакчага су сиптер. Тегермәнгә дә

урнаштырырга була — ашлык тартасың. Менә шундый машина, — диде дә

тиз генә барын да тутырып, сандыкны йозакка бикләп тә куйды. Аннары бау

белән ныгытып бәйләде. — Шәп туфраклы җиргә барып ирешкәч, сөрәчәкбез,

орлык чәчәрбез, яшелчә дә утыртырбыз. Машинаны әйбәтләп майлармын да

яшереп торырмын. — Аның ябык йөзе үлгән кәлтәнең кипкән тиресе сыман

җыерылды, күзе исә төнге ерткыч күзенә охшап калды, әмма яхшылап карасаң,

анда өмет катыш шашкын бер очкынны шәйләргә була. Бичара Мамадыш

сандыкта машина түгел, ниндидер тимер кисәкләре белән примус кына икәнен

дә аермый, ахры. Үз авылына әйләнеп кайтса, хәерлерәк булыр иде дә...

Ул кичтә Габдулла һәм дәрвиш иртән үз юллары белән китәргә сөйләштеләр.

Киткәндә, Габдулла шулай да хатын белән сөйләшеп карарга булды.

— Күрмисез мәллә, ирегез акылдан язган.

Хатын ышанмыйча башын селкеде.

— Соң, аңлашыла бит инде, кем белән сөйләшсә дә!

— Мин дәме? — диде хатын. — Аның белән кая барганымны белмәгәч,—

димәк, минем дә башым киткән дигән сүз! Балага узуым да акылдан шашумы,

Аллаһ монысында безгә малай җибәрәчәк.

Ул акылсыз, әмма яшәргә омтыла, шушы хәерче, авыр, гадел булмаган

тормышта уллары булуын тели икән, монысы — акыллылыктыр, шәт. Йөдәгән,

интеккән бу адәм җәннәт рәхәте өметләнми, тормышның дәвам итүен тели.

Үзләренә бәхет язмаган икән, бу теләкнең улларында дәвам итәсенә ышана...

Үсмер егет шунда Мамадышның үз күңеленә онытылмаслык булып кереп

урнашуын сизде.

4

Габдулла төне буе төшендә коры, эссе далада адашып йөрүен, ниндидер

алсу томанга төренгән күлләрнең ялтыравын күреп, саташып ятты.

Аны Газизәнең каененесе — юаш, беркатлы Тәхәви уятты. Ул Габдуллага

апасыннан язу тапшырды, хөрмәт күрсәтеп, тастымалга төрелгән фарфор

тәлинкәдәге кайнар пәрәмәчләрне бирде дә чыгып йөгерде.

Тәлинкәнең төбенә коңгырт төстәге хәрефләр белән дога сүзләре язылган

иде. Габдулла, көлемсерәп, тәлинкәне битенә якын китерде: борынына көйгән

сөт исе бәрелде. Сөйкемле сөяк Газизә мәхәллә мулласының хатыны янына

барып йөри иде, тегесе тәлинкә өстенә дога укып кына калмаган — язып та

биргән! Әмма пәрәмәчләрдән дә шифалырак тагын ни бар икән соң? Тик башта

апасының хатын укыр.

«Безнең өчен хөрмәтле, зирәк, укымышлы энебез! Синең авыруың хакында

ишетеп, без бик борчылдык һәм тынычлыгыбызны югалттык. Әниебезнең:

«Бала югалту ачысын күрсәтмә, Ходаем», — дип әйткәнен хәтерлим. Хәзер

менә мин бәхетсезегез дә, якыннарымны югалту кайгысын бирмә дип, Аллаһ

Тәгаләдән сорыйм.

Якты чыраем, син дип сулаган һәр сулышым кайнар утка тиң. Синең яныңа

йөгереп бара алсам, ярдәм итәр, юатыр, тамагыңа ашатыр идем! Габдрахман

абзаң, Аллаһ аңа гомер бирсен, эшләре белән шулкадәр мәшгуль ки, бер минут

буш вакыты да юк, синең хәлеңне белеп кайтсын дип тә әйтә алмыйм.

Кадерле энебез, акыллыбыз, күземнең нуры, хәлең аз гына җиңеләйсә,

шунда ук килеп җит, апаң сине һәрчак сөенеп каршы алыр, кайнар күкрәгенә

кочар. Кил, энем, кил!

Аллаһ сине авырту-сырхаудан сакласын, бер-беребезне күрү, ярату

бәхетеннән аермасын. Сине хөрмәт итүче, өзелеп яратучы апаң бу хатны күз

яшьләренә манып язды, миһербанлы фәрештә сүзләремне сиңа җиткерсен».

Ул укып тәмамлаганда, үзенең дә күзеннән яшьләре тыелгысыз булып акты.

Күңелен җиңелчә җылы сагыш биләп алды, рәхәт иде аңа! Туганкаем! Гомерләре

аерым-ялгыз, чит-ят кешеләрдә узды, бары дүрт кенә ел Газизә тутасының

бәхетле рәхәт йортында бергә яшәлде.

Әй ул якыннарың янәшәңдә булган иртәләрнең күркәмлеге! Менә тутасы

уяна, уфылдап ала, кыштыр-кыштыр итеп киенә, менә авыз эченнән генә

сөйләнеп самавыр куя. Аннары апасы уяна, аны күрер өчен ятагыңда чак кына

борылу да җитә.

«Хәерле иртә, энем! Белсәң иде, мин бүген шундый төш күрдем, сиңа гына

сөйлим, тик барысын да түгел, кызыклы урыннарын гына!»

Газизә тутасының өендә бик рәхәт иде, кече Газизә апасының да монда

яшәве — ямь өстенә ямь иде. Хәзер ул йорт, апасы киткәнгә, чит-ят тоела.

Бәлки, Газизә апасы Габдрахман приказчикны яратып та чыккандыр, әмма

аның яшенә дүрт елны өстәү нигә кирәк булды икән? Менә шуның өчен

Габдулла өлкән Газизә апасын да, аның ирен дә (әйтерсең, моңа ул гаепле

кичерә алмады.

Җаекка, сәүдәгәр Галиәсгар гаиләсенә алып килгәндә, аңа ун яшь иде.

Әтисенең сеңлесе Газизә тутасы Галиәсгарга кияүгә чыккан була, кече Газизә,

тәрбиягә алынып, аларда яши.

Халык арасында йөргән сүзләргә караганда, Галиәсгарның эше гел уңучан,

әмма аның мул, иркен тормышы турындагысын арттыралар, чөнки аңа нинди

авырлыклар белән ирешкәнен ул үзе генә белә. Аның әтисе крәстиян, Казан

арты авылыннан, комлы туфраклы җирдән. Һава торышы — тотрыксыз, мондагы

шикелле кансыз, рәхимсез хакимнәр башка беркайда юктыр. Әнисе дөньяга

унөч бала китерә, шуларның икесе — ул һәм бер кыз туганы гына исән кала.

«Чыннан да, көчлеләр генә исән каладыр, күрәмсең, — диде әтисе Галиәсгарга.

— Сине бит ач-ялангач әниең ызанда тудырды. Ике көннән эшкә чыкты, чәчкән

җирне чапканчы, аннан әйләнеп кайтканчы синең җаның чыккандыр инде дип

уйлыйсың. Әмма син, үксеп елаудан зәңгәрләнгән сабый, исән ятасың».

Галиәсгар нык, таза булып үсеп килә. Әтисе үсмер улы белән бәхет эзләп

китә: базарлар буйлап тегермән ташы сыман авыр гәүдәсен өстерәп, кайракчы

булып йөри, Бакуда нефть тармакларында эшли, трактирларда идән юа, Әстерхан

базарларында да кайнаша. Ниһаять, Әй буендагы Златоуст урманнарына барып

җитеп, дегет куа башлыйлар, бу эш табышлы булып чыга. Җаекка килгәндә,

кесәләрендә аз-маз маялары була, шуңа йорт-кибет алалар һәм сәүдә эшен

башлап җибәрәләр. Галиәсгар үз якларының оста куллары чиккән яулыклар,

сөлгеләр, кәләпүшләр ташыды. Дала кешеләрен җәлеп итә торган мондый

эшләнмәләрне соңрак приказчиклары күпләп-күпләп кайтарды. Аларга алмашка

казакълардан йон алып, авылларга җибәрделәр, андагы оста куллар төрледәнтөрле бизәкле шәлләр, кофталар, бияләйләр, шарфлар бәйләде. Үләренә ике атна

кала, карт өчен иң куанычлы вакыйга булды: аны, ниһаять, гильдия дәрәҗәсенә

яздылар. Әмма улының Кушлавыч мулласы кызына өйләнүен көтеп җиткерә

алмады. Галиәсгар үз теләге һәм кызның ризалыгы белән гаилә корды, моның

өчен гомере буе үзенең сәүдәгәр булуына рәхмәтле иде. Бары тик гаярь сәүдәгәр

генә калалар һәм салалар буйлап йөри һәм үзенә тиң ярны таба ала!

Кыз белән беренче тапкыр күрештергәндә, ни гаҗәп: тәүдә жәлләү хисе

баш калкытты. Нечкә буй-сынын озын-атлас күлмәк каплаган, күндәм генә

салынып торган ябык беләгенә беләзек кигән, озынча аксыл йөзенә энҗе белән

чигелгән калфагы килешеп тора. Коеп куйган ханбикә инде!

Хатыны белән Җаекка килеп төшкәч, кала аңа кызыксыз булып күренде.

Хезмәтчеләр арбадагы йөкне бушатканда, алар кунак бүлмәсенең тәрәзәсе

янында басып тордылар. Чокыр-чакырлы юл һәм таш җәяүлеләр юлы, тузанга

баткан әрекмәннәр, соры, көйгән сәрви куаклары. Аларның йорты янында

йөргән чучкалар капканың кирпечтән төзелгән багана төпләрен казымакчы

булып актарына.

— Әй, кем бар анда, куыгыз әле шул хайваннарны! — дип кычкырды ул,

һәм хезмәтче шунда ук әмерне үтәргә йөгерде.

Ул карашы белән залны айкап чыкты. Моңарчы аның горурлыгы булган зур

агач кисмәкләрдәге бүлмә гөлләре дә ялган ялтыравык кебек тоелды.

Язын хезмәтче ишегалдында чәчәк түтәлләре ясады һәм хуҗасы Ырымбурдан

алып кайткан орлыкларны чәчте. Май ахырында беренче үсентеләр күренде,

җәй башында хуш исле гөлләр — соргылт шәмәхә шеббуйлар чәчәк атты,

люпин белән лилияләр дә бөреләнде. Галиәсгар сөенеченнән елмайды. Ураза

вакыты, кояш чыкканнан соң, авызга бер валчык, бер тамчы су алмыйсың,

тән җиңеләя, тамырларда кан йөреше иркенәя, үзеңне тере, сәламәт сизәсең.

Йә Аллам, нинди матур көннәр, аннан да бигрәк төннәре!..

Ураза тәмамланды, һәм җәй дә үтеп китте. Җылы әбиләр чуагы башланды.

Газизәнең дә көмәне сизелерлек түгәрәкләнде, әмма ул тәненә ятып торган

муслин, атлас күлмәкләренә сыя һәм шуның белән төз-зифа күренә иде.

Галиәсгар, түземсезләнеп, бәхеткә күмелер көнен көтә, нәкъ үзе кебек таза,

нык, гомерле улы туар дип өметләнә. Әмма хатыны җиде айдан җитлекмәгән

елак чирләшкә кыз бала тудырды. Хатынын хөрмәт иткән Галиәсгар хәтта шушы

хәлсез җан иясендә дә ниндидер нәфислек, нәзакәтлелек, дөресен әйткәндә,

аксөяклек күрде. Вакыт узган саен, күңелгә әкренләп шом керде: туташ, сүз дә

юк, бик әйбәт — пианолада уйнар, матур-матур киемнәрдән йөрер, әмма аңа

малай кирәк. Матурлыкка матур булмаса да ярар, әмма сала малайлары кебек нык,

таза булып тусын, көчле, ушлы, эшен дәвам итүче булсын иде. Ул кичләрен зур

буш ишегалдында торган тарантасның канатына утыра да, йолдызлар сибелгән

күккә карап, калтыранган тавышы белән авыз эченнән генә догалар укый.

Аннары, язмышыннан зарланып алгач, өйгә керә һәм дулкынланып, ашыгып

йокы бүлмәсенә уза. Тәрәзәдән сузылып кергән ай яктысында тагын да пакьләнеп

күренгән ике нечкә беләк муенына уралуга, бар дөньясын оныта.

Ул барыбер Аллаһның гаделлегенә һәм үзенең бәхетенә ышанды. Һәм,

ниһаять, көннәрдән бер көнне, чираттагы юл-сәфәреннән әйләнеп кайткан

Галиәсгар каршына, тыны-көне бетеп, бала караучы йөгереп чыкты:

— Сөенче, әфәндем, улыгыз туды!

Алты яшьләренә кадәр улы башка малайлар кебек үк — кирәк кадәрле кире,

үзсүзле дә, кирәк кадәрле назлы, ягымлы да булды, бүлмәләр, ишегалды буйлап

йөгереп йөрде, әрекмәннәр арасына качкан чебиләрне пырхылдатты, әнисе

исә, кыртлый тавык кебек кыткылдап, аның артыннан йөрүдән бушамады.

Аннары алар хатынының бертуганының кызы кече Газизәне алып килделәр

һәм малайны карауны аңа тапшырдылар. Шулай да өлкән Газизә кызга бик

ышанып бетмәде, улын күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Бервакыт улы

ике кулын җәеп торган әнисе янына йөгереп килде дә, абынып, аның күпереп

торган итәгенә егылды. Улын күкрәгенә кыскан ана ирен чакырды.

— Тыңлале, йөрәге ничек сикерә, — дип сак кына улын аңа бирде.

Галиәсгар малаен кочаклап, күкрәгенә кысты һәм күкрәгенең сул ягы тоташ

бер күтәрелеп, бер төшеп торуын сизде.

— Мин аны Амри әфәндегә алып бардым, — диде хатыны, дөньядагы бар

чирләрне яхшы белүче француз табибының исемен дөрес атамыйча.

— Һәм... нәрсә диде инде ул?

— Тумыштан, йөрәк авырулы, — диде.

Галиәсгар бит очлары янып торган нык, таза табиб әфәндене күз алдына

китерде, маклер Алчинның хатыны шактый вакыт бала тудыра алмаудан

дәваланып йөргәнен исенә төшерде, ахырдан хатын табибның үзенә охшаган

малай тапты.

Соңрак, кара айгырга атланып далага чапканда һәм кыйшайган ялгыз кабер

янында озаклап уйланып утырганда, башына төрле уйлар килде. Әгәр гаеп

үзендә икән, ул да хатынын дәваланырга җибәрер иде, улы коеп куйган месье

булса булсын иде шунда, әмма ул Галиәсгарның мирасчысы саналыр иде. Тик

гаеп нәфис хатынында, дип фикер йөртте ул.

Кызы белән улы бер елда үлеп киткәч, Галиәсгарга дөнья беткәндәй тоелды.

Аны күп нәрсәләргә ирештергән көчле рухы чатнады.

— Ходаем, хет кече Газизә малай булмаган шунда! — дип ычкындырды ул

бервакыт, сызланып. — Үз улым кебек яратыр, мирасчым иткән булыр идем!

Кайгыны хатын-кызларга хас сабырлык белән кичергән өлкән Газизә йомшак

кына әйтә куйды:

— Газизәнең энесе Кырлайда чит-ятлар арасында интегә, чын мәхдүм — укый

да, яза да белә, гаҗәеп акыллы, диләр.

— Газизә, сөеклем... Әйдә, кичекмәстән Кырлайга кеше җибәрик! Алып

килсен малайны!

Күңел ышанмый, Казаннан унсигез көн буе суыкта чанада килделәр

микәнни? Дөрес, Габдулланы эзләп табып, озатуны оештырырга тиешле Бәдри

абзый аңа яңа бишмәт, яңа киез итек, бүрек сатып алды, һәм малайны кырык

тартмачы Алты-биш Сапыйга ышанып тапшырды, аның хатыны исә юлда аңа

кыска тун кидерде. Хатын үзе толыпка төренде һәм тыгызлап тутырылган кабык

сандыкны барлады, өстәвенә бичара Алты-биш Сапыйны ниндидер гаепләре

өчен әрләп алырга онытмады. Кеше ышанмаслык хәл, ир — баш, хатын— муен,

диләр, монда хатынның теле телгә йокмый!

Озын юл күз камаштыргыч карлары, печән эченә күмүгә карамастан, сызлап

авырткан аяклары һәм кырык тартмачының туйдыргыч мыгырданулары белән

истә калды. Атлы юлчылар куна торган ханәләргә тукталганда, аягына баскач,

малайның башы әйләнде, төннәрен йоклаганда үзен сикәлтәле юллардан

баргандай сизде.

Ниһаять, Җаекка килеп җиттеләр, менә урам, кирпеч терәкле, өсте озынча

түгәрәкләп ясалган, түбәсе калай белән ябылган капка. Менә тутасы һәм апасы

белән түр якка керәләр, каршыларына күпереп торган мыеклы зур гәүдәле

абзый килде. Ул туктап, тәмәкесен суыра-суыра, малайга күзен төбәде. Аның

карашында малай үзен күргәндәй булды: нечкә муен, бәрхет кәләпүш кигән

киң маңгайлы түгәрәк баш, өстендә кыек якалы күлмәк белән жиңсез өс киеме,

аягында калын йон оекбаш. Оялса да, башын күтәреп, ачык итеп, зурларча:

— Әссәламегаләйкүм! Иминлек сезгә! — диде.

Ул апасы белән бер бүлмәдә йоклады. Идәндә дә, сәкедә дә түгел, лак белән

ялтыратылган аркалы агач караватта! Борынына иләнгән сарык тиресе, сөт

яисә пешкән бәрәңге исе түгел, апасының кием-салымыннан сизелер-сизелмәс

аңкыган ислемай аңкуы килеп керә, аңа кар өстенә салып чистартылган

палас, агартылган чиста диварлар, буялган идән, түшәм, ишекләр исе килеп

кушыла.

Апасы Габдулланы ятакка салып, юрганын ян-яктан кыстырып куя һәм

аның кырыена утыра да әкиятләр сөйли. Каһарманнары исә көн дә бер үк

— матур, кыю патша уллары. Алар турында сөйләгәндә, апасының сулышына

гүя ут каба, әйтерсең, ул үз шаһзадәсенең каршына йөгерә...

Иртән уянгач, апасы көлә-көлә аны йолыккалый һәм аның борынына гаҗәеп

якын, әнисенең җылы исе бәрелгәндәй тоела. Яңа гына уянган апасының йөзе

алланып, шешенкерәп киткән. Габдулла учы белән аның яңакларына кагыла,

апасының чәчләре аның битенә ишелеп төшә. Габдулла аның күзеннән, йә

булмаса күпереп торган колак йомшагыннан әнисенең чалымнарын тапмакчы

була. Галиәсгар абзасы апасына яңа алкалар вәгъдә итте. Бәлки, аның

приказчигы Габдрахмандыр... Ул Газизәгә өйләнергә тели бит.

Өйдәге өлкәннәр, хәтта асрау карчык, ишегалды себерүчегә кадәр апасына

карата аерым карашта. Габдулла бу ягымлылык астында үзе өчен ниндидер

сагыш яшеренгәнен сиземли: бу бит — кыз белән ягымлы итеп саубуллашу

лабаса!

Малайны ачы котылгысызлык интектерә һәм беркөнне түзми, читләтеп сүз

башлый:

— Газизә апа, үзеңнең балаларыңны да... шулай бик, бик яратырсыңмы?

— Әлбәттә! — дип җавап бирә апасы, алдын-артын уйлап тормый, — сине

яраткан кебек бик-бик яратырмын!

Габдулла, көч-хәл белән сулышын тыеп:

— Ә аны? — дип сорады.

— Аны дигәнең кем инде ул?

— Приказчикны инде.

— Алай димә, Апуш. Шуны бел: кечкенәләргә аның кадәр күп сорау бирергә

ярамый.

— Ярар, бирмәм, — дип килешә малай. — Уйлармын гына. Анысы беркемгә

дә тыелмый.

Апасы дәшми. Йөзен уй, сагыш баса, ул энесеннән юату сүзләре көтә

шикелле, әмма малай тынып калган. Аның апасына булган мәхәббәте шундый

көчле, башка берәү дә аны Апуш кадәр ярата алмас.

...Пәлтәсе җиңел, барыбер туңмый, чөнки ул тиредән тегелгән, куян бүрек,

шарф. Киез итекләре ак, яңа, шуңа авырдан бөгелә. Аның мондый итекне

кайчандыр Кырлайга килгән исправникта гына күргәне бар иде. Шарфны исә

авылда, тамагына салкын тимәсен дип, мөәзин Гали генә бәйли иде. Карлыккан

тамак белән намазга чакырсынмыни?

Малай ишегалды уртасында басып тора. Ак көрт яртылаш күмгән биек койма

башында ачы тавышлы саесканнар нидер бүлешә. Малай тирәсендә, сөенечле

ырылдап, эте сикергәли. Урамнан чана табаннарының шыгырдавы, атларның

пошкыруы, малайларның чыр-чуы ишетелә. Тик аның урамга чыгасы килми.

Малайлар таныш булмаганнарга карата рәхимсез кылана. Юк, ул алардан

шүрләми, карга төртеп егуларыннан да, хәтта сугуларыннан да курыкмый. Әмма

яшьтәшләреннән көчсезрәк булуын сизә, ояла ул. Ярар, аның каравы, берсе дә,

үскәч, аның кебек мулла булып, халык алдында вәгазь сөйли алмас әле.

Менә кече капка ачылды, аннан чана тартып Газизә тутасы килеп керде.

— Апуш, абзаң сиңа чана бирде.

— Рәхмәт.

Таудан шуарга ярата иде ул. Аларның тал чыбыгыннан үргән кәрҗин сыман

нәрсәләре бар иде, җәен ул тавык утырту өчен хезмәт итә. Асрамага алган атасы

аның ян-якларын җылы тирес белән сылады, тирес суынгач су сипте, каткач,

тагын сипте. Бозлы чана таудан шуып та күрсәтә иде! Аның төбе ясмык кебек

кабарынкы булганга, таудан төшкәндә ул әйләнә-тулгана да бөтереп алып китә.

Берчак шулай боз чанасы ычкынып китте дә бәкегә чумды. Үзе дә чак кына

чуммый калды.

Төшке ашка кайткан абзасы малайның чана янында басып торганын

күрде.

— Йә ничек, бүләгем ошадымы?

— Рәхмәт!

— Нигә шумыйсың? Тауга бар. Авылда шуганың булгандыр бит? Әллә чанаң

юк идеме?

— Бар иде, — дип җавап бирде малай. — Боз чанасы.

— Ә-ә! — дип шаркылдады Галиәсгар. — Сыер бугы белән сыланган! Һәм

таудан аска в-ы-ы-ж, шулаймы? Әллә малайлардан шүрлисеңме?

— Курыкмыйм. — Ул туңган иде, шуңа иреннәре дерелдәде.

Галиәсгар, шаяртып:

— Менә чанаңны урам себерүчегә бирермен әле! — диде.

— Мә, бир.

Чанасын ишегалдында калдырып, ул урамга чыкты. Анда никрутлар бәйрәм

итә иде. Шөлдерләр тагылган, парлап, өчәрләп җигелгән атларның чаналарына

бәйрәмдә генә кия торган туннарын җилбәгәй җибәреп, суыктан һәм исерткечтән

кызарган чырайлы егетләр төялгән, алар бар көчләренә акыралар иде.

Шунда берәүләренең чаналары ауды, атлар мичәү бауларына буталды. Бер

әзмәвер урам уртасында тезләнде. Йөзе кызарган, күзе яшьле.

— Галиҗәнап патша гаскәре саф-фына каб-бул ителде...

Аңа рәхәт, шул ук вакытта ачы да, сагышлы да. Ул күңелле көйгә сузып

җибәрде:

Казынька-казачок,

Казак, миленький дружок...

Кызларга да күңелле. Берсе — киң кәшемир шәлгә төренгәне — кулындагы

яулыгын болгап җыр башлады:

Не я тебя поила.

Не я тебя кормила.

На ножки поставила,

Уважать заставила,

Коротеньки ножки,

Сафьянны сапожки.

Үзләреннән соң ниндидер әшәке куркыныч сөрем калдырып, алар китеп

барды. Шул исне сулап, казакъ балалары чабып узды.

Алар, кибәннән печән йолкый торган озын саплы тимер ыргак күтәреп,

ике малайны куа бара. Малайлар яланбаш, берсе — аксыл, икенчесе — каракучкыл. Бер кул белән бүрекләрен кысып тотканнар, икенчесендә бозланып

каткан ат «алмасы». Габдулла янына җиткәч:

— Нәрсә каттың? Арт сабагыңны укыталар бит!.. — дип кычкырдылар.

Габдулла үзе дә сизмәстән аларга иярде.

— Эләктер мужикны, бир кирәген!

— Мә! — аксылы шаркылдап көлде. Борылып, ат «алмасын» төзәп атты.

Алдан йөгергән казакъ малае лап итеп килеп төште, сүгенә-сүгенә артта

калды.

— Шул кирәк сиңа! Кая? Әнә капка...

Чалшайган тәбәнәк капка янына җиткәннәр иде, шулвакыт майга баткан

кыска мамык сырмалы егет чыкты.

— Һайт! — дип кычкырып, юри генә казакъ балалары артыннан чапкан

булды. Аксыл йөзле малай тамагын ертып акырды:

— Сине тотабыз... тотабыз дим бит!

Габдулла кузгалмады. Кара-кучкыл бүреген киде:

— Мин дә чапмыйм. — Аксылына кычкырды: — Санька, кирәкми!

Санька борылып килде, көлә-көлә, малайларга бүреге белән селтәнде:

— Котыгыз ботыгызга төштеме? Безне куркыта алмассңћ, Минька безнең

белән бит! Кирәк булса, Минька өчен бөтен депо күтәрелә. — Кызуы басылмаган

малай, бүреген киеп, шаяртып, кара-кучкылына бәйләнергә тотынды: — Син

нишләп чапмадың, Ицик, ә? (Без аны үзебезчәләп Ицхак дип тә йөртәбез).

— Исемә төште, бүген шимбә икән бит. Әгәр, мәсәлән, пәнҗешәмбе...

— Их син, яңгырдан соң пәнҗешәмбе ниемә?! Ишеттегезме, нәрсә дип

кычкырды Клыков? Мужикны тукма, ди. Ицик, син яһүдме?

— Яһүд, — дип килеште Ицик көлеп кенә. — Белсеннәр, минем абзый

Ырымбурда казна раввины.

— Казнаныкы! Казаклар алар синең абзаңнан да казнапырак.

Габдуллага малайлар белән очрашу, таныш булмаган чит тормышны күрү

ошады. Чит, әмма шул ук вакытта чит үк тә түгел, чөнки чынында аның асылы

нәкъ синеке кебек, хәзергә кадәр үз тормышыңны беркемнекенә охшамаган,

бердәнбер дип саныйсың, башкасын уеңа да алмыйсың.

Ицхак бик шаян малай. Ул мәрхүм әтисе кебек приказчик булырга тели.

Көндезен ул кибеттә сәүдә итәр, кичке аш вакытында бер чәркә акны каплап

куяр иде. Көн саен! Тагын бер хыялы бар — өйләнү.

Ул:

— Сез минем әнинең җырлаганын тыңласагыз! Ул, мин өйләнергә

ризалашкач, шундый сөенде, — диде.

Сима апа буяучы, тукымалар манарга бары ярлы-ябагай гына йөри, шуңа

каланың фәкыйрьләре генә Сима апаның кайгысын белә: аның ике өлкән улы

да буйдак иде.

— Бар кайгым — алар буйдак! — дип өметсезлеккә төшә буяучы хатын. — Ни

өченме? Әйтәм: Яша сөргендә, Мотяны исә тиздән сөрәчәкләр. Белмисезме?

Әйтәм: Мотя да студент.

Ицхак студент булмаячак, унөче тулуга өйләнәчәк. Кияү егете! Урамга

уйнарга чыкса да, артыннан анасы йөгереп килеп, пәлтә төймәләрен төймәли,

һич югы, башында шәп утырса да, бүреген рәтләштергәндәй итә.

Авылда чакта Габдулланың тимераяк турында ишеткәне дә юк иде, монда

Галиәсгар абзасы чын, эләктергечле, «Нурмис» дип аталганын алып бирде.

Әмма ул дуслары кебек тимер табанга беркетелгән агач кискәдә шуды. Аны

малайларга Саньканың абыйсы Дмитрий ясап биргән иде. Алар берсен-берсе

куа-куа, җәяүлеләр сукмагында да, юлда да шудылар, туры килгәндә, извозчик

чаналарына ябышып та бардылар. Эңгер-меңгер куергач, шәһәр бакчасына

китәләр. Анда казакъ оркестры, газ фонарьлары, шугалакта бөтерелгән

гимназистлар, приказчиклар, яшь корнетлар — атлы гаскәр офицерлары һәм

түрәләр, шулай ук туташлар... Бу бәхетлеләр буфетларда кайнар чәй эчә, тәм-томнан авыз итә.

Әмма извозчик чаналарына тагылып йөрүләр юк...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2016

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев