Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ул - киләчәк шагыйре.

Китапханәче Кифая апа, Рафис абый, соңрак Алабугада махсус белем алган Флүдә апалар өр-яңа китапларны, «Казан утлары», «Азат хатын» журналларын кычкырып укуны оештыралар иде. Авыл мәктәбе, авыл китапханәсе, укытучыларыбыз безнең иҗади дәртебезне уятуда төп сәбәпчеләр булды. Мең рәхмәт аларга!

Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел.

Бөтен мәктәбебез белән Габдулла Тукай,  Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен ярыша-ярыша яттан сөйләгән, аларның каһарманнары белән әсәрләнеп йөргән чакларыбыз истән чыкмый. Күрше карчыгының ак әтәчен урлап, ачы каргышы төшеп, дененнән язган «Нәни разбойник»ның коточкыч фаҗигасен аңламыйча, гыйсъянчылык романтикасы чын-чынлап котыртып әсәрләндергән, исәрләндергән чаклар... Чемберлинның «анасын сатып», йодрыгын күрсәткән кыю каһарман инде барыбызга да идеал булган ул еллар. Шөкер, озакка сузмыйча, «Газраилләр»е, «Җир уллары» фаҗигаләре, «Такташ үлде», «Урман кызы» кебек күңелнең түренәрәк үтеп, акыл-зиһенне уяткан чын шигъриятне тоемларга һәм, ниһаять, танырга өйрәнгән мизгелләр.

Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н бөтен өй эчебез белән, күрше-күләнне җыеп, кычкырып укыган кичләр. Әткәм – сугыш гарибе, тарих укытучысы – унбер бала атасының «Моабит дәфтәрләре»н яттан белүе үземә дә күчкән алтмышынчы еллар. Ибраһим Гази, Нәби Дәүлинең сугыш кырындагы һәм әсирлектәге фаҗигаләрне, бөтен дөреслеге белән язган «әдәби репортажлары», хикәя-повестьлары. Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмирнең кирпеч калынлыгы «Алтын йолдыз»ы, «Ялантау кешеләре» һ.б. дистәләрчә язучы, шагыйрьләрнең китапларын көтеп алып укыган үсмерчаклар. Көндез – балалар өчен, кичен зурлар өчен һәр атнаның өч көнендә күрсәтелгән кинофильмнар безне үзебез яшәгән дөньяны танып белергә өйрәткәндер. Без китаплардан, кинофильмнардан батырлыклар кылырга яратылган әти-бабаларыбызны эзләдек. Үзебез дә аларга охшарга тырышып үстек. Уйнаган уеннарыбыз да «Таш каланы алу», «Ярдан сикерү», «Кылыч сугышы», «Окоп-штаблар төзү» уеннары иде. Авыл клубындагы ике шкафка тезеп тутырылган китаплар кулдан-кулга күчеп тузып бетте. Озакламый клуб шкафындагы китаплар махсус төзелгән китапханәләргә күчте. Дәүләтебез ул китапханәләрне йөзәрләгән, меңәрләгән өр-яңа китаплар белән тутырды. Авыл китапханәләрендә яздырып алынган газета-журналлар саны ике дистәдән артып китә иде.

Китапханәче Кифая апа, Рафис абый, соңрак Алабугада махсус белем алган Флүдә апалар өр-яңа китапларны, «Казан утлары», «Азат хатын» журналларын кычкырып укуны оештыралар иде.

Авыл мәктәбе, авыл китапханәсе, укытучыларыбыз безнең иҗади дәртебезне уятуда төп сәбәпчеләр булды. Мең рәхмәт аларга!

Алтмышынчы елларның җылымса җилләре тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган егет-җилкенчәкнең иҗади дәртен тагы да көчлерәк уяткан икән. Сугыш чоры балалары язган беренче әдәби әсәрләрнең үк һәркемне сискәндереп җибәрерлек тәэсирле булуының төп сәбәбе дә шундадыр, мөгаен.

Җитмешенче еллар башында яшь шагыйрь Рөстәм Мингалимовның «Эзләр» исемле беренче җыентыгы да нәкъ шундыйлардан иде. Әлеге җыентыкны бер тында укып чыктым да шагыйрьнең олылыгын акылым белән дә, күңелем белән дә тойдым. Шул сәгатьтән аның иҗатын үземә гомерлек юлдаш иттем. Шөкер, үзе белән дә якыннан танышып, аның киңәшләре белән әдәби иҗатка кереп киттем. «Эзләр»дә сугыш ятименең, аның чордашларының коточкыч афәтләрдән сакланып калу өчен кылган гамәлләре, кичерешләре, газаплы хисләре язылган эзләр булып сурәтләнә. Кырыс реализм дип атала икән шундый сурәтләү ысулы. Башкача була алмый – эчтәлеге, чынбарлыгы кырыстан гына торсын да?

«Эзләр» җыентыгындагы шигырьләре шагыйрь исеменнән: «Мин дөньяга килдем, минем үз дөньям, шигъри дөньям бар. Мин үз дөньям белән бөтен кешелекне яман чирләрдән, салкын җилләрдән, вәхшилектән саклаячакмын», – ди кебек. Шул фикерләрнең гомумиләштерелгән йомгагы булып «Кулым ныгысын әле», дигән шигырь тора. Юк, юк, кулы ныгыгач, дөньяның бар малын, мөлкәтен бармакларын батырып көрәп алырга хыялланмый ул. (Уйлап кына кара, бүгенге көннең әхлакый йөзен илле ел алдан күргән түгелме соң булачак Халык шагыйре?!) Аның ныклы кулы әнкәсен, гаиләсен, инде күргән-кичергән кимсетүләрдән аралап калу өчен дә, үз кавеме, милләтенең бу якты дөньядан бер эзсез югалмавы өчен дә кирәк. Ни кызганыч, тәкъдирендә газаплар кичәргә дучар ителгән ыру-кавемне көн саен кабатланып торган кырыслыклар сагалап тора шул. Кулы нык булса да, әткәсен сугышта һәлак булудан йолып кала алмый бала, ата-бабасы гасырлар буе көн иткән туган авылы Йолдызны да саклап кала алмый шагыйрь. Иделне буып, электр станциясе төзелгәч, су астында калачак авыл күченеп тарала. Мондый язмышка милләтнең «тал бишеге» булган дистәләрчә, йөзләрчә татар авыллары дучар ителә.

 

Аэродром иде безнең урам –

Казлар күтәрелде каңгылдап.

Бүрәнәгә утрып уйлаштык та,

Мин китәргә булдым авылдан.

                                         («Авылдан хат»).

 

Шагыйрьнең тормыш юлын беләсең килсә, аның дүрт томлыкка тупланган иҗаты белән тулысынча танышып чыгарга кирәк. Кулы ныгыган саен, ул тагы да авыррак ташлар актара, иҗаты үскән саен, эзләре тирәнәя, адымнары киңәя. Ә фәлсәфи шигырьләре, соңрак драма әсәрләре милли әдәбиятыбызны тагын да баетырлык дәрәҗәгә җитә.

Рөстәм Мингалимнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләре, әкиятләре, пьесалары үз вакытында әдәбият белгечләренең игътибар үзәгендә булдымы, юкмы – бүген исә аларга мөрәҗәгать итүчеләрнең кимегәне юк. Республикабыз мәктәпләрендә үзешчән театрлар аның «Шүрәлеләр үч алмый», «Сихерләнгән урман» кебек пьесаларын «сәхнәләштерүгә» алыналар. Аның әкият-пьесалары, чит телләргә тәрҗемә ителеп, курчак театрлары сәхнәсендә уйналды. Ә зурлар өчен язылган, җитди конфликтларга корылган пьесалары турында андый сүзне әйтеп булмый әлегә. Әйе, пьесаларның сыйфаты һичбер хилафсыз. Әнә Кәрим Тинчурин театры (режиссёры – Р.Заһидуллин) «Өченче бүлмәдә эт яши»не сәхнәгә кабаттан кайтарды. Дәүләтнең бер күзәнәге булган гаилә, шул исәптән милли гаиләләрнең «төзеклеге», тулылыгы бүгенгә караганда да актуаль бит. Дөресрәге, һәрчак актуаль булачак. «Кайда сез, ирләр?», «Кунак кызы гел килмәс» спектакльләре дә Әлмәт, Камал театрларында уңыш казанган иде. Ә менә «Тау артында илле бүре», «Дүрт кешелек урындык»ны элек тә, хәзер дә нигәдер сәхнәләштерергә алынмыйлар. Юкса, бөтен дөньясы коррупциягә, ике төрле стандартларга корылган, кавемчелек биләп алган, базарлары ялган ризык, ялган дарулар белән туган бүгенге заманда олы сәхнәне, олы экраннарны көтәләр бу пьесалар.

Рөстәм Мингалим иҗатына әлегәчә тулы бәя бирелмәде, дип әйтү гадел булмастыр. Бәя бирүне, әдәбият белгечләре тарафыннан язылган фәнни мәкаләләр дәрәҗәсендә дөньяга чыгуны, әлбәттә, һәр иҗатчы көтә, шуны көтеп яши. Әмма хак бәяне  бары галиҗәнап вакыт үзе генә бирә ала. Күпсанлы укучылар, тамашачыларның бәясенә дә өметләнә иҗатчы. Ни дисәң дә, ул үзенең әсәрләрен, әдәбият, сәнгать белгече ничек бәяләр, дип түгел, ә укучыларына юллап иҗат итә ич. Йә, бу хакта сүз куертасы юк. Әдәбият, сәнгать белгече дә шул ук укучы, тамашачы бит инде. Укучылар арасында танылу өчен трибуна булырга, радио-телевидение аша чыгышлар ясарга кирәген дә белеп тора иҗатчы. Экраннарга, радио эфирына чыгарга һәрчак әзер иде Рөстәм абый. Үз иҗаты белән дә, бигрәк тә үзе табып-барлап торган шәкертләрен дөньяга чыгару теләге белән дә... Алабугада яшәп иҗат итүче, сукыр шагыйрь Фазыл Шәехнең моңарчы беркем дә күрмәгән, ишетмәгән шигырьләрен үзе туплап, үзе редакцияләргә илтеп бастырды. Үзе үк, артыннан йөреп, китап нәшриятында җыентык бастырып чыгарды. Аның «Көзге күкрәү» исемле тәүге китабын Татарстан радиосы аша үзе һәм артистлар укуында халыкка җиткерде.

Актанышта «Агыйдел дулкыннары» иҗатчыларының, барлыгы 25 кешенең, иҗат үрнәкләрен Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгаргач та нәкъ шулай булды. Язучылар берлегенең 70-80нче еллардагы идарә әгъзалары, бигрәк тә әдәби киңәшчеләре яшь иҗатчыларны барлау, остазлык итүне изге бурычлары дип күрәләр иде шул. Таңнан торып озын юлга чыгып китә идем. Казанга иртәнге сәгать 7дә барып җитү белән, Язучылар йортының икенче катындагы кырый бүлмәгә үтеп керүгә, күзлеген текә маңгаена күтәреп, Рөстәм абый торып басар иде дә:

– Килеп җиттеңме, дустым? Тагы ниләр язып алып килдең? – дияр иде.

Эш күплектән сөенә иде. Чип-чиста иҗат үрнәкләрен үзе үк бүлмәсенә кергән бер язучыга кычкырып укыр иде, үзен бик бәхетле санар иде. Миңа карата аеруча игътибарлы булды ул. Моңа үземнең дә аның иҗатын үрнәк итеп, шигырьләрен күп еллар сәхнәдән сөйләвем тәэсир иткәндер, бәлкем. «Иртәгә» исемле поэмасын тулы килеш яттан сәхнәдән сөйләвемне үзе дә тыңлап, берчак: «Кара әле, әйбәт кенә язабыз икән бит!» – дип куйган иде.

– Бик әйбәт язасыз, Рөстәм абый, тамашачылар күп тә бит, укучылар азайганнан-азая, – дим аңа.

– Димәк, тамаша кирәк халыкка, сәхнәдән укыганны тыңларга.

Әйе, Рөстәм абыйның иҗаты кабат сәхнәгә кайтты. Әйткәнемчә, аның балалар өчен язылган пьесалары мәктәп, курчак театрлары сәхнәсеннән төшкәне дә юк анысы. Менә көтмәгәндә-уйламаганда, шагыйрьнең моннан 40-50 ел элек язган шигырьләрен Дәүләт фольклор ансамбле репертуарына керттеләр. Ансамбльнең һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе, чын-чынлап зыялы иҗатчыбыз Айдар Фәйзрахманов аның фәлсәфи шигырьләреннән менә дигән композиция төзеп, «музыкаль-әдәби театр» оештырган. «Олы юл әйтте» беренче карашка фәкать мәхәббәт шигыре кебек, ә чынында – татар халкының мең еллык дәүләтчелеге тарихы турында шагыйрьнең уйланулары бар анда. Нинди моңлы көйләр, җырлар белән урап алган аны Айдар. Ул шагыйрьнең иҗатын тулысынча белә инде. Күрәсең аңа да, «Иртәгә» поэмасындагы «Халкы булгач, аның инде юлы булырга тиеш», дигән юллары нык тәэсир иткәндер. «Иртәгә» поэмасы – шагыйрьнең иң югары биеклеге. Ул туксанынчы еллардагы яңарышларны дистә еллар алдан ук күрә. Әйе, «Кулым ныгысын әле» дигән яшүсмер шагыйрь, үз иҗатының биеклегенә күтәрелгәч, туган халкына, милләткә нәкъ Тукайча: «Безгә музейга иртәрәк, музей ул үле кораллар өчен. Без бит әле тере. Безгә заман тизлегеннән калмас өчен үрә торып баскан ат кебек ярсу, гайрәтле, көчле булырга кирәк», дип чакыра. Олы юл монологын тыныч кына, пышылдап кына укый А.Фәйзрахманов. Әмма ул пышылдауда күпме кысылган энергия, тартылган җәя киеренкелеге, уй-фикерләрнең тыгызлыгы бар. Афәрин, Айдар, афәрин, Рөстәм абый.

Поэмалар турында сүз чыккач, аның элегрәк иҗат ителгән «Минем дәүләтем», «Күз карасы» поэмалары да «Иртәгә»гә аваздаш, аңа килү адымнары буларак кабул ителүен танырбыз... Ил-көн сәхнәсеннән совет идеологиясенең сәясәте төшкән көннәрдә күп кенә шагыйрьләрнең «кызыл» шигырьләрен «эзли» башлаучылар күбәйде. Р.Мингалимнең: «Бигрәк каты кыздырасың, кояш, әллә син дә коммунистмы?» дигәнрәк шигъри юлларына кызыл чүпрәк эләргә теләүчеләр дә табыла. Әмма ул  чүпрәк анда ятмады. Чөнки Рөстәм абыйның әлеге шигъри юллары дәүләт идеологиясен йөгәнләгән партиядән каһкаһәләп көлүе икәнен аңлаучылар күбрәк иде. «КамАЗ» удар төзелешенә багышлап язылган «Күз карасын» да кызарта алмадылар. Чөнки Рөстәм абый «Кулларым ныгысын әле», дип язганчы ук, кечкенә генә гәүдәсенә, арык иңнәренә авыр капчыклар күтәреп вокзалларда йөкче булып эшләгән, Казакъстан далаларында чирәм җир күтәреп, тир түккән ир-егет иде. Ул ил төзелешендә барган һәр яңалыкны кол көненә төшкән халыкны авыр кул хезмәтеннән арындыру, гади халыкның тормышын яхшырту чарасы булмасмы дип кабул итә иде. Хезмәтнең яшәү чыганагы, хезмәтсез алгарыш булмавын коммунистлар идеологиясеннән түгел, ә әнкәсе вәгазьләреннән, үзе тапкан хәләл тәгамне татыганнан чыгып белә иде.

Рөстәм Мингалим остаз буларак беркайчан да үз шигырьләрен мисалга китерми. И.Юзеев, Ә.Давыдов, С.Хәким, Г.Афзал, Х.Туфаннарның, үз замандашларының иҗатларын үрнәк итеп тәкъдим итәр иде. Иҗатчының иң олы миссиясе хаклыкны, фәкать дөреслекне язу, дия иде. Шигырьләр хис белән языла, әмма аларда акыл югалмасын, дия иде. Моның өчен иҗатчылар бер-берсе белән иҗади хезмәттәшлектә булырга, бер-берсенә ихластан игътибарлы булырга тиеш, дия иде. Мин үзем язганнарны Әнвәр абый Давыдовка укып күрсәтмичә бастырырга бирмәдем, ә Илдар Юзеев белән бер-беребезгә укымыйча бер генә шигырьне дә, хәтта балалар өчен язган шигырьләребезне дә бастырмыйбыз, дия иде. Шуңадыр да аның иң әүвәл иҗатташлары алдында абруе зур, дуслары ихлас булдылар дип беләм.

Иҗат кешесенең тормыш коллизияләре катлаулырак. Туа-тумышка ятимлек ачысын татыган Ир-Ата, кызлары Айсылу белән Алсуның үзенә охшап талантлы булуларына, музыкада, әдәби иҗатта, рәсем сәнгатендә зур биеклекләр яуларга сәләтле булуларына куанып, гомере буена аларга ярдәм итәргә тырышты. Көтмәгәндә-уйламаганда хасил булган каты авыру да аны ул омтылышларыннан, теләкләреннән чигендермәде. Дистә елга сузылган авыру аны олы иҗатыннан аера алмады. Шулай яшәде, шулай иҗат итте. Вакыт үткән саен, гел яңача ачыла барачак иҗатына һәрчак ихтыяҗ туып торачак. Халык шагыйре булып, киләчәк шагыйре булып китте ул безнең арабыздан. Рухы шат, җаны җәннәттә булсын.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев