Төркиядән – яңа китап
Синоп университетының төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөзде Гюнгерның «Татар язучысы Таҗи Гыйззәтнең колхоз темасына язылган әсәрләре: бер күзәтү» дип аталган беренче китабы дөнья күргән.
Төркиядән – яңа китап
Синоп университетының төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөзде Гюнгерның «Татар язучысы Таҗи Гыйззәтнең колхоз темасына язылган әсәрләре: бер күзәтү» дип аталган беренче китабы дөнья күргән. Ул «Kriter» нәшриятында басылган.
Бу китапта Таҗи Гыйззәтнең колхоз темасына караган әсәрләре тарихи контекстта анализлана. Әмма автор бер язучы иҗаты белән чикләнми. Хезмәттә 1920 елларда татар театры, социалистик реализм һәм 1930 елларда татар театрындагы үзгәрешләр җентекле күзәтелә. Галимә әсәрләрдәге сюжет бирелешен һәм хикәяләү үзенчәлеген, геройларны, идеологик карашларны игътибарга ала.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев