Логотип Казан Утлары
Публицистика

Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителәчәк

Тәкъдим итү кичәсе Декабристлар урамы, 2 йортта узачак.

3 июль көнне сәгать 11:00 дә күренекле халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителәчәк. «Кәнәфи» - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы. «Ерактагы якын туганнар» китабында исә сәфәрләрдән язмалар тупланган.

Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында. Үзгәртеп кору елларында сүз иреге, хөррият белән бергә башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатлар да өскә чыкты. Язучы үз әсәрендә кәнәфи ияләрен шушы үзгәреш шартларында тасвирлап, аларның әхлакый йөзен күрсәтә.

Тәкъдим итү кичәсе Декабристлар урамы, 2 йортта узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев