Публицистика
Түбән Кама шәһәрендә «Казан утлары» редакциясе белән очрашу узачак
Чара «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында үткәрелә.
Озакламый кабат юлга кузгалабыз!
24 октябрь көнне 13 сәгатьтә Түбән Кама шәһәре Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Казан утлары" редакциясе белән очрашу узачак.
Чара "Әдәби берләшмәләрдә" проекты кысаларында үткәрелә. Барлык әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз!
- «Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрде.
- Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Әлеге проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла. «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев