Логотип Казан Утлары
Публицистика

Унтугызынчы китап бастырылуга әзерләнә!

"Казан утлары" китапханәсе сериясеннән унтугызынчы кесә китабы тиздән дөнья күрәчәк.

Хөрмәтле дуслар, шатлыклы хәбәр белән уртаклашасыбыз килә. Тиздән "Казан утлары" китапханәсе сериясеннән унтугызынчы кесә китабы  дөнья  күрәчәк.

Шагыйрә, радиожурналист Шәмсия Җиһангирова исеме татар дөньясына яхшы таныш. Бу китапка исә аның соңгы елларда иҗат иткән чәчмә әсәрләреннән хикәяләре туплап бирелде. Аларның барысы да халкыбызның күңел җәүһәрләрен кушып чиккән бизәкләр кебек – һәркайсы җан җылысы, тирән психологизмы белән үзенә тартып китерә һәм укучы йөрәгендә кайтаваз булып яңгырый.

Китапны укудан соң туган уй - хисләрегез белән комментарийларда бүлешә аласыз!

Китап тышлыгың авторы Элеонора Җамалиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кич. Бу китап, кунел нен ин тирэн жиренэ кадэр тетрэндерде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хормэтле редакция хормэтле якташым дип язасы килэ, лэкин сез миннэн бераз зуррак.Зууур рэхмэт. Мослим якларында гына була торгах матур исемлеШэмсия апа китабыгызны сатып алганда ук яраттым белдем кунел кылларын тибрэтэчэген. Шулкадэр якын шулкадэр таныш кино караган кебек язган сузлэре сурэткэ эйлэнэ дэ узен шунда йорисен. Шунда яшисен.Шулай хис итеп борчылып соенеп дулкынланып укыйсы килэ иде куптэн. Нихэять. Житми дэ калды.Сездэ язасы сузлэр куптер берук язмый безне мэдрэмж итмэгез бу бэхеттэн. Шагыйрэ яраткан шагыйрэбез сезгэ бик тэ килешэ чэчмэ эсэрлэр дэ языгыгыз без котеп калабыз.Сезнен гасырда яшэгэн ул чорларны куз алдына китерэ алган кешелэрне соендерегез. Сэлэмэтлек кэлэмегезне тоткан кулларыгызнын талмауын яна хикэялэргэ матур сюжетлар телэп каламбур. Тагы бер кат рэхмэт рэхмэт белдерергэ момкинлек булганы очень