Логотип Казан Утлары
Публицистика

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган Ваһапов фестиваленең Гала-концертында узган еллар лауреатлары чыгыш ясады

Татарстаныбызны дөньяга танытуда саллы өлеш керткән халыкара дәрәҗәдәге чараларның берсе – «Шәрык базары» быел бишенче тапкыр үткәрелә.

Татарстаныбызны дөньяга танытуда саллы өлеш керткән халыкара дәрәҗәдәге чараларның берсе – «Шәрык базары» быел бишенче тапкыр үткәрелә. Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тантаналы рәвештә фестивальнең ачылу тантанасы үтте. Быелгы чарада Россиянең 20 төбәгеннән, 40 илдән, шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән килгән вәкилләр катнаша. Фестиваль 14 көн дәвам итәчәк.

Башкала кунакларын һәм тамашачыларны сәламләп, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев чыгыш ясады һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде: «2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ә Казан «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дигән мактаулы статуска лаек булды. Бу ике мөһим вакыйга күпмилләтле илебезнең һәм республикабызның  дуслык һәм кунакчыллык кебек күркәм традицияләрен дәвам итеп, әлеге искиткеч фестивальдә чагылыш тапты», – диде ул үзенең чыгышында.

«Фән мирасны тирәнрәк аңларга ярдәм итә, ә сәнгать аны кешеләргә якынайта. Шуңа күрә фестивальнең иҗади һәм мәдәни программаны берләштерүе бик мөһим. Без гореф-гадәтләрне сакларга тиеш», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

«Безнең халыкларда базар – ул сәүдә урыны гына түгел. Ул, иң беренче чиратта, очрашу-аралашу урыны, гореф-гадәтләр, йолалар барлыкка килүгә җирлек тудыручы урын», – дип ачыклык кертте фестивальнең генераль продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов.

Ачылыш тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды. Бу көнне Камал театры сәхнәсендә ике легендар коллектив – «Ялла» һәм «Песняры» ансамбльләре дә чыгыш ясады.

Фестиваль кысаларындагы чаралар инде берничә көн дәвам итә. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган Ваһапов фестиваленең Гала-концертында узган еллар лауреатлары чыгыш ясады. Алар арасында Кытай, Каракалпакстан, Иран дәүләтләре вәкилләре дә бар иде.

Лилия Яруллина

Фото: Ваһапов фонды сайтыннан 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев