Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Татмедиа" газета-журналларына язылган Рафаэль Мөхәммәтҗанов телевизор отты

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте һәр язылу компаниясеннән соң актив язылучылар арасында лотерея уйната.

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте һәр язылу компаниясеннән соң актив язылучылар арасында лотерея уйната. Өч һәм аннан да күбрәк басмага язылганнар арасында призлар уйнату биш ел дәвамында оештырыла. Бу хәл традициягә дә әверелде дияргә мөмкин. 2019 елның икенче яртыеллыгына язылучылардан 178 гариза кабул ителгән. Абунәчеләр арасында Татарстаннан гына түгел, хәтта Премь краеннан да катнашучылар булган. Балтач районынан Газыйм Сабиров – иттарткычка, Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина – мультиваркага, Теләче районыннан Рузалия Газизова – блендерга ия булдылар. Төп бүләк – смарт-телевизорны Әтнә районыннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов отты. Бүләкләү акциясендә һәр районнан иң күп газета-журналга язылган абунәчеләр өчен махсус бүләкләр дә тапшырылды. Киләчәктә дә укучылар актив булыр дигән өметтә калабыз.

 

Фото: Солтан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев